Биографиясе

1885 елның 23 феврале, Казан губернасы, Мамадыш өязе Сәртек авылы — 1937.

1905–1907 еллардагы революциядә катнаша (Казан).

Казан ветеринария-фельдшерлык училищесендә укый (1904).

1910 елдан Урта Азиядә. Бохара коммунистлар партиясен оештыручыларның берсе һәм аның җитәкчесе (1919–1920), Бохара шәһәренең ХКС әгъзасы (1920).

1920–1930 елларда Сырдәрья өлкә комитетында бүлек мөдире урынбасары, Үзбәкстан ВКП(б) ҮК инструкторы, «Кызыл Үзбәкстан» («Кизил Узбекистан») газетасы редакциясенең партия тормышы бүлеге мөдире, Үзбәкстан дәүләт нәшриятының социаль-икътисади әдәбият секторы мөхәррире.

1931 елдан ВКП (б) инспекторы, контроль комиссиясе, ТАССР ның Сарман районы Эшче-Крәстиян инспекциясе рәисе.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият     

Революцией призванные. Таш.,1987; 

Возвращённые имена: Док.очерки. К., 1990.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов