1930 елда Иске Шәйморза авылында Будённый исемендәге колхоз буларак оештырыла. 1944 елда аның составыннан мөстәкыйль Сталин исемендәге, Тукай исемендәге, «Татарстан» колхозлары аерылып чыга, 1950 елда кабат Сталин исемендәге колхозга берләштереләләр. 1958 елда хуҗалыкка Киров исемендәге (Иске Шәйморзаның бер өлеше) һәм «Кызыл Сабанчы» (Кече Шәйморза авылы) колхозлары кушыла. 1961 елда хуҗалык 22 нче партсъезд исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1994 елда «Шәйморза» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елда ҖЧҖ, 2008 елда Әбдриев исемендәге «Шәйморза» АҖ.

Иске Шәйморза (үзәк утар) һәм Кече Шәйморза авылларын үз эченә ала. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә 214 кеше эшли (2012); авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 6777 га. Төп тармаклары — бөртекле ашлык, шикәр чөгендере, сөт, ит җитештерү. 2012 елда 8131 т бөртекле ашлык, 8300 т шикәр чөгендере, 1510 т сөт, 139 т ит җитештерелә. Бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 33 ц, шикәр чөгендере 290 ц тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге югары күрсәткечләре өчен хуҗалык КПСС ҮК, СССР ЮС Президиумы, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның Кызыл байрагы (1967), СССР Авыл хуҗалыгы һәм хәзерләүләр министрлыгының Кызыл байрагы (1973), РСФСР МС һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагы (1977, 1979, 1982, 1983, 1986), СССР ЮС Президиумы, СССР МС, ВСЦСПСның (1972, 1987) Мактау грамоталары, СССР ВДНХсының дипломнары (10 тапкыр) белән бүләкләнә.

Хуҗалык хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән РСФСР, ТАССР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре — 9, СоциалистикХезмәт Герое — 1 кеше; Ленин ордены — 6, Октябрь Революциясе ордены — 2, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены — 11, Халыклар дуслыгы ордены — 1, 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены — 1, «Почёт билгесе» ордены — 15, СССР ВДНХсының медальләре, шул исәптән алтын медаль — 1, көмеш медаль — 5, бронза медаль — 8 кешегә бирелә.

Предприятие җитәкчеләре арасында — Ә.Ш.Әбдриев (1955–1988), Р.Ә.Әбдриев (1988 елдан).

Автор — И.Н.Афанасьев