Биографиясе

1805 елның 29 апреле, Шейерфельд, Саксен-Кобург герцоглыгы –1881 елның 19 мае, Санкт-Петербург, Смоленск лютеран зиратында җирләнгән.

Иран һәм семит филологиясе, әфганлылар, Кавказ һәм Каспий буе халыкларының тарихы һәм этнографиясе белгече.

Кобург шәһәрендә гимназия тәмамлый, югары белемне Галле һәм Лейпциг шәһәрләре университетларында ала (1822–1825 еллар).

Шәрыкчы галим Х.Ф.Френ тәкъдиме белән Харьков университетында Шәрекъ телләре кафедрасын җитәкли, анда гарәп һәм фарсы телләрен укыта (1829–1835 еллар). Петербург университеты профессоры (1835–1881 еллар), монда санскрит һәм әфган телләрен укыта. Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаменты Шәрекъ телләре институтында Шәрекъ тарихы һәм географиясе турында лекцияләр укый (1835 елдан). Фәннәр Академиясенең Азия музее директоры (1842 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Немец һәм француз телләрендә Шәрекъ белеменә караган хезмәтләр авторы, Dugat, «Histoire des orientalistes» – «Шәрекъ белеме тарихы» (Р., 1868) китабында урын алган хезмәтләрнең библиографик исемлеген төзи, шулай ук Җәмәгать китапханәсенең (Санкт-Петербург) гарәп, фарсы һәм төрки кулъязмаларын тасвирлый.

Шәрекъ телләрендә Казанда китап басу тарихына караган бай фактик материал аның фәнни кыйммәтен югалтмаган «Chronologisches Verzeichnis der seit dem Jahre 1801 bis 1866 in Кasan gebruchten arabischen, türkischen, tatarischen und persischen Werke» («1801 елдан 1866 кадәр Казанда гарәп, төрек, татар һәм фарсы телләрендә чыккан басмаларның хронологик тасвирламасы», St.-Pb., 1866. В. 1) исемле хезмәтендә урын алган.

Б.А.Дорн архивы РФА архивында саклана.

Хезмәтләре

Академик Френ и его учёная деятельность // Уч. зап. Академии наук. 1855. Т. 3, вып. 3;

Азиатский музей Императорской Академии наук // там же. 1864. Т. 5, вып. 2.

Әдәбият

Брокгауз Ф.А. Энциклопедический словарь. СПб., 1893. Т. 11;

История исторической науки в СССР. Дооктябрьский период: Библиография. М., 1965;

Библиогр. словарь отечественных тюркологов: Дооктябрьский период. М., 1974;

Каримуллин А.Г. У истоков татарской книги. Казань, 1992.