Эчтәлек

Текстта борынгы шәрекъ шигъриятенә хас алымнар файдаланыла (мәхәббәт газаплары кичерүче егет һ.б.). Ул халык көенә җырлана, җырның исеме башта «Сәгадәтбану» була. Аңа нигезләнеп, М.Фәйзи шул исемдә драма яза, ул 1917 елда Оренбург шәһәрендә куела. Пьесаны сәхнәгә куючы В.Мортазин-Иманский тәкъдиме белән «Сәгадәтбану» исеме «Галиябану» дип үзгәртелә. С.Сәйдәшев һәм А.Ключарёв спектакльгә оригиналь музыка язганнан соң, «Галиябану» беренче татар музыкаль драмасы булып китә.

«Галиябану» җыры аның үзәк музыкаль номеры булып тора. Ул тиз арада зур популярлык казана һәм, музыкаль драма чикләреннән чыгып, халыкның яраткан җырларының берсенә әверелә.

Әдәбият

Ключарёв А. Татар халык көйләре. Казан, 1955;

Фәйзи Җ. Халык җәүһәрләре. Казан, 1971;

Татар халык иҗаты: Тарихи һәм лирик җырлар. Казан, 1988.                        

  Автор – Ф.И.Урманчеев.