Эчтәлек

Татарлар күпләп яшәгән барлык төбәкләрдә дә мәгълүм, шактый вариантлары бар. Татар җырларына хас булмаган диалогка нигезләнә.

Текст беренче тапкыр фин галиме Һ.Паасоненның «Татарские песни, собранные и переведенные Х.Паасоненом» (1901, Хельсинки) исемле китабында татар һәм немец телләрендә басылган. Җырның эчтәлеге: егет кызның башмагын яшерә, кыз аны кире кайтаруын үтенә. «Башмагым»ның кайбер вариантларында башмагын югалткан кызның кайгыруы һәм аны табарга омтылуы турында мөнәҗәт формасында сөйләнә.

«Башмагым» темасына беренче сәхнә әсәрен Х.Ибраһимов яза, һәм ул комедия 1920 елларда Оренбург сәхнәсендә куела.

Композитор Җ.Фәйзи белән драматург Т.Гыйззәт «Башмагым» җырының сюжетын һәм көен шул исемдәге музыкаль комедия иҗат иткәндә файдаланалар.

Әдәбият

Бәдигый Хуҗа. Халык әдәбияты. Бәетләр. Казан, 1913.

Tatarische Lieder, gesammelt und übersetzt von H.Paasonen. Jornal de societe Finno-ugrienne XIX Helsingissa, 1901.

Автор – Ф.И.Урманчеев