Җырның исеме, гомуми интонациясе татар халкының алмагач һәм алма – мәхәббәт, тынычлык, дуслык символы дигән борынгы карашларына нигезләнгән. «Алмагачлары»нда бер-береңә булган мәхәббәт хисе турында җырлана.

Ул Казан арты бистәләрендә киң таралган, татарлар тупланып яшәгән башка төбәкләрдә дә мәгълүм.

«Алмагачлары»ның көе дәртле, оптимистик рухта, күңелле яңгырый. Аны профессор скрипкачылар һәм гармунчылар да үз репертуарларына кертәләр. Җыр күп тапкырлар музыкаль һәм шигъри җыентыкларда басыла.