Һәрвакыт усал һәм саран байны алдарга, үз мәнфәгатьләрен якларга юл тапкан җитез һәм тапкыр хезмәтче. Тапкырлыгы белән үзенә каршы кешене көлке хәлдә калдыручы уңай персонаж («Шомбай», «Карт белән карчыкның Шомбай хезмәтчедән күргән хезмәтләре» һ.б. әкиятләр).

Беренче тапкыр Шомбай турындагы әкиятләрне рус телендә М.А.Васильев «Татар халык әдәбияты ядкәрләре» («Памятники татарской народной словесности», 1924) җыентыгында «Хәйләкәр хезмәтче» («Хитрый работник») исеме белән бастыра.

Әдәбият                

Халык иҗаты. К., 1938; 

Татар халык әкиятләре. К., 1956; 

Татар халык иҗаты: Әкиятләр. К., 1981. 3 кит.; 

Балаларга — әкиятләр. К., 2000.

Автор — Ф.И.Урманчеев