Урта гасырлар башыннан мәгълүм. Дастанның борынгы грек эпосы «Одиссея» сюжетына якын булган кунграт версиясе иң борынгы дип санала.

Килеп чыгышы

«Алпамша» сюжетының килеп чыгышы (ирнең озакка сузылган сәяхәттән соң өенә әйләнеп кайтуы) Көньяк Себер һәм Алтай белән бәйле дип фаразлана. Дастанны Урал һәм Идел буйларына күченгән дәвердә кыпчак кабиләләре алып килгән дип уйланыла (бу хакта дастанның татар һәм башкорт версияләре сөйли).

Таралышы

Сюжеты һәм төп геройлары бер-берсенә охшаш «Алпамша» турындагы эпик хикәятләр урта гасырларның беренче яртысыннан бүгенге көннәргә кадәр төрки халыкларда таралган: үзбәкләрдә «Алпамыш», казакъларда «Алпамыс», алтайлыларда «Алып-Манаш» һ.б. Әкияткә якын вариант Идел буе татарларында, төрки эпоска якынрак вариант Себер татарларында тулырак сакланган.

«Алпамша»га архаик сюжет, шигырь белән прозаның аралашып килүе хас. Дастанның төп темасы – татулык, гаделлек һәм туган ил-җирнең азатлыгы өчен көрәш. Гомуми эчтәлеге буенча «Алпамша» Идел буе болгарлары, Идел һәм Урал буе татарларының алыплар турындагы легендаларына якын.

Гасырлар дәвамында яшәп килгән бу дастан, эпик үзенчәлекләрен югалта барып, халык әкиятләренә якынлашкан. Дастан героеның образы әдәби әсәрләрдә, аеруча поэзиядә чагылыш таба.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: әкиятләр. Казан, 1977. 1 кит.

Жирмунский В.М. Сказание об Алпамыше и богатырская сказка. М., 1960.

Урманчеев Ф. Легенда о булгарских богатырях и сказание об Алпамыше // Советская тюркология. 1980. № 2.

Автор – Ф.И.Урманчеев