Эчтәлек

Яшьләрнең җырлы-биюле уеннары вакытында башкарыла. Уен җырлары озын тарихлы. 1930–1950 елларда аеруча киң таралалар.

Уеннарның эчтәлегенә карап уен җырларын 3 төркемгә бүләләр. Беренче төркемгә яшьләрнең җырлы-биюле уеннары вакытында башкарыла торган уен җырлары керә: «Җыр әйтешү», «Сөясеңме, сөймисеңме» һ.б. Икенче төркемгә диалогка нигезләнгән уен җырлары керә: кызлар һәм егетләр кара-каршы 2 сафка тезелеп, чиратлашып сайлап алган җырның куплетын башкаралар, мәсәлән, «Җимчәчәк», «Челтәр элдем читәнгә», «Безгә кирәк бер иптәш». Өченче һәм иң күпсанлы төркемгә әйлән-бәйлән җырлары керә: «Төймә-төймә», «Зәлилә» һ.б.

Хәзерге заманда татарлар тормышында уен җырлары сирәк яңгырый, башлыча Сабан туен бәйрәм иткәндә, театраль һәм телевизион спектакльләрдә, радиотапшыруларда башкарыла.

Әдәбият     

Исәнбәт Н. Балалар фольклоры. К., 1941; 

Татар халкының җырлы-биюле уеннары. К., 1968; 

Фәйзи Җ. Халык җәүһәрләре. К., 1971; 

Татар халык иҗаты: Йола һәм уен җырлары. К., 1980.

Автор — Ф.И.Урманчеев