Эчтәлек

1878–1879 елларда Олы, Урта, Түбән Тигәнәле һәм Гаделша авылларында (хәзер Алексеев районы территориясе) булган вакыйгаларны яктырта.

Крәстияннәр өстәмә җыемнар турында яңа күрсәтмәләргә каршы баш күтәрәләр. Аларны бастыру өчен, хәрби отряд җибәрелә. Бәеттә крәстияннәргә карата булган башбаштаклыклар һәм җәберләүләр турында хикәяләнә. Ахырында җирле шәкертләр тарафыннан язылуы күрсәтелә.

Әсәрнең исеме, эчтәлеге, идея юнәлеше охшаш берничә варианты бар. Бәетне кулъязмадан Лаеш районының Хәерби авылында Г.Вафин күчереп ала, Казан университеты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар мирасханәсендә саклана.

«Урта авыл бәете»нең варианты беренче тапкыр Г.Толымбайский тарафыннан «Бәетләр» җыентыгында нәшер ителә (1935).

«Урта Тигәнәле бәете» «Халык иҗаты» җыентыгында басыла (1938).

Әдәбият

Мозаффаров М., Виноградов Ю., Хәйруллина З. Татар халык көйләре. М., 1964; 

Татар халык иҗаты: Бәетләр. К., 1983; 

Аграрный вопрос и крестьянское движение в Татарии XIX в. М.–Л., 1936; 

Смыков Ю.И. Крестьянское движение в Казанской губернии в 1878–1879 годах. К., 1959.

Автор — Ф.И.Урманчеев