Эчтәлек

Башка бәетләрдән аермалы буларак, « Лашман бәете» циклында шәхси вакыйгалар турында бәян ителми: анда корабль төзүгә яраклы агач материалларын әзерләү, эшкәртү һәм төяп чыгаручы крәстияннәр тормышы сурәтләнә.

Бәет, мөселманнарга хас гадәти күренеш буларак, Аллаһка мөрәҗәгать итү сүзләре белән башлана. Татар фольклорының традицион образларында күзәтелгәнчә, лашманнарның авыр хезмәте һәм түзеп булмаслык кыен тормыш шартлары турында хикәяләү табигать күренешләренең поэтик тасвирланышы белән бергә үрелеп бара. Бәет көч җитмәслек эш башкарып вафат булучылар өчен сызлану хисе белән тәмамлана.

Беренче тапкыр «Лашман бәете» 1929 елда язучы Г.Рәхим тарафыннан нәшер ителә.

Әдәбият

Рәхим Г. Халык зарларында // Безнең юл. 1929. № 3–4; Бәетләр. К., 1960;

Ярми Х. Татар халкының поэтик иҗаты. К., 1967;

История Татарии в материалах и документах. М., 1937.

Автор — Ф.И.Урманчеев