ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский оештыра.

2011 елдан ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ел саен үткәрелә.

Фестивальдә классик һәм заманча опера әсәрләре, шул исәптән татар телендә Татарстан композиторларының опералары башкарыла.

Концертлар һәм спектакльләр Республика көнендә, 30 августта Казанның Игенчеләр сарае бинасы янында уза. Тыңлаучылар өчен керү ирекле.

Фестивальдә төрле вакытта Роберто Аланья, Дмитрий Хворостовский, Симона Кермес, Любовь Казарновская, Леонардо Граменья, Венера Гыймадиева, Эльмира Кәлимуллина, Хибла Герзмава, Динара Алиева, Ольга Толкмит, Андрей Жилиховский, Екатерина Семенчук, Владислав Сулимский һәм башкалар катнашты.

Фестиваль кысаларында «Ак бүре» (З.Рәүпова) татар операсының дөньякүләм премьерасы, «Алтынчәч» (Н.Җиһанов) татар операсының юбилей спектакле булды.