Рус мәдәнияте һәм Россия фольклоры бәйрәменең идеясен рухландыручы – Россиянең алдынгы иҗат коллективларының берсе – Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры җитәкчесе, Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Анатолий Шутиков.

2015 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан гамәлгә куела. Фестиваль ел саен 22 марттан 24 мартка кадәр үткәрелә.

Биш еллык тарихында әлеге фестиваль төбәк чарасыннан бөтен Россиядә танылган иң зур халык сәнгате форумнарының берсенә әверелде.

Фестивальдә Людмила Зыкина исемендәге «Россия» ансамбле (Мәскәү шәһәре), Анатолий Квасов исемендәге Дон казаклары ансамбле (Ростов-на-Дону шәһәре), Дагестанның «Лезгинка» дәүләт академия атказанган бию ансамбле (Махачкала шәһәре), бөтендөньяда танылган «Терем-квартет» ансамбле (Санкт-Петербург шәһәре) һәм башкалар катнашты.