Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә куела.

Фестиваль тарихы 2014 елдан башлана, ел саен октябрь аенда уза.

Фестиваль концепциясе ел саен үткәрелә торган зур джаз музыкасы бәйрәмен оештыру һәм катнашучылар белән тамашачылар өчен чын-чынлап иҗади атмосфера тудыру идеясенә нигезләнә.

Фестиваль концерт чыгышлары, джем-сейшн, мастер-класс һәм иҗади очрашулар рәвешендә уза.

Фестиваль Казанда джаз фестивале хәрәкәте традицияләрен һәм тәҗрибәсен саклап калуга һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә Россиядә иң танылган джаз фестивальләренең берсе булып тора. Бу фестивальдә дөньяның танылган осталары гына катнашуы белән аңлатыла.

«Грэмми» премиясе ияләре пианист-виртуоз Мариан Петреску (Румыния) һәм New York Voices ансамбле (АКШ); дөньяда иң өлкән уйнаучы джаз-бэнд – Олег Лундстрем исемендәге оркестр (Мәскәү); тарихка кергән иң яхшы 100 гитарачы арасындагы гитарачы Стэнли Джордан (АКШ); дөньяда иң яхшы өч барабанчыдан – Деннис Чамберс (АКШ); Россия джазы мэтры Давид Голощекин (Мәскәү) –  бу джаз бәйрәмендә катнашучылар.