ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский оештыра.

2013 елдан ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ел саен үткәрелә.

Күренекле музыкантларның карашлары аша музыка эволюциясен күзәтү, иң әһәмиятле музыкаль әсәрләр башкару, музыкаль фикер мирасына җәлеп итү – фестивальнең беренче дәрәҗә бурычлары.