ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский оештыра.

ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ел саен үткәрелә.

Фестивальнең иҗади юнәлеше бары тик заманча музыка һәм киң аудитория арасында аны популярлаштыруга бәйле.

Композитор София Гобәйдуллинаның 80 яшьлек юбилеена багышланган беренче фестиваль 2011 елда узды.

Казанда узган фестивальләрдә 95 әсәрнең премьерасы яңгырады, алар арасында Татарстан композиторларының әсәрләре дә бар иде.

Төрле вакытта Халыкара фестивальнең хөрмәтле кунаклары һәм катнашучылары арасында – София Гобәйдуллина, Юрий Башмет, Гия Канчели, Андрей Эшпай, Ксения Башмет. Давид Герингас, Кшиштоф Пендерецкий, Сергей Слонимский, Алексей Рыбников, Андрес Мустонен, Полина Шамаева, Петр Кондрашин, Кирилл Карабиц, Пьетро Боргоново, Эмануэль Арчиули, Габор Таркови, Венцель Фукс, Джозеф Бастиан һәм башкалар.

«Казан тыңлаучылары заманча композиторларының хисләренә бик сизгер, дип ышанам. Минем өчен бу фестиваль –вакыйга. Бу зур өмет», – дип фестивальне котлап яза София Гобәйдуллина.