«Нәүрүз» театр фестивале. Фестиваль афишасы. 2002 ел

1989 елда СССР Театр эшлеклеләре берлеге карары нигезендә Урта Азия төбәкләре театрлары казанышларына ел саен үткәрелә торган смотр сыйфатында оеша; союздаш республикалар мәркәзләрендә чиратлап уздырыла һәм традицион яз бәйрәме (нәүрүз) көннәренә туры килә. Фестивальдә спектакльләрне төрки телләрдә куючы театр коллективлары катнаша.

Беренче «Нәүрүз» театр фестивале Алма-Ата шәһәрендә, алга таба эзлекле рәвештә Бишкәк, Дүшәнбе, Ташкент, Ашхабад шәһәрләрендә уза.

1993 елда Ашхабадта булып узган «Нәүрүз» театр фестивалендә Татар академия театры М.Гыйләҗевнең «Бичура» һәм К.Гольдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» («Слуга двух господ») спектакльләре белән катнаша. СССР таркалу һәм элекке союздаш республикаларның мөстәкыйль дәүләтләр булып үзбилгеләнүләре сәбәпле, «Нәүрүз» театр фестивале 1993 елдан башлап 5 ел дәвамында уздырылмый һәм ТР җитәкчелеге инициативасы белән 1998 елда яңадан торгызыла. Алга таба фестивальләр 3–4 елга бер тапкыр Казанда уздырыла башлый (1998, 2002, 2005, 2009, 2011, 2013).

Фестивальләрдә ТРның театр коллективлары, шулай ук Башкортстан, Чуаш, Хакас, Якутия-Саха, Тува, Дагстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Кабарда-Балкар, Әзәрбайҗан, Казакъстан Республикалары, Алтай крае, Оренбург өлкәсе, Кырымтатар, Гагауз, Төрек театрлары; 2009 елдан фестивальдә курчак, студентлар һәм яшьләр театрлары катнаша.

«Нәүрүз» театр фестивале төрки халыклар театр эшлеклеләренең зур форумы булып тора, дусларча аралашу һәм иҗади фикер алышу мөмкинлеген тудыра.