Христофор һәм Феопемпт Львовичлар, Валериан һәм Таврион Христофоровичлар һәм Валериан Таврионович Молоствовларның китап тупланмаларын үз эченә ала. Китаплар Казан губернасының Спас өязе Никольский һәм Рождественский (Өчкүл) авылларындагы Молоствовлар утарларында сакланган, 1918 елда гаилә архивы белән бергә Казанга китерелә. Казан университетының Фәнни китапханәсе фондларында Молоствовлар китапханәсенә кергән, 1761–1860 елларда (50 исемдә) басылган китаплар табыла. Аларның экслибрислары, номерлары, иясен күрсәткән язмалары бар. Китапханәнең ике кулъязма каталогы сакланган: «Никольский китапханәсендә калган китаплар реестры» («Реестр книгам, оставшимся в Никольской библиотеке», 1822–25) һәм «Казан губернасының Спас өязе Ширбәт волосте Никольский авылындагы бертуган Валериан, Феопемпт һәм Таврион Христофорович Молоствовларның элекке китапханәсе каталогы» (1917 ел ахыры — 1918 ел башы) («Каталог старой библиотеки братьев Молоствовых Валериана, Феопемпта и Тавриона Христоф[оровича] в с. Никольском Щербетской вол. Спасского у. Казанской губернасы, кон. 1917 — нач. 1918»). Х.Л.Молоствовның китапханәсе «Реестр» буенча 272 исемдәге (524 том) китаптан тора. Дини эчтәлектәгеләре — 110, чит ил һәм рус әдәбияты әсәрләре — 55, тарихи әсәрләр — 23, авыл хуҗалыгына караган китаплар — 13, геогр. һәм табигыять фәннәренә караганнары — 10, вакытлы матбугат басмалары — 11 исемдә. Ф.Л.Молоствов китапханәсендәге китаплар арасында Вольтер, рус әдипләре (В.В.Капнист, А.П.Сумароков, Н.М.Карамзин) әсәрләре җыентыклары, «Аглая», «Аониды» альманахларының тулы комплекты, «Чит телдәге әдәбият пантеоны» («Аониды» һәм «Аглая» XIX йөздә үк сирәк очрый торган китаплар саналган), дини һәм табигыять фәннәре өлкәсенә караган китаплар була. Т.Х.Молоствов китапханәсендә Вольтер, рус шагыйрьләре (Д.И.Давыдов, И.А.Крылов, М.М.Херасков), К.Эккартсгаузенның дини-мистик характердагы әсәрләре бар. Таврион китапханәсенең 1830 елларга караган исемлеге сакланмаган. «Каталог» буенча рус телендәге китаплар — 596, француз телендә — 420 исемдә. М.ның нәселдән тупланган китапханәсенең нигезен беллетристика (барлык китапларның 40%ы) тәшкил итә: рус һәм чит ил матур әдәбияты (154 һәм 81 исемдә), шул исәптән И.Ф.Богданович, С.Н.Глинка, Г.Р.Державин, И.И.Дмитриев, В.И.Жуковский, Я.Б.Княжнин, И.А.Крылов, А.С.Пушкин, А.П.Сумароков, М.М.Херасков һ.б., В.Г.Белинский әсәрләре җыентыгы (1861–1874 елгы басма), А.Н.Радищевның беренче (үлгәннән соң) һәм 1807 елда басылып чыккан, 1907 елга кадәр бердәнбер рөхсәт ителгән әсәрләр җыентыгы. Соңгысы сирәк китап санала, чөнки Мәскәүдә 1812 елгы янгын вакытында китапның бөтен тиражы диярлек янып бетә.

Француз телендәге китаплар арасында Бөек француз революциясе тарихы, Наполеон Бонапартның тормышы һәм эшчәнлеге турындагы хезмәтләр зур урын били.

Гаилә китапханәсендә тарихка караган әсәрләр икенче урынны алып тора (140 исемдә). Әлеге бүлектәге китапларның яртысыннан артыгын рус тарихына, Екатерина II патшалык иткән чордагы хәрби һәм сәяси эшлеклеләргә,XIX йөз башы тышкы сәясәтенә, Пётр I һәм аның көрәштәшләре эшчәнлегенә (И.И.Голиков, Ф.О.Туманский, И.И.Виноградов һ.б.ның хезмәтләре), 1812 елгы сугышка багышланган хезмәтләр тәшкил итә. Молоствовлар Идел буенда яшәгән халыклар тарихы белән кызыксыналар. Аларның китапханәләрендә Г.Ф.Миллерның «Казан губернасындагы мәҗүси халыкларны тасвирлау» («Описание языческих народов Казанской губернии», М., 1791), В.А.Сбоевның «Казан губернасындагы әҗнәбиләргә кагылышлы тикшеренүләр» («Исследование об инородцах Казанской губернии», 1856), К.Ф.Фуксның «Казан татарлары статистик һәм этнографик нисбәттә» («Казанские татары в статическом и этнографическом отношении», 1844), шулай ук сирәк очрый торган китаплар бар: «Зур сызымга өстәмә китап яки Россия дәүләтенең борынгы картасы» («Книга Большому чертежу или древняя карта Российского государства», СПб., 1792), «Россиядән киткән һәм Россиядә яшәүче кенәзләр, дворяннарның шәҗәрә китабы» («Родословная книга князей и дворян Российских и выезжих», ч. 1–2, М., 1787), А.Шлецерның «Нестор. Борынгы славян телендә рус елъязмалары» («Нестор. Русские летописи на древнеславянском языке», СПб., 1809), «Ялган Пётр III яки фетнәче Емелька Пугачёвның тормышы, холкы һәм явызлыклары» («Ложный Пётр III или жизнь, характер и злодеяния бунтовщика Емельки Пугачёва», ч. 1–2, 1809).

Молоствовлар китапханәсендә китаплар саны буенча өченче урынны дини әдәбият (86 исемдә) били. Әлеге бүлектәге китапларның яртысын — илаһият әсәрләре, өчтән бер өлешен Рус православие чиркәве тарихына багышланган хезмәтләр тәшкил итә; шулай ук тыелган масон китаплары да (И.А.Штарк, Ю.Штиллинг, К.Эккартсгаузен хезмәтләре) була. Молоствовлар масон А.Ф.Лабзин тарафыннан чыгарылган, соңыннан Россиядә тыелган «Сионский вестник» журналын, вакытлы басмалардан «Казанские губернские ведомости», Н.И.Новиковның «Кошелёк» журналын, Н.М.Карамзин, А.А.Дельвиг тарафыннан басылган әдәби альманахлар һ.б.ны алдыралар. Молоствовлар китапханәсендә балалар өчен рус, француз һәм немец телләрендәге китаплар да була (дәреслекләр, төрле кулланмалар, балалар өчен энциклопедияләр). Молоствовлар китапханәсе 1781–1840 елларда аеруча актив тулыландырыла.

Әдәбият           

Фролова С.А. Библиотека дворянского рода Молоствовых в фондах Научной библиотеки Казанского государственного университета // Рукописная и старопечатная книга: проблемы сбора, сохранения и изучения: тез. докл. и выступлений науч.-практич. конф., посв. 130-летию Нац. б-ки РТ (14–15 декабря 1995). К., 1995.