Эчтәлек

1913 елда Г.Баруди җәмәгать Шәрекъ китапханәсен оештырырга омтылыш ясый, әмма хөкүмәт моңа рөхсәт бирми. 1920 елда ул үзенең китап тупламасын Үзәк губерна китапханәсенә тапшыра (1917 елга кадәр Казанның шәһәр җәмәгать китапханәсе).

1906 елда оешкан «Көтебханәи исламия» буларак билгеле мөселманнар китапханәсе филиалы 1919 да 5 нче шәһәр китапханәсе итеп үзгәртелә; 1920 елда Үзәк мөселман китапханәсе исемен ала, 1921 елның октябреннән — Үзәк шәрекъ китапханәсе, 1922 елның 1 маеннан М.Вахитов исемендәге китапханә. Соңрак аның каршында бай материалларга ия булган музей оеша, 1923 елның апреленнән — Г.Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсе (аның ачылуы шагыйрьнең вафатына 10 ел тулуга туры килә).

Үзәк шәрекъ китапханәсе фондының нигезен, Г.Баруди китапханәсеннән тыш (1920), профессорлар Н.Ф.Катанов һәм В.Ф.Минорский (1922) җыелмалары, китап сатучы бертуган Кәримовлар складындагы китаплар (1924) тәшкил итә. 1925 елның маена китапханә фондында 20 телдә 21303 исемдәге (40 мең том) китап исәпләнә, алар арасында күпчелекне гарәп графикалы басма һәм кулъязма китаплар (шул исәптән кыйммәтле әсәрләр һәм сирәк басмалар), татар, төрек, гарәп, фарсы һ.б. телдәге даими матбугат өстенлек итә.

1925 елга китапханәдә 10 бүлек була: төрки-татар, гарәп-фарсы, рус-европа, шәрекъне өйрәнү (белгечләр өчен махсус кабинет эшли), балалар китапханәсе, архив, татар китаплары коллекторы, татар китапларын өйгә бирү; газеталар, уку залы. Үзәк шәрекъ китапханәсе Кәримовларның китап нәшер итү һәм сәүдә комплексының беренче катында урнаша. 1924 елда китапханә бинаның икенче катын да били, анда 150 урынга уку залы ачыла.

Китапханә хезмәткәрләре һәм анда йөрүчеләр — татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре, Казан, Мәскәү, Петроградның атаклы шәркыятьче галимнәре һәм сәнгатьне өйрәнүчеләр (В.М.Борисов, Б.Ф.Адлер, П.М.Дульский һ.б.). Китапханә белән Ә.Максуди, 1925–1930 елларда Вафа Борнаш җитәкчелек итә.

1923–1924 елларда Г.Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә китапханәче булып драматург М.Фәйзи эшли; анда төрле чараларга багышланган күргәзмәләр оештырыла. 1927 елда Үзәк шәрекъ китапханәсе Татар мәдәният йортына бирелә.

1929–1930 елларда аның фондлары шәһәрнең эре китапханәләре арасында таратыла, 1933–1934 елларда Казан университеты һәм Татарстан республикасының Фәнни китапханәсен берләштерү нәтиҗәсендә Үзәк шәрекъ китапханәсе фондларының күп өлеше Казан университеты китапханәсендә урын ала.

Әдәбият      

Бурнаш В. 5 ел эчендә Мулланур Вахидов исемендәге үзәк шәрык көтебханә-музее // Мәгариф. 1925. № 6–7; 

Выставка культуры народов Востока: Путеводитель по выставке. К., 1920.

Автор — Н.Г.Гәрәева