- РУС
- ТАТ
1850 елларда шәхси уку китапханәсе буларак оешалар. Беренчесен филолог-студентлар оештыралар; 1858 елда инде алар башка факультетларда да барлыкка килә. Аларга өстәмә итеп якташлык китапханәләре ачыла, шуларның беренчесе һәм иң оешканы — Себер якташлыгыныкы.
Әдәбият иганәчелек, шәһәр кешеләре ярдәмендә туплана, анда легаль һәм легаль булмаган басмалар да була. Китапханәче итеп ышаныч казанган студент сайлана. Китапханәдән, күпмедер акча түләп, шәһәрнең башка уку йортлары студентлары да файдалана. 1860 еллар башында аерым якташлык китапханә фондлары бергә кушыла һәм бердәм китапханә булып эшли башлый, кайберләре мөстәкыйль эшләүләрен дәвам итә. Студентлар үтенече белән университет бинасында берләштерелгән китапханә өчен махсус бүлмә бирелә. Аларның берсендә эшчәнлеге университетка А.П.Щапов килгәч активлашкан легаль булмаган китапханә оеша (1861 елда аны хакимиятләр яба). 1862 елда «Студентлар клубы» китапханәсе оештырыла, анда легаль һәм легаль булмаган китаплар да була. Китапларны студентлар алдыра, алар шулай ук төрле кешеләрдән, шул исәптән сөргендәге кешеләрдән дә килә. Мәсәлән, «Колокол», «Искра», «Современник», «Русский вестник» һ.б. журналлар, В.Г.Белинский, Н.А.Добролюбов, Н.Г.Чернышевский, Д.Юм, Дж.Локк, Г.Спенсер, Дж. Милль әсәрләре, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, А.Н.Плещеев һ.б.ларның тыелган әсәрләре.
1863 елда хакимият бу китапханәне япканнан соң, студентлар фондларны саклап калалар. Алар күп кенә шәхси китапханәләрнең нигезен тәшкил итә (доцент М.А.Хомяков, медицина докторы А.Н.Соловьёв (1864 елдан), профессор Рейнгардт (1882 ел уртасыннан) китапханәләре). Әлеге шәхесләр китапханәнең бары тик кәгазьдәге хуҗалары гына, чынлыкта алар белән яздырылган басмалар исемлеген билгеләүче студентлардан оешкан сайлау комитеты идарә итә. Китапханәләрдән шәһәр кешеләре дә файдалана. 1884 елда китапханәне хакимиятләр яба. Студентлар фондны өлешләп үз фатирларына ташыйлар, һәм алар яңа китапханәләр, шул исәптән марксистик түгәрәкләр каршында ачылганнарының нигезе булып торалар. Китапларның шактый өлеше Федосеев түгәрәге китапханәсенә күчә. 1850–1860 еллардагы якташлык китапханәләренең кайберләре 1880 елларда оешкан легаль булмаган якташлык китапханәләре нигезен тәшкил итә.
Бирюков А.А. Университет и студенчество в 60-е годы // Уч. зап. Казан. университета. 1930. Кн. 5;
Вульфсон Г.Н., Бушканец Е.Г. Общественно-политическая борьба в Казанском университете в период революционной ситуации (1859–1801). К., 1952;
шул ук. Из истории разночинного движения в Поволжье и на Урале. К., 1963;
Каримуллин А.Г. Книги и люди: Исслед. К., 1985.
Автор – Г.Г.Габделганиева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.