Эчтәлек

Китапханәдә 4 меңнән артык китап һәм кулъязма исәпләнә. Китапханәнең төп өлешен Ш.Мәрҗани Урта Азиянең Бохара, Сәмәрканд һәм Хива шәһәрләрендә укыган чагында туплый. Аның вафатыннан соң, васыяте буенча, китапханәне балалары – улы Борһанетдин һәм кызлары Галия белән Һава үзара бүлешәләр.

Борһанетдин һәм Һава кулына күчкән китап һәм кулъязмаларның язмышы билгесез. Галиягә мирас булып калган китаплар тупланмасының бер өлеше аның кызы Нәгыймә һәм оныгы Наҗия тарафыннан 1937 елда 1250 берәмлектә Казан университетының Фәнни китапханәсенә тапшырыла; 74 томы 1983–1986 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты (хәзер Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият, сәнгать институты) архивына күчерелә.

Китапларның бер өлеше Г.Баруди китапханәсенә эләгә, соңрак шушы китапханә белән бергә Казан университетының Фәнни китапханәсе фондына тапшырыла.

Китапханәдә Шәрык авторларының тарих, фәлсәфә, дин тәгълиматы, мөселман хокукы, математикага караган кыйммәтле кулъязмалары, шулай ук әдәби-дини әдәбият, календарьлар, шәҗәрәләр саклана. Ш.Мәрҗани аларны тарихи һәм дини хезмәтләрендә куллана, бу үз чиратында галим хезмәтләрен чыганакларга баета, мәгълүмати кыйммәтен арттыра.

Китапханә фонды шулай ук Ш.Мәрҗани кушуы буенча аның укучылары күчергән кыйммәтле китаплар һәм кулъязмалар күчермәләре хисабына да байый.

Мәрҗанинең чордашлары һәм аның мирасын өйрәнүчеләр раславынча, китапханәдә әл-Фараби, Ибне Фазлан, Ибне Сина, әл-Казвини, әл-Газали, Ибне Халдун, Ибне әл-Әсир, әл-Чәләби, әс-Саксини, Г.Нәвои, З.Бабур һ.б.ның кулъязмалары саклана. Анда шулай ук танылган татар дин белгечләре һәм язучыларының, шул исәптән Ш.Мәрҗани татар халкы тарихын язганда киң кулланган чордашларының бик күп әсәрләре урын алган.

Әдәбият

Мәрҗани. Казан, 1915.

Юсупов М.Х. Шигабутдин Марджани как историк. Казань, 1981.

Ахметзянов М.И. Фонд Шигабутдина Марджани в Институте языка, литературы и искусства имени Г.Ибраһимова // Марджани: ученый, мыслитель, просветитель. Казань, 1990.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов