Эчтәлек

Россиянең дәүләт һәм хәрби эшлеклесе, кенәз Григорий Александрович Потёмкинның (1739–1791) китаплар тупланмасында зур мәдәни-тарихи мирас тәшкил иткән 2 меңнән артык әсәр исәпләнә.

Китапларның бер өлеше таралып бетә, икенче өлеше (146 исемдә) Эрмитаж китапханәсенә эләгә, тагын бер өлеше Г.А.Потёмкинның сәркәтибе В.С.Поповка кала. Китапханәнең зур өлеше Екатеринославта (хәзерге Днепропетровск) ачылачак университетка тапшырылырга тиеш була, тик бу ният тормышка ашмый. Башка мәгълүматлар буенча, ул Екатеринослав училищесенә бүләк ителә һәм Җәмәгать кайгыртуы приказы карамагындагы казна китапханәсе буларак исәптә тора. 1798 елның маенда император Павел I Казанга килгәч, аның кушуы буенча Г.А.Потёмкинның китаплары һәм башка коллекцияләре Казандагы Беренче ир балалар гимназиясенә тапшырыла. 1799 елның мартында китапханә (барлыгы — 1319, шул исәптән 1065 чит телләрдәге, 106 рус телендәге китап, 34 кулъязма, 114 карта һәм планнар) Казанга китерелә, ә университет ачылганнан соң, В.И.Полянский китапларының тупланмасы белән бергә, аның китапханәсенең нигезен тәшкил итә.

Китапханәдә XV–XVIII йөзгә караган чит ил басмалары – инкунабуллар (беренче басма китаплар), эльзевирлар (XVI йөз ахыры – XVIII йөз башына караган голланд басмалары), альдиналар (XV йөз ахыры – XVI йөз башына караган Венеция басмалары), грек телендә Г.А.Потёмкин һәм Екатерина II гә багышланган мәдхияләр (тоташ гравюра ысулы белән эшләнгән басмалар) саклана.

Рус телендәге китаплар арасында М.В.Ломоносовның «Бөек Пётрның адмиралтейство белән идарә итү һәм верфь турындагы регламентлары» («Регламенты Петра Великого об управлении адмиралтейством и верфи», 1753), «Россиянең кыскача елъязмасы» («Краткий российский летописец», 1760), автор төзәтмәләре белән В.К.Тредиаковскийның «Әсәрләр һәм тәрҗемәләр»е («Сочинения и переводы...», 1752), Екатерина II гә бүләк ителгән «Анисим Князевның нәсел герблары җыелмасы» («Собрание фамильных гербов Анисима Князева», 1912 елгы басма), «Стольник Петр Толстойның Европа буйлап сәяхәте... 1697 ел» («Путешествие стольника Петра Толстого по Европе... 1697 года», 1888 елда басыла), шулай ук XVIII йөзнең 1 нче яртысында дин юлында сәфәр кылган авторның үз рәсемнәре белән «Василий Григорович-Барскийның... сәяхәте» («Путешествие... Василия Григоровича-Барского»), «Иван Грозныйның дәрәҗәләр китабы», («Степенная книга Ивана Грозного», XVII йөз күчермәсе), Г.А.Потёмкинның эш кәгазьләре, шәхси мөһере белән «Көзге заводының акча керемнәре һәм чыгымнары китабы» («Книга приходу и расходу денег по зеркальному заводу») һ.б. була. Китапханәдә шулай ук сирәк язмалардан 50 төргәктән торган иврит телендә бозау тиресенә язылган «Моисейның биш китабы» («Моисеево пятикнижие», якынча IX–X йөзләр), XVIII йөз гравюралары альбомнары җыелмасы, шул исәптән «20 махсус картадан торган Россия атласы» («Атлас российский, состоящий из 20 специальных карт», 1745), «Мәскәү һәм аның 30 чакрым әйләнә-тирәсе планы» («План Москвы и окружностей на 30 верст»), «Россиянең төрле шәһәрләре күренеше» («Виды разных российских городов») һ.б. булуы билгеле.

Әдәбият

Полное собрание законов Российской империи. 1798–1799. СПб., 1830. Т. 25.

Мартынов И.Ф. Частные библиотеки в России XVIII века // Памятники культуры. Новые открытия: Ежегодник. 1975. М., 1976.

Аристов В.В., Ермолаева Н.В. История Научной библиотеки им. Н.И.Лобачевского. Казань, 1985.

Автор – И.А.Новицкая