- РУС
- ТАТ
Петербург Сәнгать Академиясенең элекке сәркәтибе В.И.Полянский китапханәсе.
Нигездә, Полянскийның 1771–1772 елларда Швейцария һәм Италиягә сәяхәтләре вакытында, шулай ук аның Казанда яшәү чорында туплана. 1780 елда отставкага чыккач, В.И.Полянский Казандагы утарында яши, китапханәсе дә шунда урнаша. Китапларының бер өлешен ул (693 томда 298 исемдәге китап) Казандагы Беренче ир балалар гимназиясенә бүләк итә (бүләк язуы 1798 елның 26 ноябрендә теркәлгән). Казан университеты ачылганнан соң, 11 китап гимназиядә кала, 287 се университет китапханәсенә тапшырыла. Әлеге китаплар, кенәз Г.А.Потёмкин китапханәсе белән берлектә, башта — гимназия, соңрак университет китапханәсенең нигезен тәшкил итә.
Алар арасында чит телләрдәге (башлыча, французча) 270 хезмәт, шул исәптән фәлсәфә, тарих, филологиягә караган XVIII йөз басмалары: Вергилий, Плутарх, И.Г.Гмелин, Россиядә тоткынлыкта булган швед офицеры Ф.-И.Страленберг, француз мәгърифәтчесе Ш.Монтескьё, инглиз шагыйре Дж.Мильтон әсәрләре, Б.Фонтенельның «Галәмнәрнең чиксезлеге турында сөйләшүләр» («Разговоры о множестве миров...», французча, фарсыча һәм русчага тәрҗемәдә) һ.б; XVIII йөзгә караган рус телендәге 17 китап («Россия аша Бёль сәяхәтләре» («Бёлевы путешествия чрез Россию...»), Ф.Лангансның «Хокук сүзлеге» («Словарь юридический...») һ.б. бар.
Полянский китапханәсенең төп өлешенең язмышы билгесез.
Загоскин Н.П. История императорского Казанского университета. Казань, 1903. Т. 3.
Аристов В.В., Ермолаева Н.В. Всё началось с путеводителя. Поиски литературные и исторические. Казань, 1975.
Аристов В.В., Ермолаева Н.В. История Научной библиотеки имени Н.И.Лобачёвского (1804–1850). Казань, 1985.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.