Эчтәлек

Театр китапханәсен П.М.Медведев 1857–1858 елларда Динабург (хәзерге Даугавпилс, Латвия) шәһәре сәхнәсендә уйнаган вакыттан ук җыя башлый, әмма төп өлешен Казанда антреприза тоткан чорда җыелган пьеса текстлары тәшкил итә.

Санкт-Петербургка киткәндә, П.М.Медведев китапханәсен театрга калдыра, аннан ул башка антрепренерлар тарафыннан тулыландырыла. Октябрь революциясеннән соң ТАССР Фәнни китапханәсенә күчерелә, ә 1934 елда Казан университеты Фәнни китапханәсенә тапшырыла.

Китапханәдә 2 мең чамасы китап, шул исәптән 1850–1860 елларда киң таралган рус һәм чит ил авторларының басмалары, ташбасма һәм кулъязмалары була (А.С.Пушкин, А.Н.Островский, У.Шекспир, Ж.Б.Мольер һ.б.). Барлык пьесаларның өчтән бер өлешен комедияләр һәм водевильләр тәшкил итә, опера һәм оперетта либреттолары да саклана.

П.М.Медведев антрепризасы вакытында Казан театры сәхнәсендә Казан драматурглары пьесалары да куела, мәсәлән, К.К.Бродовскийның «Яшенле яңгыр читләтеп үтте» («Гроза прошла мимо», 1883), элекке Казан тормышыннан А.П.Славинның «Гаврил Иванович Михляев, Казан сәүдәгәре һәм фабриканты» пьесасы («Гаврил Иванович Михляев, Казанский купец и фабрикант», 1876), билгесез авторның «Черек күл вакыйгасы Поп тавында ачылды» («На Черном озере случилось, на Поповой горе объяснилось»).

Пьеса текстларыннан тыш, китапханәдә рус театры, артистлар тормышы һ.б. турында төрле басмаларда чыккан язмалар да урын алган (48 данә).

Исәпкә алу кенәгәсе буенча карточкалар каталогы төзелә, хәзер ул Казан университеты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.

Медведев китапханәсе аерым бер тәртиптә төзелә: һәр нөсхә тышлыгына П.М.Медведев театры китапханәсендәге китапның номеры язып ябыштырыла.

Бу китапханәнең Казанда театр тарихын һәм П.М.Медведев шәхесен өйрәнү өчен әһәмияте зур.

Әдәбият

Медведев П.М. Воспоминания. Л., 1929.

Недорезова И.А. К вопросу об изучении частных библиотек: театральная библиотека П.М.Медведева // Рукописная и старопечатная книга: Проблема сбора, сохранения и изучения. Казань, 1995.

Автор – И.А.Новицкая