Эчтәлек

Тарихы

1842 елда ачыла. Фондның нигезен Казан руханилар семинариясе китапханәсе, Рухани училище идарәсеннән килгән китаплар тәшкил итә.

1843 ел башына китапханәдә 74 исемдә китап исәпләнә. 1844 елга башка рухани уку йортларыннан (Мәскәү, Петербург, Киев академияләре, Томск училищесе һ.б.) килгән шундый ук дублет басмалар исәбенә бу күрсәткеч 894 кә (1785 том) җитә. Алар арасында М.В.Ломоносов, В.Н.Татищев, Н.М.Карамзин хезмәтләре була.

1850 елларда студентлар китапханәсе ачыла. Башта китапханәдә бары тик укучыларның үз хисапларына алынган вакытлы матбугат кына була. Шуның өчен дә ул аларның шәхси китапханәсе санала. Соңга таба ул дәреслекләр белән дә тулылана һәм фундаменталь китапханә булып санала башлый.

Ел саен академия наширләрдән һәм китап сатучылардан 100–200 китап ала. Сирәк китаплар һәм кулъязмаларны укытучылар чит илләрдән алып кайта, шулай ук андый басмалар букинистлардан сатып алына.

Еш кына төрле оешмалар һәм кешеләр (Вениамин Пуцек-Григорович), (Амвросий Подобедов), (Евгений Болховитинов һ.б.) китапханәгә әдәбиятны бушлай тапшыра.

Беренче китаплар академиягә 1844 елда бүләк ителә. 1855 елда Санкт-Петербург Җәмәгатъ китапханәсеннән 1514 исемдә китап алына. Берничә ел дәвамында китапларны Казан архиепискобы Григорий (Постников) та бүләк итә. 1867 елда ул китапханәгә 198 кулъязма һәм иске басма китапларын васыять итеп калдыра. 1866 елда аннан соң архиепископ булган Афанасий (Соколов) та шундый ук үрнәк күрсәтә: аның 1348 исемдәге китабы (2105 том), географик карталары китапханәгә күчерелә. Профессор Г.С.Саблуков, В.И.Григорович, Н.И.Ильминский һ.б. да әлеге матур гамәлне дәвам итәләр. 1855 елда академиягә 1356 данә кулъязма һәм иске басма китап Соловки монастыреннан күчә. Шушы вакытка китапханә Россиядә дини китапларга иң бай китапханә була. 1868 елда Изге Синод күрсәтмәсе нигезендә Соловки китапханәсе бөтенләе белән академия карамагына күчә.

Китапханәнең фондлары турындагы беренче тасвирламаны (1839) бакалавр А.И.Лилов яза. Алга таба шуңа охшаш материаллар «Православный собеседник» руханилар академиясе журналында яктыртылып бара. Академиянең әйдәп баручы галимнәреннән төзелгән комиссия кулъязмалар һәм иске басма китапларны системага салалар, исемлекләрен төзиләр.

Китапханә фондының күп өлешен XVI–XVIII йөз әсәрләре һәм XIII–XV йөз кулъязмалары (төп нөсхә һәм күчермәләре) тәшкил итә. Алар арасында: Симеонның «Златоструй», «Георгий Арматол хроникасы» («Георги Арматол»), «Стоглав», И.Дамаскин һәм М.Грек әсәрләре, болгар һәм серб язма ядкәрләре, С.Полоцкийның «Алексей Михайловичның үлеме хәсрәте» («Плачъ на кончину Алексея Михайловича»), «Мамай сугышы турында хикәят» («Сказание о Мамаевом побоище»), М.В.Ломоносовның «Бөек Петр» («Пётр Великий») әсәре, арифметикалар, хронографлар, травниклар һ.б. бар. 1916 елга китапханәдә рус, Европа, шәрекъ телләрендә 46393 исемдәге китап (103880 том), 4 меңнән артык кулъязма исәпләнә, күп газета һәм журналлар алдырыла («Вопросы философии», «Русский архив», «Вестник Европы», «Книжные вести» һ.б.).

Даими басылган системалы, алфавит тәртибендәге, хронологик, топографик каталоглар алып барыла. Академия яңа бинага (Арча кырында) күчкәннән соң, китапханә бина кырыена тоташтырып салынган таш йортның (флигель) икенче катына урнаша.

1917 елдан соң китапханә таратыла. Әдәбият төрле оешмаларга, ә Соловки монастыре китапханәсе Үзәк тарихи архивка бирелә. 1928 елга аның төп өлеше җәмәгать китапханәсенә (хәзерге Россия Милли китапханәсе) күчерелә. Аерым басмалар Казан университеты, Казан педагогия  университеты фәнни китапханәсе фондларында һ.б., ә кулъязмалар Татарстан Республикасы Милли архивында саклана. Фондның бер өлеше 1990 елларда Казан епархия идарәсенә бирелә.

Әдәбият

Знаменский П. История Казанской духовной академии за первый (дореформенный) период её существования (1842–1870 годы): В 3 ч. Казань, 1891–1892.

Терновский С. Историческая записка о состоянии Казанской духовной академии после ее преобразования. 1870–1892. Казань, 1892.

Слуховский М.И. Русская библиотека XV–XVII веков. М., 1973.

Христианство: Энциклопедический словарь. М., 1993. Т. 1.

Автор – Г.Г.Габделганиева