Китапханәдә татар, төрек, фарсы, гарәп телләрендәге кулъязмалар һәм басма китаплар, мөселман хокукы буенча хезмәтләр, хәдисләр, тәфсирләр һ.б. дини әдәбият, шулай ук гарәп теле грамматикалары, сүзлекләр, тарих, география, медицина, математика, логика дәреслекләре һ.б. тупланган.

XVII–XIX йөзләргә караган кулъязма китаплар арасында XVII йөз татар хаттатлары башкарган Коръән күчермәләре, Мөхәммәд Садыйкның мөселман хокукы буенча әсәрләр күчермәсе (1742), үзбәк шагыйре Мәшрәбнең шигырьләр җыентыгы, «Кавагыйде-вә гыйлем әт тәгъриф» гарәп теле грамматикасы һ.б. бар.

Китапларга Закир һәм Ибраһим Камаловларның шәхси мөһерләре сугылган. Аларның вафатыннан соң китапханәнең бер өлеше Чистай шәһәре җамигъ мәчетендә сакланып кала; кайбер китаплар 1968 һәм 1985 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтының Чистай районына оештырылган археографик экспедицияләре вакытында М.И.Әхмәтҗанов тарафыннан табыла һәм институт каршындагы кулъязмалар мирасханәсенә тапшырыла.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов