- РУС
- ТАТ
Табигать белгече, педагог, библиофил Александр Модестович фон Вилькенның (1874 – ?) шәхси китаплар тупланмасы.
ХХ йөз башында Казанда иң бай коллекцияләрдән санала. 1957 елда коллекциянең төп өлеше – 9976 саклау берәмлеге – СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы фондына алына. Шулардан 7292 се – рус телендәге китап, 445 е – чит ил телләрендә; 2289 берәмлеге – XIX йөз рус журналлары («Современник», «Отечественные записки», «Русский вестник», «Русская мысль» һ.б.), А.М. фон Вилькен архивындагы документлар. Күпчелек китаплар XIX йөзнең икеннче яртысында һәм XX йөз башында нәшер ителгән тарих, әдәбият белеме, фәлсәфә һәм дин тарихы, тел белеме, сәнгать һәм табигать фәннәренә карый, өчтән бер өлеше – матур әдәбият әсәрләре. Гыйльми һәм тарихи китаплардан: М.В.Ломоносовның «Россия грамматикасы» («Российская грамматика», 1755), «Борынгы Россия вивлиофикасы» («Древняя Российская вивлиофика», 1788–1791) дигән хезмәт, «Патшабикә Екатерина II нең 1763–1788 елларда Вольтер белән фәлсәфи һәм сәяси хатлар алышуы» («Философическая и политическая переписка императрицы Екатерины Второй с Вольтером, продолжавшаяся с 1763 по 1788 год», 1802), Н.М.Карамзинның «Россия дәүләте тарихы» («История Государства Российского») томнары һ.б. Матбугат һәм китапчылык тарихы А.Смирдин (1840), Глазуновлар (1845–1882), А.Ф.Бизунов (1879), В.К.Готьеның (1887–1894) китап кибетләре каталогларында, антиквар китапларда, чиркәү-славян матбугаты басмаларында, шулай ук шәхси китапханәләрдә чагылыш таба.
Тупланмада – күптомлы энциклопедик сүзлекләр, «Күренекле кешеләр тормышы» («Жизнь замечательных людей») сериясенең 1891–1918 елларда чыккан 146 томы, «Россия театры, яки Барлык рус сәхнә әсәрләренең тулы җыелмасы»ның («Российский театр, или Полное собрание всех Российских сочинений», 1787–1794) 30 томлыгы, атаклы музейлар һәм картиналар галереяларында сакланган сәнгать әсәрләре репродукцияләре, карикатура, гравюра альбомнары һ.б. 1950 еллар ахырында А.М.фон Вилькенның китаплар тупланмасының тасвирланмасы СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы хезмәткәрләре тарафыннан эшләнә, китаплар аерым фонд буларак каталогка теркәлә. Тупланманың 1000 гә якын берәмлеге (XVIII–XIX йөзләргә караган кулъязма җыентыклар, Иван Фёдоровның «Төрмә Тәүрате» («Острожная Библия», 1581), XIX–XX йөзләрдәге кануни актлар, революцион азатлык хәрәкәте документлары, гаилә архивы фрагментлары һ.б.) ТРның Милли музее фондларында, XV йөзгә – XIX йөзнең икенче яртысына нисбәтле 13 кулъязма Казан университеты фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана.
Катанов Н. Несколько слов о Казанских коллекционерах // Казанский музейный вестник. 1920. № 7–8/
Музей в системе ценностей евразийской культуры: Материалы Всеросcийской научно-практической конференции. 25–28 сентября. 2000. Казань, 2000.
Авторлар – Н.А.Карташёва, С.А.Лучкина, С.М.Морозкина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.