- РУС
- ТАТ
Казанда
1880 елларда вак-төякләр һәм күмәч кибетләре хуҗасы Андрей Степанович Деренков тарафыннан үзлегеннән белем алу түгәрәге белән бер үк вакытта аның өендә оештырыла (хәзер А.М.Горькийның әдәби-мемориаль музее).
Китапханәдә газета-журналлар, рәсми һәм рәсми булмаган әдәбият, матур әдәбият әсәрләре, тарихи хезмәтләр, К.Маркс һәм Ф.Энгельс, Н.А.Добролюбов, Н.Г.Чернышевский китаплары тупланган була. Китапханәгә йөрүчеләрнең төп өлеше – укучы яшьләр. А.М.Пешков (М.Горький) монда еш була. Ул 2 елга якын А.С.Деренков гаиләсендә яши, аның ипи кибетендә эшли, китапханәдәге китапларның күбесен укып чыга. А.С.Деренков 1888 елда Казаннан киткәннән соң, китапханәнең язмышы билгесез.
Горький М. Мои университеты. М., 1955.
Челышев Б.Д. Судьба одной библиотеки // В поисках редких книг. М., 1970.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.