Татар әдәбияты классигы Ф.Әмирханның шәхси китаплар тупланмасы.

Китапханәдә язучы тарафыннан төзелгән 800 гә якын исемдәге басманың исемлеге саклана. Шактый зур өлешен тарих, география, фәлсәфә, иҗтимагый-сәяси әдәбият китаплары биләгән. Атаклы шәхесләргә багышланган тарихи-биографик монографияләр дә булган. Китапханә татар, рус, чит телләрдәге китаплардан һәм күп кенә матур әдәбият әсәрләреннән торган. Алар арасында: Н.В.Гогольнең (6 том), Л.Н.Толстойның (13 том), И.А.Бунинның (10 том) тулы әсәрләр җыентыклары; А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, В.Г.Короленко, Д.Бедный, Дж.Голсуорси, Ж.Верн, Г.Сенкевич һ.б.ның әсәрләре булган. Китаплар җыелмасына Борынгы Рим тарихы буенча Тит Ливийның «Патшалар дәвере» («Эпоха царей»); Н.И.Кудрявцевның «Рим хатын-кызлары» («Римские женщины») һ.б., Франция революциясе турында Н.И.Кареевның «Бөек француз революциясе» («Великая французская революция»), Париж коммунасы турында документлар җыентыгы һ.б.) хезмәтләре кергән. Мөһим урын Шәрекъ фәлсәфәчеләре Ибне Рөшд, әл-Мәгарри, әл-Фараби, әл-Әфгани хезмәтләренә; Ш.Мәрҗани җыентыкларына, К.Насыйри, Г.Тукай, татар әдәбиятының башка эшлеклеләре әсәрләренә, татарча журналлар һәм газеталар тупламаларына; халыкара революцион хәрәкәт тарихы турындагы әдәбиятка, анархистлар хәрәкәте лидерлары җыентыкларына (П.Кропоткинның «Эволюция факторы буларак үзара ярдәм» («Взаимная помощь как фактор эволюции»), М.Бакунинның «Кырлар, фабрикалар һәм остаханәләр» («Поля, фабрики и мастерские») бирелгән. Китапханәдә К.Маркс һәм Ф.Энгельсның «Коммунистлар партиясе манифесты» («Манифест коммунистической партии»)), К.Марксның «Франциядә гражданнар сугышы» («Гражданская война во Франции»), В.И.Ленинның «Коммунизмда балаларча «суллык» авыруы» («Детская болезнь «левизны» в коммунизме»), «Гот программасын тәнкыйтьләү» («Критика Готской программы») һ.б. басмалар булган. Халыкара коммунистик хәрәкәт лидерлары К.Цеткин, Ф.Меринг, В.Либкнехт, А.Бабель биографияләре, совет властеның беренче декретлары тупланган.

Язучының дәфтәреннән күренгәнчә, аның җыелмасында танылган Америка китапханә белгече М.Дьюинең «Унарлы классификация» («Десятичная классификация») дип аталган китабы да була. Ф.Әмирхан, мөгаен, аңа таянып үзенең китапханәсен тәртипкә китерергә ниятләгәндер.

Әдәбият

Хисамов А. Ф.Әмирханның шәхси китапханәсе // Совет әдәбияты. 1986. № 3.

Автор – Г.Р.Габделганиева