XVIII йөз башыннан мөселман дин әһелләре, морза Сөендековлар нәселеннән. Аларның китапханәсендә татар, гарәп, фарсы телләрендә кулъязма һәм басма китаплар, татар мәдәнияте тарихына караган документлар тупланган була.

Максуди китапханәсендә төп урынны Гайнетдин мулла улы Низаметдиннең кулъязмалар тупланмасы били. Максудиның кызлары сөйләвенчә, китапханәдә берничә мең китап һәм кулъязма исәпләнә, аларның шактые 1950–1960 елларда күченеп йөрүләр вакытында югала.

1989 елның ноябрендә гаилә китапханәсенең сакланган өлеше туганнары тарафыннан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына (хәзер Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) тапшырыла, институт каршындагы сирәк кулъязмалар бүлегендә Ә.Максудиның шәхси фонды оештырыла (барлыгы 140 ка якын саклау берәмлеге, кулъязмалар – 20 дән артык берәмлек, татар һ.б. телләрдә басылган китаплар, «Йолдыз» газетасы төпләмәсе, документлар).

15 тән артык кулъязма (XVIII–XIX йөзләрдә Идел буенда фикъһ мәсьәләләренә караган, дин кануннары, мантыйк буенча чыккан популяр хезмәтләрнең, нигездә, иң яхшылары) – Казан университетының Фәнни китапханәсендә, китапларның бер өлеше Ә.Максуди варисларында саклана.

Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында булган кулъязмалар арасында: «Сахих әл-Бохари» (Мөхәммәд әл-Бохари төзегән хәдисләр җыентыгы, 1203) китабы күчермәсе; Әбү Габдулла әл-Хөсәен ибне Әхмәд әз-Зузаниның (1093 тә вафат) «Таҗәл-масадир» («Масдарлар китабы», XII йөз ахыры күчермәсе); «Тәҗвид» («Гарәп теленең фонетикасы», XII йөз күчермәсе); Муса хаҗи улы Гали хаҗиның хәдисләргә аңлатмасы (фикъһ, XVII йөз күчермәсе); «Китабе фараиз» (математика, XIX йөз) һ.б.; шулай ук Ә.Максудинең әтисе күчереп язган кулъязмалар да бар.

XIX йөзнең икенче яртысында Казанда, Петербург, Истанбул, Бәйрут, Каһирәдә басылып чыккан китаплар арасында Җамал Вәлидинең «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»; Ибраһим Хаккыйкиның Төркия тарихы буенча «Мәгърифәтнамә» исемле уку ярдәмлеге һ.б. бар. Ә.Максуди үзе мөхәррире һәм нашире булган «Йолдыз» газетасы төпләмәләре аеруча кыйммәтле санала. Тупланмада Г.Камал, танылган татар хәйриячесе миллионер Садри Нәзиров хатлары саклана.

«Йолдыз» газетасы редакциясе каршында шулай ук Ә.Максуди китапханәсе оеша («Һилал» — «Ай» һ.б. гарәп журналлары төпләнмәләре сакланган); ул Казанда «Көтебханәи Исламия»не оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов