- РУС
- ТАТ
Китапханәне Н.Я.Агафоновның әтисе Я.А.Агафонов нигезли. Ул чыгышы белән крәстиян гаиләсеннән була, төбәк тарихчысы, борынгы китаплар белгече, К.Ф.Фукс китаплары тәэсирендә яшьтән үк иске китаплар җыярга керешә, соңыннан китапханәсе улына күчә.
XX йөз башында Казандагы иң эре һәм бай шәхси китапханәләрнең берсе. Анда 2703 саклау берәмлеге исәпләнә, шуларның 37 се чит телләрдә. XVIII йөзгә нисбәтле басмалар арасында: тарихи, фәнни хезмәтләр, тәрҗемәдә Ф.Вольтер әсәрләре. Дворяннарның һәм сәүдәгәрләрнең биографияләре һәм шәҗәрәләре турында материаллар, сүзлекләр; мемуар һәм дини әдәбият, дин тарафдарлары тарихына караган хезмәтләр, библиографияләр, журналистика тарихы буенча китаплар, әдәби альманахлар була. Китапханәдә Казан басмалары зур урын ала. Коллекциядә П.М.Медведевның «Мокей Михеич һәм аның кыз туганы» («Мокей Михеич и его сестрица», 1883) кебек бары бер нөсхәдә басылган китаплар да очрый. Китапханәдән Казан университеты профессорлары, университет каршындагы Археология, тарих, этнография җәмгыяте әгъзалары еш файдаланган.
Н.Я.Агафоновның вафатыннан соң китапханә сатыла, фондының бер өлеше Казан университетының фәнни китапханәсенә алына.
Каталог книг библиотеки покойного Николая Яковлевича Агафонова в Казани. К., 1911;
Лихачёв Н.П. Генеологическая история одной помещичьей библиотеки. СПб., 1913;
Корнилов П. Книжные знаки библиотеки Н.Я.Агафонова. К., 1929.
Автор – И.А.Новицкая
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.