Оештыручылар:
Мәгълүмати ярдәм:
- Tatarica сайты,
- «МиллиардТатар» ресурсы.
Конкурста катнашучылар – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге гомуми белем бирү учреждениеләреннән төп һәм югары мәктәп укучылары. Конкурс ике яшь төркеме эчендә үткәрелә:
- 1 нче төркем – 11–14 яшьлек укучылар,
- 2 нче төркем – 15–18 яшьлек укучылар.
Номинацияләр:
- «Родной край / Туган як»: туган якның уникаль табигате турында;
- «Мой герой / Каһарман»: торак пункт белән бәйле күренекле шәхес турында;
- «Наше / Безнеке»: бу җирдә яшәүче халыкларның мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләренең уникальлеге турында.
Эшләр татар яки рус телләрендә кабул ителә.
Төп даталар:
- Материалларны (видеоязма, гариза һәм җибәрелгән видеоязмаларны куллануга ризалык) кабул итү – 2024 елның 15 мартыннан 10 маена кадәр. Материаллар tatarica.enc@yandex.ru адресына («Shorts» билгесе белән) җибәрелергә тиеш.
- Нәтиҗә ясау: 2024 елның 13 маеннан 26 маена кадәр.
- Нәтиҗәләрне игълан итү: 2024 елның 27 мае.
- Җиңүчеләрне тәбрикләү: 1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы чаралары кысаларында булачак.
Җиңүчеләр исемлеге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Tatarica сайтында, Telegram-каналында һәм Миллиард.Татар сайтында урнаштырыла.
Элемтә өчен:
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан: Халиков Илгиз Илдар улы, тел.: (843) 294-95-87, e-mail: Ilgiz.Halikov@tatar.ru;
- Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтыннан: Зәкиева Резедә Госман кызы, тел.: +79172788813, e-mail: rezedz@yandex.ru