Эчтәлек

Иң беренче булып бу урынга Казан университетында укытучы чит ил галимнәре игътибар итә. «Казанские губернские ведомости» газетасы 1843 елда болай дип яза: «Кайчандыр университетта физика укыткан танылган идиллист, швейцарияле Ф.К.Броннер бу тирәлекнең Колумбы булган һәм аны үз ватаны исеме белән атаган диләр».

И.Ф.Эрдманның «Россия турында мәгълүматлар» («Сведения о России») китабына урнаштырылган Казанның 1822 елгы планында «Немец Швейцариясе» юк, ул тагын ун елдан соң гына пәйда була.

М.С.Рыбушкин 1830 елларда Казанда «евангелистлардан булган һәм, гомумән, чит илдән килгән 300 ләп кеше яши» дип күрсәтә; «гыйльми дәрәҗәгә яки аерым һөнәргә ия бу ят кавем үзара тыгыз элемтәдә тора. ...Аларның бәйрәм итә торган урыннары бар, гап-гади кыргый табигатькә ... чәчәк түтәлләре һәм беседкалар белән бизәп, ямьле бакча рәвеше бирелгән. ...Чит ил кешеләренең тырышлыгы белән барлыкка китерелгән һәм немец дачасы дип атала башлаган бу бакча соңгы вакытта җәй өчен иң яхшы күңел ачу урыны санала. Бездәге чит ил вәкилләре бәйрәм саен һәм еш кына атна арасында да нәкъ менә шунда җыела» («Казан шәһәренең кыскача тарихы» — «Краткая история города Казани», 1834).

Немецлар тарафыннан ял итү-күңел ачу өчен сайлап алынган бу урын Казан университеты профессоры Л.Л.Фогель шунда дача төзеткәч танылу ала. 1828 елда ул «Подлужный бистәсе артындагы, чишмәгә якын урыннан 3627 кв. сажинлы буш җир кишәрлеген» вакытлыча — 12 елга файдалануга бирүләрен үтенеп, Казан думасына мөрәҗәгать итә. Ул «кайбер җәйге корылмаларны халыкка күңел ачу, кайберләрен медицина тәҗрибәләре уздыру — чишмә суының үзлекләрен өйрәнү урыннары итеп кулланырга» ниятли. Фогель чишмә суының дәвалау үзлекләрен ачарга өметләнә, әмма әлеге чишмәнең суы, яхшы сыйфатлы булса да, гадәти су булып чыга. Профессор Фогельның үтенече җавапсыз кала, ләкин бу урынны ошаткан профессор анда дача кордыра: йорт һәм карета сарае салдыра, үз куллары белән кечкенә урман хасил итәрлек итеп каен һәм нарат утырта, бакча юллары ясата, беседкалар төзетә, яшелчә үстерү өчен аерым кишәрлек калдыра.

Фогель янәшәсенә кунакханә хуҗасы Геделер килеп урнаша (берничә елдан әлеге дачалар аптекарь Грахе һәм гимназия директоры Крелленберг карамагына күчә).

1835 елда Фогель зур мәйданлы җир кишәрлегендә (5 дисәтинә 3112 кв. сажин) рөхсәтсез төзү эшләре алып баруына аңлатма бирү өчен думага чакыртыла. Думадагы очрашу нәтиҗәсе билгеле түгел (1852 елда әлеге җирне 12 елга арендага бирү, 1864 елда аренда срогын 12 елга озайту турында контрактлар төзелә). Немецлардан агачларны кисмәскә вәгъдә алына, шуның нәтиҗәсе буларак, яр өстендәге юкәлек саклап калына.

Куаклык-чытырманлыктан чистартылган, тәртипкә китерелгән «Немец Швейцариясе» XIX йөз ахырында немецларның дача колониясенә әверелә, әмма аны алга таба үстерү омтылышлары сүнүгә бара.

1910 елда Казан шәһәр идарәсе, шәһәрнең «Немец Швейцариясе» урман-паркындагы дача хуҗалыгын җайга салу мәсьәләсен күтәреп, «Немец Швейцариясе» территориясен вак кишәрлекләргә бүләргә һәм арендага таратырга дигән тәкъдим кертә (карар үтәлми кала).

«Красная Татария» газетасы 1925 елның 24 март санындагы «Шәһәр бакчалары һәлакәте» («Гибнут сады в городе») мәкаләсендә: «Швейцариядән истәлекләр генә калды», — дип яза.

1932 елда Казанда А.М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы төзелә башлый һәм «Немец Швейцариясе» аның составына кертелә.

Әдәбият  

Пономарёв П.А. О начале «Немецкого гулянья» в Казани // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1895. Т. 12, вып. 6.                            

Автор – А.В.Гарзавина