Чыганакларда беренче тапкыр 1646 елда телгә алына.

XVIII йөздә шәһәр эчендә кала.

Мокрый бистәсенең урамнары: Беренче Мокрый, Икенче Мокрый, Алгы Мокрый, Арткы Мокрый, Аркылы Мокрый (хәзерге тимер юл вокзалы алдындагы мәйдан, Вахитов районының Коротченко, Сәетгалиев, Сакко һәм Ванцетти урамнары тирәсендә).

Мокрый бистәсе элек үзенең кунып чыгу йортлары белән атаклы була. Шулардан берсен А.М.Горький үз әсәренә кертеп сурәтли: «Куну йорты эчендә — дүрткә алты сажин чамалы озынча куыш... Штукатурланмаган кирпеч диварлар... корымга каткан... Диварлардан төтен, җир идәннән — күгәрек, сәкеләрдән — черегән чүпрәк исе килә...» («Элеккеге кешеләр» — «Бывшие люди», 1897).

Мәскәү–Казан тимер юлын төзегәндә Икенче Мокрый урамы урынында вокзалы белән станция салына (1895–96).

Әдәбият           

История Казани. К., 1988. Кн. 1;

Бикбулатов Р., Мустафин Р. Казань и её слободы. К., 2001.