Казан тимер юл станциясеннән 22 км төньяк-көнчыгыштарак, Казансу елгасы буенда урнашкан.

2000 елда 549 кеше яши. 1930 елларда нигез салына. Оештырылган көннән — Казан авыл районында. 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1950 елның 16 маеннан Биектау районында. 1984 елның 15 октябреннән Казанның Совет районы карамагында.

Халык саны: 1938 елда — 132, 1949 елда — 150, 1958 елда — 143, 1970 елда — 293, 1989 елда — 580 кеше (1989 елгы халык исәбе буенча, руслар — 52%, татарлар — 40%).