- РУС
- ТАТ
Казансу елгасының түбәнге өлешендәге зур үзәнлек, үсемлек һәм хайваннар дөньясының бай һәм төрле булуы иң борынгы заманнарда ук кешеләргә бу җирләрдә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырган.
Казан территориясендә беренче кеше эзләре мезолит чорына (Казан Кремле тирәсендә, Казан университетының ишегалдында, элеккеге Савин поселогының төньяк читендәге казылмаларда табылган чакматашлар һәм пластиналар якынча б.э.к: 6–5 нче меңьеллыкларга карый) туры килә.
Хәзерге шәһәрдә неолит чорының Идел–Чулман буе культурасы торулыклары (Новаторлар урамы тирәсендә «Казан II» шәһәрлегендә «Карга Куагы» («Вороний Куст») дип аталган табигый урын), бронза гасырның Волосово культурасы (Борисково, Дәрвиш, Займище, Победилово, Савин посёлоклары тирәсендә) һәм Казан яны культурасы авыллыклары («Локомотив» су станциясе янында Бакалтай торулыгы, Хуҗамәт, Кукушкино, Дәрвиш поселоклары тирәсендә һ.б.) табыла.
Тимер гасыр башында (б.э.к: VII–V йөзләр) Казан территориясендә Ананьино культурасы кабиләләре (Новаторлар тимер юл платформасыннан 500 м төньяк-көнбатыштарак урнашкан «Казан I» шәһәрлеге, «Казан I» авыллыгы урыны), III–VI йөзләрдә Азелино культурасы кабиләләре (элеккеге Казан елга порты тирәсендәге борынгы каберлек, «Казан II» шәһәрлегенең өске катламы) яши.
Бөек Болгар дәүләте таркалгач һәм 653–765 еллардагы Гарәп-хәзәр сугышларыннан соң, Казан урынына болгар кабиләләре килеп урнаша башлый (болгарлар).
Х йөз башында Идел буе Болгар дәүләте төзелү, Балтыйк илләреннән Көнчыгышка таба сузылган трансъевразия сәүдә юлларының (Бөек Идел юлы) барлыкка килүе һәм үсүе нәтиҗәсендә, Идел һәм Кама ярлары буйлап сәүдә-һөнәрчелек белән шөгыльләнүче болгар авыллары барлыкка килә. Шундый сәүдә үзәкләренең берсе буларак, X–XI йөзләр арасында Казансу елгасының түбәнге өлешендә Казан шәһәре оеша.
Археологик мәгълүматларга караганда, башта шәһәр Кремль калкулыгының төньяк-көнчыгыш читендә 6 га дан артык территорияне били һәм дошман һөҗүменнән саклану өчен канаулар, урлар системасы, бура рәвешендәге агач диварлар белән әйләндереп алынган була.
XII йөзнең икенче яртысында тышкы куркыныч арту сәбәпле (Владимир-Суздаль кенәзләренең Урта Идел буена һөҗүмнәре), кальга диварлары ныгытыла, агач диварның бер өлеше таш диварга алмаштырыла.
XI–XII йөзләрдә Казанның сәүдә-һөнәрчелек бистәсе оеша, Кремльдән түбәндәрәк һәм көньяктарак Кремль калкулыгы буйлап яшәү өчен уңайлы территорияләрдә кешеләр урнаша башлый.
1236–1240 еллардагы монголлар явыннан соң, Чулман аръягы территорияләреннән таланган качакларның Казанга агылуы исәбенә шәһәр халкы күпкә арта. Казансу бассейнында урнашкан җирләрдән Алтын Урда өчен ясак һәм салым җыела. Бу, Казанның стратегик яктан уңайлы урнашуы белән беррәттән, аның Урта Идел буенда эре шәһәр үзәкләренең берсенә әверелүенә китерә.
Археологик табылдыклар – Җүчи тәңкәләре, кытай фарфоры ватыклары, Урта Азия савыт-сабалары, кургаш мөһерләр, пыяла муенсалар һ.б. Казанда икътисади-сәүдә багланышларының киң үсеш алуын раслый.
Казан идарәчеләре XIII йөз ахырыннан «бөек солтан, солтаннарның иң затлы ярдәмчесе, кавем һәм динебезнең горурлыгы булган гыйззәтле … җиңелмәс әмир, Илаһыбыз шәүләсе» титулларын йөртәләр, Болгар идарәчеләре белән бер үк статуста һәм Алтын Урда ханнарының вассаллары булалар.
1399 елгы рус елъязмаларында Казан, Болгар, Җүкәтау, Кирмәнчәк шәһәрләре белән беррәттән, әмирлек үзәкләренең берсе буларак билгеле. XIV йөз ахыры – XV йөз башында шәһәрнең башка болгар шәһәрләре арасында абруе зур була. Монда сугылган акчаның кайда эшләнгәнлеге – «Болгар әл-Җәдид» («Яңа Болгар») дип күрсәтелә.
1420 еллардан Казан идарәчесе булып Җүчиләр нәселеннән Гыясетдин тора. 1431 елда Василий II нең кенәз Фёдор Пёстрый җитәкчелегендәге гаскәрләре тарафыннан Болгар яуланып талангач, Урта Идел буенда Казан сәяси, икътисади һәм мәдәни үзәккә әверелә.
1438 елдан Казан – мөстәкыйль дәүләт, Казан ханлыгы, башкаласы. Биредә хөкемдарлар династиясе урнаша, аның башында Алтын Урда тәхетеннән бәреп төшерелгән Олуг Мөхәммәд хан тора.
Сәүдә-һөнәрчелек белән көн күрүче күпсанлы шәһәр халкы Кремль, шулай ук аннан көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштарак урнашкан (Казандагы Богородица хатын-кызлар монастыре урынында) ныгытылмаган посад территорияләрендә, алар янәшәсендәге бистә (Көрәеш бистәсе) һәм авылларда яши. Формасы һәм фактурасы белән Болгар һәм Алтын Урда чоры үрнәкләрендә эшләнгән корал, чүлмәк, зәркән һ.б. әйберләр ясау, күн эшкәртү үсеш ала. Балта һәм таш кисү эшләре югары осталык белән башкарыла.
XV–XVI йөзләрдәге Европа карталарында Казан зур шәһәр – мәркәз буларак күрсәтелә. Аның уңайлы җирдә урнашуы төрле ил сәүдәгәрләрен үзенә җәлеп итә, кайберләре монда үзләренең колонияләрен төзи (кара: Әрмән бистәсе). Казан Мәскәү, Кавказ, Кырым, Төркия, Нугай даласы, Урта Азия, Себер белән сәүдә итә.
Башкорт, мари, мордва, удмурт, чуаш һ.б. халыкларның борынгы бабалары урнашкан Идел буе һәм Урал алдының күп кенә төбәкләре аның белән икътисади элемтәләр урнаштырырга омтыла.
Казаннан ерак түгел Сәүдәгәрләр атавында (Гостиный остров) халыкара ярминкә эшли. Ярминкәләр шәһәрнең үзендә дә (Ташаяк базары) һәм бистәләрдә дә үткәрелә (Арча кыры).
Төрки-мөселман мәдәнияте үзәкләренең берсе буларак, Казанның әһәмияте бик зур була.
Казан ханлыгының Мәскәү белән эчке һәм тышкы сәясәте күбесенчә хәрби һәм икътисади көндәшлек (нигездә, сәүдә юлларында хакимлек итү өчен) мөнәсәбәтләреннән чыгып билгеләнә. Рус хөкүмәте Казанга берничә тапкыр (1469, 1487, 1506, 1524, 1530 елларда һ.б.) хәрби яулар оештыра. 1487 елда шәһәрне Иван III гаскәрләре яулый. Яулар вакытында таланып беткән посадлар 1530 елларда имән диварлар белән әйләндереп алына. 1540 еллардан Мәскәү ягыннан көчле яулар (Казанга Рус дәүләте яулары) башлана, ул Казан ханлыгын Рус дәүләтенә кушу белән тәмамлана.
1552 елның 2 октябрендә, җиде атналык камалыштан соң, Казанны Иван IV гаскәрләре яулап ала (Казанның яулап алынуы). Шәһәр тулысынча диярлек җимерелә, халыкның күпчелеге һәлак була, бер өлешен әсирлеккә алып китәләр.
Казан тарихында яңа чор башлану белән, милли традицияләр һәм күнегелгән яшәү рәвеше кинәт юкка чыга. Татар мөселман шәһәре рус хәрби, идарә һәм дини үзәгенә, Көнчыгыштагы җирләрне колонияләштерүнең терәк пунктына әверелә.
Казан белән башта – наместниклар, 1550 еллар ахырыннан Мәскәү билгеләгән воеводалар идарә итә (Воевода идарәсе). Җирле үзидарә эшчәнлегенең башында Казан сарай идарәханәсе тора. Воеводалар резиденциясе Кремльдәге «Патша йорты»н били. Монда шулай ук хакимият учреждениеләре, азык-төлек, корал складлары, берничә чиркәү, руханилар һәм Казан гарнизоны йомышлы хезмәтчеләре йортлары урнаша. Йомышлылардан тыш, беренче булып, монда башка җирләрдән (1565–1568 елгы теркәү кенәгәсе буенча Рус дәүләтенең 40 тан артык төбәгеннән) күчерелгән руслар: һөнәрчеләр, осталар, сатучылар, ямчылар һ.б. посад һәм шәһәр яны бистәләренә килеп төпләнәләр.
Татарларга яшәү урыны Казанның читендә, Кабан күле һәм Болак тирәсендә билгеләнә, монда үзенчәлекле бер бистә барлыкка килә (Иске Татар бистәсе).
1560 елларда шәһәрнең мәйданы 110 га га якын, 7 урам, 130 дан артык тыкрык була. 1556 елда Кремльнең таш диварларын һәм манарасын төзи башлыйлар – элеккеге Хан кальгасының агач ныгытмалары таш диварлар белән алмаштырыла.
1550 еллардан Казан Рус дәүләтенең көнчыгыш өлешендә православие динен тарату үзәгенә әверелә. 1555 елда монда Казан епархиясе оештырыла; Елантау (1553, Успение ирләр монастыре), Спас-Преображение (1556), Казан Богородица хатын-кызлар монастырьларына (1591 ел тирәсе) нигез салына. 1579 елда Казанда могҗизалы Казан Мәрьям Ана иконасы табыла, соңрак ул гомумроссия православие чиркәвенең иң абруйлы иконаларыннан берсенә әйләнә. XVI йөз ахырында шәһәрдә 20 дән артык чиркәү исәпләнә. Казан архиерей йортының һәм монастырьларның Казан тирәсендә, Идел, Кама буенда бик зур биләмәләре була.
«Болгавыр заман» чорында шәһәр В.И.Шуйский хөкүмәтенең терәге була, Казан воеводалары баш күтәрүчеләргә каршы җәзалау экспедицияләре оештыра. 1611–1612 елларда Казанның гамәлдәге идарәчесе дьяк Н.М.Шульгин төбәкне Мәскәүдән аеру һәм мөстәкыйль Казан дәүләте төзү нияте турында чыгыш ясый.
XVII йөздә, Болак тамагын шәһәр чикләренә кертү исәбенә, Казан төньяк-көнбатышка таба киңәя. 1646 елгы халык санын исәпкә алу кенәгәсендә түбәндәге бистәләр теркәлә: Әрмән, Богоявление, Болдырь, Гаврилов, Засыпкин, Мокрый, Татар, Фёдор, Ямчылар бистәләре һәм Пләтән авылы. Шәһәрдә 1652 хуҗалык, 5432 ир-ат исәпләнә. 1654–1656 елларда Казанда үләт эпидемиясеннән күп йөзләгән кешеләр үлә. Шушы чорда шәһәрдән китүчеләр Кизик бистәсен һәм Кәҗә бистәсен төзи.
XVII йөздә Казанда күп кенә хәрби көчләр туплана. 1661–1663 елларда шәһәр гарнизонында 287 дворян, 2389 укчы, 43 тупчы, 799 йомышлы татар һәм морза, 337 яңа чукындырылганнар һәм 168 әҗнәби исәпләнә. Казан йомышлыларын берничә тапкыр халык кузгалышларын (Җангали хәрәкәте, Крәстияннәр кузгалышы, 1670–1671) бастыру өчен файдаланалар.
1708 елдан Казан – зур Казан губернасы (1781–1796 елларда – наместниклык) үзәге, генерал-губернатор резиденциясе.
Казанның беренче губернаторлары – Россиянең атаклы дәүләт эшлеклеләре П.М.Апраксин һәм А.П.Волынский.
1722 елда Иранга яу чорында шәһәрдә Петр I була. Ул идарә иткән заманда Казан Россия империясенең мөһим административ һәм сәнәгый үзәгенә әверелә. Монда 1712 елда казна күн заводы (Помпа каеш-күннәре заводы), 1714 елда Казан постау мануфактурасы, 1718 елда агач әзерләү һәм Азов, Балтыйк, Каспий флотлары өчен корабльләр һәм суднолар төзү белән шөгыльләнүче Казан адмиралтействосы оештырыла.
Бу предприятиеләр янәшәсендә бистәләр калкып чыга (Постаучылар бистәсе, Адмиралтейство бистәсе), аларда төрле һөнәр ияләре, адмиралтейство хезмәткәрләре, солдатлар, матрослар, писарьлар һ.б. яши. Хезмәт шартларының авыр булуы еш кына эшчеләр чуалышларына китерә (Казан постаучылары чуалышлары).
XVIII йөздә шәһәр Казансу елгасыннан көнбатыш һәм төньякка таба зурая башлый, хәзерге Киров районы территоиясе үзләштерелә. Казан чикләренә көнбатышта Мокрый бистәсе һәм Ямчылар бистәсе, көнчыгышта Федор һәм Подлужный бистәләре керә.
XVIII йөзнең беренче яртысында Казанда шәһәр җәмәгатьчелек үзидарәсенә нигез салына, магистрат (1718), ратуша (1728) төзелә.
1740–1750 елларда Казан архиепискобы Лука (Конашевич) җитәкчелегендә Казан һәм Казан губернасында рус булмаган халыкларны көчләп христианлаштыру, мәҗбүри рәвештә башка җирләргә күчереп утырту, мәчетләрне җимерү эшләре алып барыла (Яңа чукындырылганнар конторасы). 1749 елгы янгыннан соң Иске Татар бистәсе халкы да шундый күченүгә дучар ителә, аның территориясенең бер өлешендә Яңа Чукындырылганнар бистәсе барлыкка килә. Куылган татарлар Поповка авылының сазлыклы җирләрендә Яңа Татар бистәсен төзи.
Шәһәр тарихының мөһим этабы Екатерина II исеме белән бәйле. 1767 елда Казанга килгәч, ул болай дип язып калдыра: «Бу шәһәр, һичшиксез, Россиядә Мәскәүдән кала икенче шәһәр … Казанның бөек дәүләт башкаласы икәнлеге бөтен нәрсәдә чагыла». Мөселман руханилары делегациясен кабул итеп, ул 2 мәчет төзергә рөхсәт бирә. Екатерина II үзе Идел буйлап сәяхәт кылган «Тверь» хәрби көймәсен шәһәргә бүләк итеп калдыра.
1781 елның 18 октябрендә Екатерина II Казан шәһәрнең гербын раслый: «Алтын Казан таҗын кигән кара елан, канатлары кызыл, кыры ак төстә». Шул ук елны Казанда Татар ратушасы (Казан шәһәре татар бистәләре ратушасы) булдырыла, соңрак, 1785 елгы «Шәһәрләр грамотасы»на нигезләнеп, шәһәр башлыгы җитәкчелегендә 6 гласныйдан торган шәһәр думасы оештырыла.
XVIII йөзнең икенче яртысында Казан Россия империясенең иң эре эчке һәм тышкы сәүдә үзәкләренең берсенә әйләнә, Себер, Казакъстан, Урта Азия ханлыклары, Иран, Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләрендә төп рольне уйный. Шәһәр икътисадының төп тармагы булып икмәк сату тора, ул Казаннан югары Идел буе шәһәрләренә, Санкт-Петербургка җибәрелә. Читкә шулай ук корабльләр ясауга яраклы агач материаллары, бал, балавыз, терлек мае, постау, киндер, комач, юфть һ.б. күн әйберләр чыгарыла.
Петр I һәм Иоанн Алексеевич патшаларның 1685 ел 17 ноябрь Фәрманы (1698 һәм 1763 елларда кабат раслана) нигезендә, төрле ташламалардан файдаланып, Казан бистәләренең йомышлы татарлары сәүдә эшчәнлеген киң җәелдерәләр. Тышкы сәүдәдә Көнчыгыш илләре белән тыгыз икътисади элемтәдә торучы сәүдәгәрләр Апанаевлар, Әпсәләмовлар, Даутовлар, Мәмәтовлар, Шаһморатовлар, Юнысовлар һ.б. мөһим роль уйный.
1797 елгы мәгълүматларга караганда, шәһәрдә 676 рус һәм 595 татар сәүдәгәре була. Төп сәүдә үзәге булып 776 таш һәм агач кибетләре булган Гостиный двор санала. Зур ярминкәләр үткәрелә, даими базарлар эшли (Печән базары).
1774 елның июлендә Казан Крәстияннәр кузгалышының (1773–1775) үзәгендә кала, һәм аны (Кремльдән башка) Е.И.Пугачёв гаскәрләре яулап ала (Казан өчен сугыш, 1774). Шәһәр икътисады һәм инфраструктурасына зур зыян килә: янгын 2200 ләп йортны, 28 чиркәү, бөтен кибетләре белән Гостиный дворны, 10 нан артык заводны юк итә. Бу Казанның күп кенә биналарын таштан төзи башлауга этәргеч бирә.
XVIII йөз ахырында Казан зур Европа-Азия шәһәре буларак билгеле, анда 30 меңләп кеше һәм 150 дән артык предприятие исәпләнә. 1788 елда казна дары заводы эшли башлый, аның янында Дары заводы бистәсе калкып чыга.
XIX йөзнең беренче яртысында Казан тагын да зурая, халкы да арта (1830 елда – 43,9 мең, 1839 да – 51,6 мең, 1859 да – 60,6 мең кеше) һәм мәйданы да киңәя (Адмиралтейство, Кизик, Ягодный бистәләре шәһәр составына керә, халык Арча кырына төпләнә башлый).
Казанда тире эшкәртү, сабын-шәм кайнату, киҗе-мамык тукыма тукуда капиталистик җитештерү төре зур үсеш ала, һәм монда татар эшмәкәрләренең роле зур була. Шуның белән бергә крепостной хезмәткә корылган мануфактуралар (Казан постау мануфактурасы, Адмиралтейство) таркала.
Кама (1817) һәм Иделдә (1820) пароходлар йөри башлау Казанның транзит сәүдә үзәге буларак дәрәҗәсен күтәрә. 1850 елларда шәһәрдә буксир һәм пассажирлар суднолары төзү һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче берничә сәүдә ширкәте була.
Кредит учреждениеләре һәм банкларның ачылуы сәүдә үсешенә этәргеч бирә. 1848 елда шәһәр җәмәгать банкы ачыла, 1853 елдан саклау кассалары эшли башлый.
Шәһәр халкы сәүдәгәрләр, мещан, һөнәрче, крәстиян, руханилар, хәрби һәм разночинецлардан гыйбарәт була. Казанны Россиянең башка губерна үзәкләреннән аерып торган һәм аны Мәскәү, Санкт-Петербург белән үзара якынайткан үзенчәлеге – дворяннарның җәмгыятьтә мөһим урын тотуы (1858 елгы мәгълүматларга караганда, 3 меңнән артык дворян яки барлык халыкның 5% ка якыны). Губернаторлар, канцелярия һәм башка губерна дәүләт учреждениеләре башлыклары, шәһәр полициясе, хәрби гарнизон, шәһәр думасының югары дәрәҗәле шәхесләре, өстен хокуклы уку йортлары җитәкчеләре һ.б. дворяннар арасыннан сайлап алына. Дворян аксөякләр Казанның иң төзек, матур өлешендә – Воскресенский (хәзерге Кремль), Грузинский (Карл Маркс), Зур Лядской (Горький) урамнарында зиннәтле йортларда яшиләр.
Ватан сугышы (1812) чорында шәһәргә качаклар күп килә, Сенатның Мәскәүдән күчерелгән департаментлары һ.б. учреждениеләр монда урнаша. Казанда хәрәкәттәге армия ихтыяҗлары өчен акча җыю оештырыла. Казан ополчениесе (5 меңгә якын кеше) Россия территоориясендәге сугыш хәрәкәтләрендә, рус армиясенең чит илләргә яуларында (аеруча 1813 елда Дрезден шәһәрен алганда батырлык күрсәтә) актив катнаша. 1812–1815 елларда Кремльдәге корал склады янында туп заводы эшли, монда ватык коралларны төзәтәләр һәм яңасын коялар, лафетлар, дары әрҗәләре ясыйлар.
1860–1870 еллардагы буржуаз реформалар белән бәйле рәвештә, Казанның административ роле дә үсә. Ул үз губернасы мәйданыннан шактый зуррак булган округларның башында тора. ХХ йөз башында Казан хәрби округына – 10 губерна һәм 2 өлкә, су юллары округына – 11, уку округына – 6, почта-телеграфка – 2, мәхкәмә округына 7 губерна керә. Шәһәрдә дәүләт учреждениеләрендә эшләгән 1700 чиновник һәм хезмәткәр, хәрби идарәдәге 700 дән артык генерал, өлкән штаб офицерлары һәм чиновниклар, Казан уку-укыту округының 800 дән артык укытучысы һәм педагогы яши.
Реформалардан соңгы чорда шәһәр идарәсе органнарының яңа структурасы формалаша. 1864 елда губерна, өяз земство җыены һәм управасы барлыкка килә. 1870 елда яңа мәхкәмә учреждениеләре: мәхкәмә палатасы, округ мәхкәмәсе, җәмәгать мәхкәмәсе бүлеге ачыла. «Шәһәр кануннары» на нигезләнеп, 1870 елда Казан шәһәр думасына сайлаулар була, думага 72 гласный, шул исәптән 8 татар керә (1908 елда 56 гласныйның 15 е татар). Шәһәрнең эчке эшләрен милек цензы нигезендә сайланылган Казан шәһәр управасы алып бара.
1870–1890 елларда Казанда эшкәртү сәнәгатенең төп тармакларында завод-фабрика җитештерүенә күчү төгәлләнә. 1879 елда шәһәрдә – 69, 1884 елда – 91, 1890 елда – 84, 1903 елда 81 шундый предприятие исәпләнә. Тора-бара шәһәрнең сәнәгый йөзен билгеләүче берничә эре завод һәм фабрика барлыкка килә: Алафузовларның завод-фабрикалар һәм җитештерү-сәүдә ширкәте, бертуган Крестовниковларның шәм-стеарин, сабын кайнату, глицерин җитештерү химия заводы, Казан дары заводы, сәүдәгәр А.Н.Свешниковның механика заводы («Урак һәм Чүкеч»). Сәнәгать җитештерүенең берничә төп тармагы булдырыла: текстиль, химия, азык-төлек, терлекчелек продуктларын һәм минераль чимал эшкәртү, полиграфия. Завод-фабрикаларда эшчеләр саны 1879 елда 4081 кеше булса, 1903 елда 8436 кеше исәпләнә. Моннан тыш меңнәрчә эшчеләр һөнәрчелек һәм вак товар җитештерү белән шөгыльләнә.
XIX йөз ахырында сәнәгатьтә эшләүче Казан халкының 77,8% – руслар, 22%ы татарлар була. Шәһәрнең сәнәгый үсешендә төп рольне рус буржуазиясе (эшмәкәрләр И.И.Алафузов, Крестовниковлар, А.Н.Свешников һ.б.) уйный. Шул ук вакытта татар милли буржуазиясе дә формалаша һәм ныгый (Арслановлар, Борнаевлар, Галикәевләр, Сәйдәшевләр, Субаевлар, Үтәмишевләр, Юнысовлар һ.б.). Татар капиталы Урал буена, Казакъстан, Урта Азия, Себергә үтеп керә һәм анда рус капиталы белән уңышлы көндәшлек итә.
1866 елда Казанда сәүдәгәрләр җыены ачыла. 1868 елда Казан сәүдә биржасы оештырыла. Реформалардан соңгы чорда сәүдә әйләнеше даими үсә: 1861 елда аның 5,3 күләме млн сум булса, 1893 елда 60 млн сумга җитә. 1897 елда Казан пристанена 23,5 млн пот йөк килә, ә аннан 10,5 млн поттан артык төрле йөк озатыла (1908 елда 48 млн пот йөк килә, һәм 14 млн пот йөк озатыла). Монда Идел, Кама, Агыйдел һәм Вятка елгаларында эш йөртүче барлык пароходчылык җәмгыятьләренең дебаркадерлары була («Кавказ вә Меркурий», «Самолет»). 1910 елда Казан пристаненда йөкләр ташу күләменең күрсәткече 160 млн сумга җитә.
Сәүдә үсешендә 1893 елда ачылган Мәскәү – Казан тимер юлы зур әһәмияткә ия. 1907 елда Казан тимер юл станциясе аша – 10 млн сумнан артык, грунт юллардан 52 млн сумнан артык күләмдә товар уза. Шәһәр Россиянең Европа өлешенең Себер, Урта Азия һәм илнең башка төбәкләре белән сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрендә төп транзит пункты була. Казаннан товарлар Түбән Новгород, Ирбет, Сембер ярминкәләренә, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә җибәрелә; шәһәр Кытай, Иран, Хива, Бохара белән сәүдә итә. Казанга агач материаллары, икмәк, нефть, йон, күн эшкәртү сәнәгате өчен чимал килә. Казан заводлары ел саен 1 млн поттан артык шәм җитештерә, ул, башлыча, Россиядә һәм аннан читтә сатыла.
Казанның сәүдә үзәгенә әверелүе ислам динен тотучы төрки халыклар өчен әһәмиятле була. Моннан төрле җирләргә татар, гарәп, казакъ һ. б. телләрдәге дини һәм дөньяви эчтәлекле китаплар, кирәк-яраклар: баш һәм аяк киемнәре, сабын, Азия бизәнү әйберләре һ.б. тарала.
ХХ йөз башында Казанда шәһәр җәмәгать һәм сәүдәгәрләр банклары; Дәүләт, Идел-Кама, Петербург халыкара, Рус-Азия, Дон банклары һәм Үзара кредит җәмгыяте бүлекчәләре; берничә банкирның шәхси конторасы эшли. Бу учреждениеләр губерна үзәгендә сәүдә һәм сәнәгатьнең актив үсүенә булышлык итә. 1900 елда монда 60 млн сумлык акча әйләнешле 8 меңгә якын сәүдә учреждениесе була.
1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Казанның 130 мең кешелек халкының 86,6 мең халкы (66,6%) сәүдә-сәнәгать өлкәсендә фабрика, завод, сәүдә фирмалары һәм йортларында эшли.
XIX йөздә шәһәр йөзе шактый үзгәрә. 1850 елларга Казан тулысынча даими төгәл планлы һәм функциональ структуралы бердәм шәһәр комплексы булып формалаша. Казанның дворяннар, сәүдәгәрләр районнары, татар бистәләре, шәһәр читендәге эшчеләр районнары шәһәрнең архитектура үзенчәлекләрен формалаштыра, 1890 елларда шәһәрдә 237 урам һәм тыкрык, 5 меңгә якын торак йорт исәпләнә.
1829 елдан Казан урамнарын һәм мәйданнарын таш белән түшәүгә керешәләр. 1840 елда урамнар даими яктыртыла башлый, 1860 еллар башында фонарьлардагы киндер мае керосин белән алмаштырыла. 1872 елда – газ, 1896 елда электр белән яктырту кертелә («Газ һәм электр»). 1842–1849 елларда шәһәрне Адмиралтейство бистәсе белән тоташтыручы дамба төзелә. 1874 елда суүткәргеч кертелә.
1875 елдан шәһәрдә атлы тимер юл эшли («конка»), 1899 елда беренче электр трамвае йөри башлый («Казанда Бельгиянең атлы тимер юллар аноним җәмгыяте»). 1910 еллар уртасында шәһәрдә трамвай 5 юнәлештә – Идел-Проломный (Проломный – хәзерге Бауман урамы), Воскресенский, Грузинский, Екатерининский (Тукай), Боҗра юнәлешләрендә йөри. Шул ук вакытта извозчиклык та зур роль уйный. 1910 елда Казанда җәен — 597, кышын эшләүче 1302 извозчик теркәлә. Бәйрәм көннәрендә извозчикларга көндәшләр – шәһәр тормышын үзенчәлекле күренеш белән баетучы «барабыз»лар чыга.
Казанда су транспорты да була, 1868 елдан Кабан күлендә пароходлар даими йөри башлый, алар җәй көне шәһәр халкын «дача»ларга һ.б. ял итү урыннарына ташый.
1904 елда шәһәрдә 9 җәмәгать бакчасы һәм бульвар исәпләнә. Казанлыларның иң яраткан ял итү урыннары – Державин, Лядской, Панаев, «Рус Швейцариясе», «Немец Швейцариясе», Черек Күл, Эрмитаж бакчалары һ.б. киң таныла.
Элемтә чараларында сизелерлек үсеш күзәтелә. 1859 елның декабрендә 1 нче телеграф станциясе файдалануга тапшырыла, 1868 елда Казан – Мәскәү линиясе эшли башлый. 1866 елда шәһәр почтасына нигез салына. 1881 елда беренче телефон линиясе сафка баса, ул Кремльдәге Казан юнкерлар пехота училищесен Воскресенский урамындагы (хәзерге Кремль урамы, 6) офицерлар җыены бинасы белән тоташтыра. 1888 елда шәһәр телефон станциясе ачыла, ул 70 ләп абонентка хезмәт күрсәтә (1897 елда 337 гә җитә, 1908 елда 1 меңнән арта). 1911 елда шәһәр урамнарында таксофоннар куела башлый.
Шулай да ХХ йөз башына кадәр Казанның, башлыча, таза тормышлы халык яшәгән үзәк өлеше генә төзекләндерелә. 1913 елда шәһәр читендәге урамнарның күпчелеге таш белән түшәлмәгән була, яктыртылмый, суүткәргеч халык ихтыяҗларының 15% ын гына канәгатьләндерә, канализация булмый.
XIX–XX йөзләрдә Казанның эре дини үзәк буларак әһәмияте саклана. Архитектура үзенчәлекләренә ия төрле дини корылмалары шәһәргә үзгә төс бирә. 1913 елда Казанда 67 православие, 16 мөселман һ.б. диннәр гыйбадәтханәләре (барлыгы 91), 30 дан артык кәшәнә була.
1860 елларда Казан Россиянең иҗтимагый-сәяси хәрәкәт үзәкләренең берсенә әверелә. 1861 елның 16 апрелендә монда Рус Бизнәсе авылы крәстияннәре кузгалышы корбаннарын искә алу мәрасиме уздырыла (Куртина чиркәвендәге панихида), анда Казан университеты профессоры А.П.Щапов хөкүмәткә каршы нотык сөйли.
1863 елда крәстияннәрнең баш күтәрүләрен оештыру омтылышы була («Казан фетнәсе»). 1860 елларда шәһәрдә «Земля и воля» яшерен оешмасы бүлекчәсе эшли. 1870–1880 елларда народниклар түгәрәкләре барлыкка килә (Народниклык, Овчинников түгәрәге).
Казан Россиядә марксизм идеяләрен таратуда мөһим роль уйный (Федосеев түгәрәкләре). 1890 елларда монда марксизм тәгълиматын таратучы түгәрәкләр була; аларны К.К.Газенбуш (Газенбуш төркеме), А.М.Стопани, Н.Э.Бауман, Н.А.Семашко, Е.Табейкин оештыра. В.И.Ленин, С.М.Киров, В.М.Молотовның сәяси эшчәнлеге Казан белән бәйле. 1903 елда шәһәрдә РСДРП комитеты оештырыла, аның башында – В.В.Адоратский, Я.М.Свердлов, әгъзалары булып И.А.Саммер, Х.М.Ямашев, В.А.Тихомирнов һ.б. тора.
Казанда 1905 елның 16–17 октябрендә эшчеләр һәм студентлар отрядлары полиция һәм казаклар белән урам сугышлары алып бара. 19–20 октябрьдә шәһәр эшчеләр кулына күчә (Казан шәһәр коммунасы).
1905–1907 еллар революциясе милли мәдәният һәм татар халкының үзаңы үсешенә, милләтләрнең тигез хокуклылыгы һәм иреккә хокукы өчен көрәшкә көчле этәргеч бирә. Беренче гомуммөселман «Иттифакъ әл-мөслимин» сәяси партиясе программасының нигезендә шушы таләпләр ята. 1906 елда Казанда беренче татар китапханәсе ачыла, халык алдында татарча беренче спектакль куела, татар газеталары һәм журналлары нәшер ителә башлый.
Беренче бөтендөнья сугышы чорында шәһәр предприятиеләренең күбесе хәрби заказлар үти. Хәрби киемнәр тегүче Алафузовлар, А.Д.Шабанов фабрикаларында, «Кавказ вә Меркурий» җәмгыятенең суднолар төзү һәм А.М.Провоторовның механика заводында җитештерү шактый арта. Шул ук вакытта халык товарларын эшләп чыгаручы кайбер предприятиеләр җитештерүне киметә, хәтта арада ябылучылар да була. Хатын-кызлар һәм балалар хезмәтен файдалану зур үсеш ала.
1917 елгы Февраль революциясенең беренче көннәрендә үк (2 март) Казанда Эшче һәм солдат депутатларының шәһәр советы оештырыла. Губерна хакимияте бетерелә, аның вәкаләтләре Вакытлы хөкүмәтнең Казан губерна комиссарына һәм Казан шәһәр думасына тапшырыла.
1917 елның март – апрелендә оешкан төстә «Мөселманнар комитеты», Бөтенроссия мөселманнары Хәрби Шурасы (Хәрби Шура) һәм Бөтенроссия мөселманнары Милли Шурасының (Милли Шура) Казан бүлекчәләре рәсмиләштерелә; РСДРП(б) ның Казан комитеты яңадан торгызыла, ул «Рабочий» газетасын чыгара башлый.
1917 елның июнендә Казанда Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең беренче корылтае, Бөтенроссия мөселманнары руханилары корылтае уздырыла (кара: Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары), аларның берләштерелгән утырышында Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Милли-мәдәни мохтарияты игълан ителә һәм Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарият нигезләрен эшләү комиссиясе оештырыла. 1917 елның 24–26 октябрендә, кораллы баш күтәрелеш барышында, шәһәрдә хакимият Эшче һәм солдат депутатларының Казан советы кулына күчә, һәм ул 1918 елның февралендә Казан совет эшче-крәстиян республикасын төзү инициативасы белән чыга.
Казан советы һәм хәрби подразделениеләр көче белән 1918 елның мартында шәһәрдә җитәкчеләре татар-башкорт дәүләтен – Идел-Урал штатын төзүне яклап чыгыш ясаган «Болак арты республикасы» таркатыла.
1918 елның языннан Казан Гражданнар сугышы аренасына әверелә, июньнән анда Көнчыгыш фронтның штабы һәм РВС (Реввоенсовет) урнаша. 1918 елның 6 августында шәһәрне Чех-словак корпусы һәм Учредительләр җыены әгъзалары комитеты (КОМУЧ) частьләре басып ала.
1918 елның 5–10 сентябрендә Бишенче армия, Икенче армия гаскәрләренең Арча төркеме һәм Идел буе хәрби флотилиясе көчләре белән Казанны азат итү операциясе нәтиҗәсендә, Казанда Совет хакимияте урнаша. Чигенгәндә, ак чехлар Дәүләт банкы подвалларында сакланган РСФСРның алтын хәзинәсен шәһәрдән алып китәләр.
1919 елның апрелендә адмирал А.В.Колчак армиясенең һөҗүме вакытында Казанга яңадан басып алыну куркынычы яный, шул сәбәпле, шәһәрне һәм Кама Тамагыннан Зөягә кадәрге яр буйларын саклау өчен, Казан ныгытылган районы оештырыла. Бу чорда Казанның, Кызыл Армия (күбесенчә милли хәрби частьләр) өчен запас гаскәр әзерләүче эре үзәк буларак, әһәмияте тагын да арта. Бирегә Мәскәүдән Үзәк мөселман хәрби коллегиясе күчерелә.
1919 елның сентябреннән шәһәрдә Республиканың запас армиясе урнаша. Ул 1920 еллар ахырына кадәр 450 меңнән артык кешелек өстәмә гаскәр әзерли, фронтка 2 укчы һәм 2 кавалерия дивизиясен, 26 укчы һәм 4 кавалерия бригадасын, 300 дән артык башка подразделениеләрне озата.
1920 елның 27 маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын (ТАССР) төзү турында Декретка кул куела, һәм Казан аның башкаласына әверелә.
Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары чорында шәһәр зур югалтуларга дучар була. Сәнәгать һәм шәһәр хуҗалыгы таркала, бик күп биналар җимерелә, суүткәргечләр эштән чыга, трамвайлар йөрми. Эшләүче предприятиеләр, башлыча, хәрби продукция (артиллерия снарядлары, дары, хәрбиләр өчен өс-баш һәм аяк киемнәре һ.б.) җитештерә. 1921 елдагы сәнәгать җитештерүе 1914 елдагының 29% н гына тәшкил итә. 1917–1920 елларда Казан халкы төрле сәбәпләр аркасында (сугышта югалтулар, эпидемия, миграция һәм эмиграция) 206,6 меңнән 146,5 мең кешегә кала. Ачлык (1921–1922 еллар) шәһәр халкының хәлен чиктән тыш авырайта.
Игълан ителгән Яңа икътисади сәясәт (НЭП) кысаларында хуҗалык җимереклекләрен торгызуда трестлар – хуҗалык исәбендә эшләүче эре предприятиеләр берләшмәләрен төзү зур роль уйный. 1922 ел башында Казанда 10 трест була (Урман, Азык-төлек, Татарстан күн, Электр һ.б. трестлар). Аларның продукциясен сату өчен, төп үзәкләр – синдикатлар оештырыла (Таттор һ.б.), җитештерелгән товарлар ТАССР территориясендәге кибетләр челтәре аша, шулай ук Түбән Новгород ярминкәсендә, Мәскәү һ.б. шәһәрләрдә сатыла. Шәһәрнең урта һәм вак предприятиеләренең шактый өлеше дәүләт оешмаларына һәм кооперативларга, 10% ка якыны аерым шәхесләргә арендага бирелә. Моннан тыш, Казанда 800 дән артык сәүдә һәм вак һөнәрчелек предприятиесе эшли, аларның 80% ы аерым шәхесләр кулында була. Кызу темплар белән предприятиеләрне торгызу һәм реконструкцияләү, яңа сәнәгать объектлары төзү (ТАССРның 3 еллыгы исем. электр станциясе һ.б.) 1927 елның октябренә Казан сәнәгатен сугышка кадәрге дәрәҗәгә җиткерергә мөмкинлек бирә.
1920 елларның беренче яртысында Адмиралтейство, Архангельский, Жировка, Ивановский, Калугина Гора, Аскы Әмәт, Дары заводы, Савиново, Удельный бистәләре һәм берничә поселок шәһәр эченә керә. Шәһәрнең күп кенә мәйданнары һәм урамнары исемнәрен үзгәртә. Аларның исемнәрендә илдәге 1917 елгы Октябрь революциясеннән соңгы үзгәрешләр чагылыш таба (Ирек, Революция, Вахитов мәйданнары; Бауман, Дзержинский, Карл Маркс, Межлаук, Комлев, Ленин урамнары һ.б.).
Административ бүленеш нисбәтендә 1917 елга кадәр Казанда 6 полиция бүлеге була, 4 се – хәзерге Вахитов, 5 нчесе – Пләтән, 6 нчысы Адмиралтейство бистәсе районнары территориясендә урнаша. Полиция бүлекләре участок һәм бүлекчәләргә бүленә. 1918 елдан шәһәрнең административ төзелеше РКП(б)ның территориаль структураларына, ягъни партия райкомына буйсыну принцибында корыла. Аларның саны, исеме, хокуклары үзгәреп тора.
1920 еллар башында Казанда Идел, Шәһәр, Болак аръягы-Пләтән, Кремль, Берләштерелгән бистәләр, Постаучылар бистәсе районнары була. 1925 елның октябрендә Казанда камилләшкән беренче Елга аръягы районы оештырыла, аның белән шул ук исемдәге райсовет идарә итә. 1930 елда, ТАССР районнарга бүленгәнгә кадәр, 1926 елда төзелгән Түбән Шәһәр һәм Югары Шәһәр районнары белән партия райкомнары җитәкчелек итә. 1931 елда Югары Шәһәр – Бауман, Түбән Шәһәр – Сталин, Елга аръягы – Пролетар районнары итеп үзгәртелә.
1934 елда Пролетар районының бер өлешеннән Ленин районы оештырыла. 1935 елда Пролетар районы Киров районы итеп үзгәртелә, Бауман районы составыннан Молотов районы бүленеп чыга. 1942 елның апрелендә, Бауман, Молотов, Сталин районнарын бүлгәләү нәтиҗәсендә, Дзержинский һәм Свердлов районнары төзелә. 1956 ның декабрендә Дзержинский райлны территориясе – Бауман районына, Свердлов һәм Сталин районнары Идел буе районына кушыла. 1957 елның октябреннән Молотов районы Совет районы итеп үзгәртелә.
1973 елның апрелендә Казанда 2 яңа район оештырыла: Мәскәү һәм Вахитов районнары. 1994 елның декабрендә Ленин районы Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарына бүленә, бетерелгән Бауман районы территориясе Вахитов районына кушыла.
Хәзерге вакытта шәһәрдә 7 административ район: Авиатөзелеш, Вахитов, Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе, Совет районнары; 1,6 меңләп урам һәм тыкрык исәпләнә.
1922 елда трамвай хәрәкәте яңадан торгызыла, Дары Заводы һәм Ягодный бистәләре электрлаштырыла. 1924 елдаә Казан–Түбән Новгород–Мәскәү һава юлы, 1926 елда даими автобус хәрәкәте ачыла.
1920 елларда шәһәрдә яңадан милли бәйрәм – Сабан туе үткәрелә башлый (1923 елдан Кабан күле буендагы «Аркадия» бакчасында).
Су басулар (иң көчлесе 1926 елда була) шәһәр хуҗалыгына зур зыян сала. Идел һәм Казансу елгаларында язгы ташулар нәтиҗәсендә суның биеклеге 14,8 м га җитә, Казан түбәнлекләре һәм шәһәр читендәге 157 урамның кайберләре – тулысынча, кайсыларының бер өлеше су астында кала; 700 йорт, транспорт дамбалары, күперләр, кайбер сәнәгать предприятиеләре җимерелә; трамвай линиясенең яртысы диярлек сафтан чыга.
1920 еллар ахыры – 1930 еллар – сәнәгатьнең бик ның үскән чоры (Индустрияләштерү), бу Казанның сәнәгый йөзе үзгәрүгә китерә. Казансу артында, шәһәрнең үзәк өлешеннән төньякка таба илнең төзелеп килүче иң зур кинопленка фабрикасы (Тасма), механика заводы һ.б. тирәсендә яңа сәнәгать районнары калкып чыга. Элеккеге Иске Татар һәм Яңа Татар бистәләре территориясендә киез-киез итек басу фабрикасы (хәзер «Валком»), мех комбинаты («Мелита») биналары төзелә, Крестовниковлар заводы яңартып корыла. 1933 елда ТЭЦ-1 сафка баса, 1936 елда Казан ясалма каучук заводы беренче продукциясен чыгара, 1938 елда ТЭЦ-2 һәм «Искож» заводлары файдалануга тапшырыла, 1941 елда фотожелатин («Полимерфото») заводы эшли башлый.
Сугыш алды бишьеллыгы чорында Казанны төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла, 20 дән артык мәктәп, 10 югары һәм урта уку йорты өчен биналар салына, торак йортлар төзү киң җәелә, коммуналь хезмәт күрсәтүнең бөтен төрләре үсә, транспорт арта. Күп кенә урамнар, тротуарлар, мәйданнар, юллар, яр буйлары асфальт белән түшәлә. Мәдәният-көнкүреш һәм медицина учреждениеләре челтәре киңәя. Шәһәрнең гомуми мәйданы тирә-юньдәге посёлоклар кушылу исәбенә зурая (1933 елда 119,6 км2 булса, 1937 елда 201,2 км2 га җитә). Казанда халык саны да шактый арта (1931 елда – 269 мең, 1939 елда – 398 мең кеше). 1930 еллар ахырында «Зур Казан» генераль планы төзелә, шәһәр төньяк һәм көньяк юнәлештә үсә башлый.
Казан тарихында Бөек Ватан сугышы чоры аеруча мөһим этап булып тора. Шәһәрдә СССРның көнбатыш районнарыннан эвакуацияләнгән дистәләрчә сәнәгать предприятиеләре (С.П.Горбунов исемендәге Мәскәү авиация заводы, 16 нчы Воронеж моторлар төзү заводы, 230 нчы Мәскәү заводы һ.б.) урнаша.
Соңыннан алар җирлегендә күп кенә яңа предприятиеләр оеша: Казан төгәл машиналар төзү заводы, Казан медицина инструментлары заводы, «Электроприбор» һ.б.
Казан сәнәгате хәрби продукция чыгаруга көйләнә. Эвакуацияләнгән Конструкторлык бюроларында атаклы галимнәр һәм конструкторлар: В.П.Глушко, С.П.Королёв, И.В.Курчатов, В.М.Петляков, А.Н.Туполев, С.А.Чаплыгин һ.б. эшли. Казан фронтны пике ясаучы Пе-2, җиңел У-2 (1944 елдан По-2) бомбардировщиклары, авиация моторлары, авиация фотопленкалары, фотокәгазь, оптик приборлар, хирургиядә кулланылучы тегү материалы (кетгут), снарядлар, миналар, гранаталар, парашютлар, армия өчен өс һәм аяк киемнәре, җылы эчке киемнәр, маскировка халатлары, колакчын мех бүрекләр, бияләйләр, унтлар, комбинезоннар, шлемофоннар – барлыгы 600 дән артык исемдәге әйберләр белән тәэмин итә.
Шәһәрдә 45 госпиталь оештырыла, аларда йөзләрчә мең яралы һәм авыру сугышчы дәвалана; 11 донорлык пункты эшли.
Казан дистәләрчә мең эвакуацияләнгән кешене кабул итә: 1941–1942 елларда халык саны 401 меңнән 515 мең кешегә җитә. Эвакуацияләнгән оешмалар арасында Дәүләт банкы, Хәрби һава флоты баш идарәсе, РВ-84 Үзәк радиостанциясе була. Казанда СССР Фәннәр академиясенең Президиумы һәм 33 институты (СССР Фәннәр академиясе оешмаларының Казан төркеме) урнаша, 93 академик һәм мөхбир әгъза (шул исәптән А.И.Абрикосов, С.И.Вавилов, Е.С.Варга, Б.Д.Греков, А.Ф.Иоффе, Е.А.Косминский, Г.М.Кржижановский, С.С.Намёткин, А.Е.Порай-Кошиц, Е.В.Тарле, Е.Н.Чудаков, О.Ю.Шмидт һ.б.), 1650 дән артык фәнни хезмәткәр эшли.
Аларның тырышлыгы белән корабльләрне магнитлы миналардан саклау (А.П.Александров, И.В.Курчатов), Т-34 танклары өчен броня составы (Н.Т.Гудцов, А.М.Бочвар) технологияләре эшләнә, туплардан атканда снарядларның куе булып төшүен һәм очканда тотрыклылыгын саклау мәсьәләләре хәл ителә, илне саклауда әһәмиятле йөзләгән башка фәнни эшләр башкарыла.
Сугыш елларында Казаннан Кызыл Армиягә 135 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә алына. Монда 86 нчы, 18 нче, 334 нче, 146 нчы һәм 120 нче укчы дивизияләр, 91 нче махсус танк бригадасы, махсус инженер-саперлар батальоны, 2 авиация дивизиясе, дистәләгән авиация полкы төзелә. Казанда туып-үскән һәм яшәгән 56 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була (алар арасында – очучы М.П.Девятаев, Минсктагы яшерен оешма герое И.К.Кабушкин, генерал-полковник М.П.Кирпонос, шагыйрь М.Җәлил; очучы Н.Г.Столяровка бу исем ике тапкыр бирелә), 10 меңнән артык кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соңгы ун елда шәһәр аеруча тиз үсә. Меңнәрчә яңа йортлар, сәнәгать һәм мәдәният объектлары, яңа районнар, транспорт магистральләре төзелә. Медицина хезмәте сыйфаты, хезмәт күрсәтү тармагы, сәүдә үсә. Суүткәргеч, канализация челтәрләре, электр белән тәэмин итү, элемтә яхшыра. 1948 елда троллейбус юллары ачыла. 1950–1951 елларда – Болак яр буйлары һәм янәшәдәге урамнар, 1956 елда Кремль һәм Адмиралтейство транспорт дамбалары үзгәртеп корыла, яңа тимер-бетон күперләр төзелә (алар шәһәрнең Ленин һәм Киров районнары белән тоташтыра).
Куйбышев сусаклагычы су белән тутырылгач, Идел суы шәһәр янына ук килеп җитә. Казан «биш диңгез порты»на әйләнә. 1957 елда – елга вокзалы, 1954 елда аэровокзал файдалануга тапшырыла.
Казанның сәнәгать потенциалы кызу темплар белән үсә. Яңа предприятиеләр: электр-механика (1949) һәм металл табак прокатлау (1950) заводлары сафка баса. 1951 елда – компрессорлар (кара: Казан компрессор машиналары төзү заводы), 1952 елда «Теплоконтроль» заводдлары беренче продукцияләрен бирә. Казан комбайннар (1951 елдан вертолетлар һәм аларга моторлар җитештерү заводы), Казан механика (1959 елдан вакуум техникасы чыгара башлый) заводлары профильләрен үзгәртә, продукциянең яңа төрләрен үзләштерә. Чыгарыла торган продукциянең күп кенә төрләре буенча (җылылык үлчәү приборлары, манометрлар, мех әйберләр, канат юллар, медицина җиһазлары, кетгут һ.б.) Казан СССРда алдынгы урыннарны били.
1950 еллар ахырында шәһәр сәнәгать предприятиеләре продукциясе дөньядагы 40 илгә җибәрелә. Бу чорда төзелеш индустриясенең материаль-техник базасы шактый ныгый. 2 нче һәм 3 нче тимер-бетон әйберләр кою, 70 нче эре панельле йортлар төзү заводларын файдалануга тапшырылу белән, Казандагы төзелешләрдә җыелма тимер-бетон конструкцияләр киң кулланылышка керә. Химия сәнәгате предприятиеләре зур үсеш ала. 1963 елда илдә иң зур органик синтез заводы сафка баса («Органик синтез»).
1960 еллар уртасында Казан автоматлаштырылган идарә итү системаларын эшләү һәм производствога кертү буенча төп үзәкләрнең берсенә әйләнә. Машиналар төзелеше, металл эшкәртү, химия, нефть химиясе һәм җиңел сәнәгать зур темплар белән үсә. 1970 еллар ахырына Казанда 150 эре сәнәгать предприятиесе туплана. Монда берничә мең исемдәге машиналар һәм механизмнар җитештерелә (авиалайнерлар, вертолетлар, электрон-хисаплау машиналары, аеруча төгәл станоклар, язу җайланмалары, автоматлаштыру приборлары һәм чаралары, вакуум насослары һәм агрегатлары, компрессорлар, суыткыч җайланмалар, җылылык үлчәү приборлары, полиэтилен, фенол, ацетон, кинофото тасмалары, хирургия инструментлары һ.б.).
Сәнәгать, транспорт, төзелеш үсеше халык санының, беренче чиратта, эшче халыкның артуына китерә. 1960 елда Казанда 692,7 мең кеше яши, сәнәгать предприятиеләрендә 150 меңгә якын кеше эшли. Халык, башлыча, республика эчендәге авыл (күбесенчә татар) районнарыннан күчеп килүчеләр исәбенә арта.
1957 елдан шәһәрдә микрорайоннар – 6 меңнән 12 меңгә кадәрле кешесе булган эре торак массивлар төзелә башлый. 1960–1970 елларда корылган микрорайоннар шәһәрнең йөзен шактый үзгәртә. Ленин, Мәскәү, Киров, Идел буе районнарында гаять зур торак комплекслары төзелә. 1980 елга Казанның торак фонды 1913 ел белән чагыштырганда 8 тапкырга арта, мәйданы 29 кв.км дан 300 кв.км га җитә. Торак йортлар төзү белән беррәттән, планлы рәвештә мәктәпләр, хастаханәләр, мәдәният объектларын, спорт корылмаларын төзү бара.
1955 елда Киров районы торак кварталларыннан шәһәргә газ кертелә башлый. Трамвай һәм троллейбус маршрутлары озыная, шәһәр пассажир транспорты паркы камилләшә. Транспорт белән йөк ташуны яхшыртуда 3 нче транспорт дамбасы һәм Казансу аша күпер (1976) салу һәм файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә, Мәскәү һәм Совет сәнәгать районнарын бәйләүче иң кыска юл барлыкка килә. 1979 елда «Казан-2» халыкара аэропортының беренче бинасы ачылу мөһим вакыйгага әверелә.
Шәһәр яны зонасы да үзгәрә, халыкка ял итү өчен уңай йортлар салына. 1970 еллар ахырында 200 ләп предприятие һәм оешманың Юдино, Васильево, Боровое Матюшино һ.б. поселоклар тирәсендәге урман массивлары янында һәм Идел, Казансу яр буйларында ял базалары була.
1979 елның октябрендә Казанда халык саны 1 млн кешедән артып китә. 1980 елда шәһәрдә 13 югары уку йорты, 139 мәктәп, 54 мәдәният сарае һ.б. клуб учреждениеләре, 136 китапханә, 104 стационар кино җайланмасы исәпләнә. 50 дән артык фәнни-тикшеренү институты һәм конструкторлык бюросы тикшеренүләр алып бара.
1984 елның 14 маенда шәһәр Ленин ордены белән бүләкләнә.
1990 елның 30 августыннан Казан – Татарстан Совет Социалистик Республикасы, 1992 елның 7 февраленнән Татарстан Республикасы башкаласы.
1999 елның 1 сентябрендә РФ һәм Татарстан Республикасы президентлары «Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү турында»гы Фәрманга кул куя. Бәйрәмгә әзерләнү барышында, Казанның тарихи үзәк өлеше капиталь рәвештә реконструкцияләнә, дистәләгән зур җәмәгать биналары, шәһәр инфраструктурасы объектлары реставрацияләнә, шулай ук метроның беренче чираты төзелә. Шәһәр үзәгенең йөзе тамырдан үзгәрә, халыкка транспорт һәм социаль хезмәт күрсәтү яхшыра.
2000 елның ноябрендә Казан кремле ЮНЕСКО бөтендөнья мирас ядкәрләре исемлегенә кертелә.
2005 елда юбилейны бәйрәм итү халыкара масштаблы вакыйгага әверелә, киң халыкара яңгыраш ала. Юбилей тантаналары кысаларында Казанда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре дәүләт башлыклары советы саммиты (26–27 август) уздырыла. РФнең 81 субъекты башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашында, РФ Дәүләт Советы утырышы уза. Шәһәр РФнең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 20 меңнән артык рәсми кешене һәм кунакны кабул итә. Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен дистәләгән массакүләм мәдәният, спорт һ.б. бәйрәм чаралары оештырыла. Тантана барышын 1100 дән артык федераль басманың журналистлары, телевидение, радио каналлары һәм агентлыклары, шулай ук АКШ, Бөекбритания, ГФР, Франция, Чехия, Дания, Польша, Төркия, Япония һәм дөньяның башка илләрендәге массакүләм мәгълүмат чаралары яктырта (Казанның меңьеллыгы).
Күп кенә күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәрнең тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге Казан белән бәйле. Алар арасында А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар, Ф.Әмирхан, В.М.Бехтерев, А.М.Бутлеров, А.В.Вишневский, Е.К.Завойский, Н.Н.Зинин, Г.Исхакый, Г.Х Камай, Н.И.Лобачевский, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Тукай, С.Х. һәм И.И.Хәлфиннәр һ.б. бар.
Казан университетында С.Т.Аксаков, П.И.Мельников (А.Печерский), Л.Н.Толстой, В.И.Ленин, В.Хлебников, А.И.Рыков, М.Җәлил һ.б. укый.
1833 елда Казанга, «Пугачев фетнәсе» турында мәгълүмат туплау өчен, А.С.Пушкин килә. Шәһәрдә А.Олеарий, А.Н.Радищев, Т.Г.Шевченко, А.И.Герцен, А.Гастгаузен, А.Гумбольдт, А.Дюма-ата һ.б. була.
Казанда шагыйрьләр Г.Р.Державин, Н.А.Заболоцкий, атаклы җырчы Ф.И.Шаляпин һ.б. туган.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.