Шәһәр төньяктан көньякка таба – 29 км га, көнбатыштан көнчыгышка таба 31 км га сузылган. Куйбышев сусаклагычы култыгы – Казансу елгасының түбәнге агымы Казанны 2 гә бүлә: зуррак өлешен тәшкил иткән көньяк-көнчыгыш сулъяк ярга һәм төньяк-көнбатыш уңъяк ярга.

Геологик төзелеше

Геологик планда шәһәрнең территориясе дүртенчел чорга (1,5 млн еллар элек) караган Идел һәм Казансу елгалары китерелмәләреннән ясалган 5 төрле биеклектәге һәм төрле чордагы террасаларны били.

Сусаклагыч яры буенча полоса булып (1,5–4 км) шәһәрнең түбәнге өлеше (тимер юл вокзалы районы, Болак каналы, Кабан күле һ.б.) урнашкан ике түбән терраса зонасы (сусаклагычтан 7–10 м биеклектә) сузыла. Бу зона югары террасалардан 25–30 м лы киртләч белән бүленә, һәм ул Юдино поселогыннан төньяктарак Казан Кремлен әйләнеп уза, Бауман һәм Кремль урамнары арасында, Петербург урамы буйлап көньякка – Мирный поселогына кадәр сузыла.

Өч югары терраса зонасы (сусаклагыч тигезлегеннән 30–60 м биеклектә, киңлеге 5–6 км га кадәр), түбәнге террасалар полосасы кебек, Казан үзәнлеге белән бүленә.

Югары террасалар дүртенчел чорның башында һәм уртасында балчыксыл туфрактан һәм комнан оешкан. Шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә югары террасалар комында «Аккош күле» урман паркы урнашкан. Кремль һәм Кремль урамы тирәсендә Казан ярусы известьташлары җыерчыкланып торалар, һәм алар өске катлауга якын урнашкан җир асты тау сырты хасил итәләр.

Шәһәрнең төньяк-көнчыгышында, Казансуның сул кушылдыклары Нокса һәм Киндерле елгалары бассейннарында, Югары Пермь токымнары өскә чыга һәм Идел, Казансу үзәннәренең төп сул сөзәклекләрен ясый. Казан ярусының сульфат-карбонатлы токымнары эрү процессы күзәтелгән карст күренешләре белән бәйле, шул сәбәпле, Казанның төрле районнарында упкынлы бүрәнкәләр, казанлыклар, карст күлләре барлыкка килгән.

Су ресурслары

Җир өсте сулары – Куйбышев сусаклагычы, Казансу елгасы, аның кушылдыклары (Нокса, Киндерле, Коры Елга, Солонка), күлләр, шул исәптән түбән терраса буйлап шәһәрнең үзәк өлешенә кадәр сузылган Кабан күлләре системасы (Бирге Кабан, Аргы Кабан (Урта Кабан), Югары Кабан) керә.

Казанның көнбатыш өлешендә карстлы Тирән күл һәм дюна арасы күлләр системасы – Аккош күлләре бар. Шәһәрнең төньяк читендә уникаль табигатьле тозлырак сулы Олы Зәңгәр күл һәм Казансу елгасына кушыла торган Кече Зәңгәр күлләр урнашкан.

Шәһәр эчендә, табигый сулыклардан тыш, элеккеге сазлыклар урынында ясалма күлләр булдырылган (Яңа Савин районы).