- РУС
- ТАТ
Казан территориясендә иң борынгы сәнгать ядкәрләре X–XII йөзләргә караган әвәләп һәм балчыктан ясалган болгар керәч көнкүреш әйберләре, бронза һәм бакыр бизәнү әйберләреннән торган археологик табылдыклар буларак билгеле (Болгар сәнгате). Аргы (Урта) Кабан күле буенда Казан аксөякләренең элеккеге зираты табылган җирдә XIII йөз кабер ташларындагы каллиграфия һәм ташка уеп бизәк төшерүнең уникаль үрнәкләре сакланган.
Татар гамәли бизәлеш һәм монументаль бизәлеш сәнгатенең, нәфис һөнәрчелекнең чәчәк атуы Казан ханлыгы чорына туры килә. Рус елъязмаларыннан, Казан Кремлендәге табылдыклардан һәм Мәскәү Кремленең Кораллар палатасы, Мәскәүдәге Дәүләт тарих музее, Татарстан Республикасы Милли музее тупланмаларында сакланучы XV–XVI йөз истәлекләреннән күренгәнчә, башкалада сәнгатьнең ташка һәм гипска уеп бизәк төшерү, чирәп белән бизәлгән кирпеч, металл, күнгә бизәк төшерү, укалап чигү, зәркәнчелек кебек төрләре зур үсеш ала.
Каллиграфия сәнгате Казан ханнары Ибраһим һәм Сәхибгәрәй (Сәхибгәрәй хан ярлыгы) ярлыкларында һәм кабер ташларындагы эпиграфик язмаларда чагыла.
XVI йөз уртасында, Казанны рус гаскәрләре басып алу белән, татар сәнгате үсеше туктап кала, нәфис сәнгатьнең ташка һәм гипска уеп бизәк төшерү, мозаика һәм майолика, китап бизәү һәм каллиграфия, металлны кыздырып эшкәртү, керәч сәнгате, йөнтәс келәм туку һәм сәнгатьнең башка төрләре юкка чыга. Шәһәр нәфис һөнәрчелеге һәм бизәлеш сәнгате традицияләренең берникадәр үсеше Казан артындагы татар милли-мәдәни учаклары сакланган кайбер авылларда гына дәвам итә.
XVI йөзнең икенче яртысыннан Казанда рус провинциаль җирле сәнгатьнең үзенчәлекләрен чагылдыручы монументаль чиркәү нәкыше (фрескалы диварлар), икона язу, китапларны рәсем белән бизәү, чиркәүдә алтын белән чигү, зәргәрчелек, көнкүреш керамикасы, ялтыравыклы чирәп кирпеч кебек сәнгать төрләре үсә башлый.
XVIII йөз башыннан Казанда рус сәнгате барокко стиле йогынтысында була, ул гыйбадәтханәләр һәм дөньяви биналарны бизәүдә (ташны уеп бизәк төшерү, гипстан әвәләп ясау) һәм иконостасларда агачка уеп монументаль бизәк төшерүдә үсеш ала.
XVIII–XIX йөзләрдә классицизм стиле ныгый, ул җәмәгать һәм гражданлык биналарының эчке һәм тышкы күренешенең архитектур бизәлешендә, Казандагы беренче профессиональ рәссамнар – нәкышьчеләр Л.Д.Крюков, Л.Л.Крюков һ.б.ның иҗатында чагыла.
XIX йөзнең беренче яртысында шәһәрнең нәкышь һәм график образы романтизм стилендә эшләүче пейзажчылар В.С.Турин, Э.-П.Турнерелли, А.Н.Ракович әсәрләрендә гәүдәләнә.
XIX йөзнең икенче яртысында Казан сынлы сәнгать, сәнгать белеме һәм музейлар оештыруның эре үзәгенә әйләнә. 1895 елда Казан сәнгать мәктәбенә нигез салына, ул талантлы нәкышьче һәм графиклар плеядасын (Н.И.Фешин, Д.Д.Бурлюк, А.М.Родченко, П.П.Беньков, П.А.Радимов һ.б.) тәрбияли. Казан университетының нәфис сәнгать теориясе һәм тарихы кафедрасында Россиянең атаклы сәнгать белгечләре Д.В.Айналов, Б.П.Денике, В.К.Мальмберг, А.М.Миронов эшли.
Казан коллекционерларының шәхси тупланмалары шәһәрдә оештырылган сәнгать күргәзмәләренә куела. 1895 елда археолог А.Ф.Лихачев тупланмалары нигезендә бай картиналар галереясы булган Казан шәһәр фәнни-сәнәгать музее ачыла. Казан коллекционеры һәм библиофил А.Ф.Мантель 1912 елда сәнгать китапларын бастыручы «На рассвете» нәшриятын оештыра.
XVIII йөзнең икенче яртысында Иске һәм Яңа Татар бистәләрендә нәфис һөнәрчелек яңадан торгызыла башлый, татар гамәли бизәлеш сәнгатенең каюлы күн, укалап чигү, зәргәрчелек, ташка уеп бизәк ясау кебек төрләре үсеш ала.
1840 елларда, һөнәрчеләрнең остаханәләре белән беррәттән, фабрика тибындагы предприятиеләр күренә башлый, алар күннән бизәкле читекләр тегә (каюлы күн һөнәре). Укалап чиккән баш киемнәре (ирләр түбәтәйләре һәм хатын-кыз калфаклары) Россиядә зур уңыш казана һәм чит илләргә дә чыгарыла.
Гарәп язуының профессиональ хаттатчылык традицияләре һәм китап миниатюралары (М.Мәхмүдов) яңадан торгызыла. Коръән аятьләре язылган шәмаилләр – нәкышь (майлы буяу белән пыялага сурәт төшерү) һәм басма (литография һәм типография ысулы белән) график паннолар барлыкка килә. XIX–XX йөзләр арасында Казанда хаттатлар Г.Сәлиев, М.Идриси, М.Хуҗасәетов һ.б. эшли.
Татар халкының милли мәдәнияте үсеше һәм җәдитчелек идеяләре таралу дулкынында, сынлы сәнгатьнең европача төрләрен үзләштергән беренче татар рәссамнары иҗаты формалаша. Алар арасында графиклар, китап һәм журнал бизәүчеләр (Г.Камал, И.Юзеев, Г.Гомәрев, Г.Табылдиев), театр рәссамнары һәм декораторлары (С.Яхшыбаев, Н.Вахитов), татарлардан беренчеләрдән булып югары сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар (Х.Акчурина, Ш.Таһиров, К.Дәүләткилдиев) бар.
ХХ йөзнең беренче унъеллыгында Казанда сынлы сәнгать сизелерлек үсеш ала. 1920 елларда авангард (футуризм, конструктивизм һ.б.), «суллар» (ТатЛЕФ, СУЛФ, «Подсолнечник», «Всадник», КЭМСТ) һәм реалистик «уңнар» (ТАТАХРР, «Октябрь») идея-стиль агымнары аеруча күзгә ташлана. Казан рәссамнары П.П.Беньков, В.С.Богатырёв, В.Э.Вильковиская, Ф П.Гаврилов, А.Н.Коробкова, В.В.Кудряшов, И.А.Никитин, А.Г.Платунова, И.Н.Плещинский, П.А.Радимов, Н.М.Сокольский, С.С.Федотов, К.К.Чеботарёв, Н.С.Шикалов һ.б.ның иҗаты үзенчәлекле булулары һәм яңалык алып килүләре белән аерылып тора.
Милли сынлы сәнгатьтә яңа чорны 1920 елларда Б.Урманче, Г.Камал, Ф.Таһиров, Ш.Мөхәммәтҗанов, Г.Арсланов, Д.Н.Красильников иҗатлары ача.
Сынлы сәнгатьне пропагандалауда һәм музей эшләрен оештыруда Казанда сәнгать белгечләре П.М.Дульский һәм П.Е.Корнилов актив эш җәелдерә. Әмма 1920 еллар ахырында мәдәният өлкәсендәге идеологик диктат һәм күп кенә рәссамнарның (П.П.Беньков, А.Г.Платунова, П.А.Радимов, Ф.Таһиров, Б.Урманче, К.К.Чеботарёв һ.б.) Казаннан китүе сәбәпле, сынлы, башлыча нәкышь сәнгатендә сыйфатның түбән төшүе күзәтелә. Нәфис һөнәрчелек остаханәләре ябыла, бизәлеш сәнгатенең күп кенә традицион төрләре юкка чыга (шәмаил, зәргәрчелек, нәфис туку һ.б.).
1930 еллар башыннан рәссамнар иҗаты социалистик реализм алымы йогынтысында үсә, һәм аның ныгуында 1935 елда Казанда оештырылган Татар автономияле совет социалистик республикасының Совет рәссамнары берлеге мөһим роль уйный (хәзер Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге).
1930–1940 елларда станлы һәм монументаль скульптура өлкәсендә С.С.Ахун актив эшли; рәссам-графиклар Б.М.Әлминов, Җ.Г.Булат, Ф.З.Ильясов, Г.Я.Мусин «Чаян» журналы һәм Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итәләр. Театр декорациясе сәнгате яңа талпыныш ала (М.М.Абдуллин, В.С.Никитин, П.Т.Сперанский). Станлы нәкышь сәнгатендә, элеккеге буын осталары (Д.П.Архипов, Н.М.Сокольский, В.К.Тимофеев) белән беррәттән, реализм мәктәбе традицияләрен Н.К.Вәлиуллин, И.И.Князьков, К.Е.Максимов, В.А.Родионов һ.б. дәвам итә. Бөек Ватан сугышы чорында Казанда «Сатира тәрәзәләре»ндә сәяси плакатлар һәм фашизмга каршы юнәлтелгән рәсемнәр басыла.
1950 елларда рәссамнар, нигездә, нәкышьчеләр төркеме оеша (Б.М.Әлминов, Н.Г.Бикташев, В.И.Куделькин, Р.М.Нурмөхәммәтов, И.В.Рәфыйков, Г.Г.Рахманкулова, Э.Г.Ситдыйков, Ә.И.Тумашев, М.Г.Усманов, Б.И.Урманче, Л.Г.Фәттахов, Х.Х.Хәйдәров, И.М.Хәлиуллов, Х.Г.Якупов һ.б.). Соңрак аларның әсәрләрендә милли-төбәк мәктәбенең реалистик традицияләре үсеш ала.
1970–1980 елларда бу мәктәп сынлы сәнгатьнең төрле тармакларында иҗат итүче осталар плеядасы белән тулылана, аларның иҗаты әсәрләрнең милли формасын табуда стиль тенденцияләренең күптөрлелеге белән аерылып тора (А.Х.Әбдерәшитов, У.Н.Абдуллов, А.Ә.Абызгилдин, Н.И.Гаделев, И.К.Әхмәдиев, И.Н.Башмаков, З.Ф.Гыймаев, Р.Ә.Госманов, И.К.Зарипов, Э.Я.Зарипов, Р.Ш.Кәримуллин, Р.Ә.Килдебәков, И.К.Колмогорцева, В.М.Маликов, М.К.Мавровская, Ш.Г.Нигъмәтуллин, Р.Х.Нигъмәтуллина, В.Н.Скобеев, М.Г.Сутюшев, Ф.Н.Фәсхетдинов, В.К.Фёдоров, Т.Г.Хаҗиәхмәтов, Ш.М.Шәйдуллин һ.б.). Монументаль бизәлеш (дивар сурәтләре, мозаика, витраж, гобелен һ.б.) һәм театр декорациясе сәнгате, скульптура зур үсеш ала.
1980 еллар ахырыннан яңа идея-сәнгать агымнары үсеше башлана. Казан рәссамнары иҗатында, реализм традицияләре белән беррәттән, хәзерге заман сәнгать дөньясына хас стиль юнәлешләре: постмодернизм, неопримитивизм, абстракционизм, концептуаль сәнгать һ.б. үсеш ала (Н. И. Артамонов, Н. У. Әлмиев, А. В. Бусыгин, Р. М. Вахитов, Р. Х. Гайсин, Б. А. Гильванов, Е. Г. Голубцов, А. И. Дорофеев, А. Р. Ильясова, Н. Х. Кумысникова, Р. С. Насыйров, М. Х. Самакаев, Р. Т. Сафиуллин, А. С. Федотов, И. А. Хәсәнов, Ф. Ш. Хәсьянова һ.б.).
Ислам, бигрәк тә гарәп каллиграфиясе һәм шәмаилләр сәнгате белән бәйле традицияләр кире кайтарыла (Н.Нәкъкаш, Р.Мәрданов, Р.Мөхәммәтҗанов, В.А.Попов, Р.Сәляхетдинов, Ч.Шәрифуллина, Р.Г.Шәмсетдинов, Р.И.Шәмсутов).
Сынлы сәнгатьнең барлык тармакларында тарихи тематика, татар халкының үткәненә яңача караш төп урынны ала башлый (Р.Г.Заһидуллин, М.М.Гасыймов, К.А.Нәфыйков, И.Фәйзуллин, Н.Т.Хаҗиәхмәтов, Ф.Г.Халиков һ.б.).
Рәссамнарның «Дастан», «Группа 17», «ДД», «Тамга» кебек иҗат берләшмәләре барлыкка килә, алар тарафыннан күргәзмәләр оештырыла, фестивальләр («Дизайн дөньясы» һ.б.), конкурслар (С. Сәйдәшев, Б. Урманче һәйкәлләренә, Казанны саклаучыларга, шәһәрнең 1000 еллыгына багышланган проектлар; 1996 елдан – боздан ясалган «Кар барсы» скульптуралар конкурсы) һ.б. акцияләр үткәрелә.
Казан – республикада сәнгать белеме үсеше үзәге (Татарстан Фәннәр академиясе институтлары, музейлар, югары уку йортлары). Сынлы сәнгать үсеше тарихы, Казанның әйдәп баручы рәссамнары иҗаты төрле фәнни хезмәтләрдә, күргәзмәләр каталогларында, «Казан» әдәби-сәнгать журналында һәм вакытлы матбугатның башка басмаларында яктыртыла.
Шәһәрдә Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее составында Бүгенге сәнгать галереясы, “Хәзинә” милли сәнгать галерясы, Б.Урманче музее (1999 елда аның исемендә премия булдырыла), Ә.Мәҗитов музее, К.А.Васильев, И.К.Зарипов картина галереялары, шәхси галереялар (“Бизон”, “Смена” мәдәният үзәге эчендә, “Ак барс галерея” һ.б.) эшли.
2003 елда Татарстан Республикасы Халык нәфис һөнәрчелеге үзәге һәм Татарстан Республикасының Һөнәрләр палатасы оештырыла. Татар гамәли бизәлеш сәнгате традицияләре «Туран Арт» (чигү, укалап чигү, күн мозаика), «Традиция» (укалап чигү), «Сәхтиан», «Булгари», «Презент» (күн мозаика), «Эбиволь» (милли кием), «Татарча Casual» (костюм, күн мозаика) һ.б. остаханәләр рәссамнары эшләнмәләрендә яңадан торгызыла башлый.
Сәнгать уку йортлары: Казан сәнгать училищесы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының декоратив-гамәли сәнгать факультеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының, Казан университетының, Казан милли тикшеренү технология университетының дизайн бүлекләре.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.