- РУС
- ТАТ
Шәһәр думасы – шәһәр үзидарәсенең боеручы органы – 1785 елда «Россия империясе шәһәрләренә хокуклар һәм файдалар грамотасы» («Грамота на права и выгоды городам Российской империи») буенча Екатерина II тарафыннан оештырыла.
Шәһәр думасына шәһәр магистратлары һәм ратушасы вазифаларының бер өлеше күчә. 6 катлау разрядларына (күчемсез милек хуҗалары; гильдия сәүдәгәрләре; цех һөнәрчеләре; чит шәһәр һәм чит ил «кунаклары»; күренекле гражданнар; посад кешеләре) бүленгән шәһәр халкы шәһәр җыелышында шәһәр башлыгы җитәкчелегендә Гомуми Шәһәр думасына, шулай ук магистратка бургомистрлар һәм ратманнар сайлый.
Гомуми Шәһәр думасы 3 елга бер тапкыр яки кичектергесез очракларда җыела. Гамәли мәсьәләләрне хәл итү өчен Гомуми дума Алты гласныйдан торган дума сайлый, анда һәр катлау разрядыннан бер вәкил керә. Шәһәр башлыгы рәислек итә. Барлык сайланулы вазифаларга карата катлау бүленеше гамәлдә, теге яки бу төркем өчен нинди вазифалар биләү мөмкинлеге билгеләнә.
Шәһәр башлыклары башлыча 1 нче һәм 2 нче гильдия сәүдәгәрләрдән, 1836 елдан мещаннардан сайлана. Шәһәр үзидарәсендәге сайланулы вазифаи затлар хезмәт хакы алмыйлар. 1854 елдан, Казан шәһәре татар бистәләре ратушасы бетерелгәч, Шәһәр думасында татарларга да катнашырга рөхсәт ителә, ләкин анда алар тавышларның 1/3 өлешеннән дә күбрәк урын биләргә тиеш булмый.
Шәһәр үзидарәсенең барлык органнары эшчәнлеге губернатор күзәтчелегенә буйсындырыла. Шәһәр думасы аның алдында үз эшчәнлеге хакында хисап тота, шәһәр бюджеты фәкать губернатор рөхсәте белән генә чыгымнарга тотыла. Гамәлдә Шәһәр думасы салымнар җыю һәм аларны шәһәрнең хуҗалык ихтыяҗларына сарыф итү белән шөгыльләнә.
Казан губернасында шәһәр думалары Казанда, Козьмодемьянскта, Мариинск посадында (1856 елдан), Зөядә, Чабаксарда, Чистайда, Царёвококшайскта, Цивильскта, Ядринскта эшли (Арчада, Спаста һәм Тәтештә шәһәр думалары Павел I нең 1796 ел 31 декабрь Указы белән бетерелә). Зур булмаган шәһәрләрдә Шәһәр думасы урынына шәһәр башлыгы канцелярияләре (Алабуга, Царёвосанчурск, Яранск) һәм шәһәр ратушалары (Арча, Лаеш, Мамадыш, Спас, Тәтеш, Троицк посады) оештырыла.
Казан шәһәр думасы – Казан шәһәр үзидарәсенең башкарма органы (1870 елның 21 декабре – 1918 елның 28 гыйнвары). Шәһәрне төзекләндерү, сәламәтлек саклау, мәгариф, иганәчелек һ.б. мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Шәһәр башлыгы җитәкчелек итә. Башкарма органы: алты гласныйлы Дума (1785 елдан), Казан шәһәр идарәсе (1870 елдан).
1870 елгы реформа нигезендә Казан шәһәр думасында гласныйлар саны – 72 кешедән, 1892 елгы реформа нигезендә 80 кешедән артмый. Алардан тыш, утырышларга тавыш бирү хокукы белән Казан өязе земство идарәсе рәисен һәм рухани ведомство депутатын чакыралар. Казан шәһәр думасында сәүдәгәрләр һәм дворяннар вәкилләре гласныйларның гомуми санының 65% ыннан да күбрәген тәшкил итә.
Дума утырышларында барлык мәсьәләләр күпчелек тавыш белән хәл ителә, тавышлар тигез булганда рәис тавышы өстенлек бирә. Дума утырышлары айга 1–2 мәртәбә үткәрелә. Алар шәһәр башлыгы карары, губернатор таләбе яисә гласныйларның кимендә 20% ның теләге белән чакырыла. Дума карарларын губернатор расларга тиеш була.
1892 елдан соң шәһәр идарәсе гласныйлардан бәйсезрәк була, шәһәр башлыгының хокуклары шактый киңәйтелә. Хезмәт хакын бары тик идарә канцеляриясе әгъзаларына һәм анда эшләүчеләргә, шулай ук шәһәр башлыгына (төрле елларда 4,2 меңнән 7 мең сумга кадәр) гына түләнә.
Дума үткәргән чаралар шәһәрне төзекләндерүгә, аның абруен күтәрүгә, шәһәрдә яшәүчеләрнең тормыш эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелә. 1870 елларда салым салу системасы һәм идарә итү механизмнары тәртипкә китерелә; 1880 елларда – халык мәгарифен һәм иганәчелек учреждениеләрен яхшырту, 1890 елларда Казанны гомумроссия тимер юллары белән тоташтыру мәсьәләләре карала; 1890 еллар башында гласныйларның игътибары шәһәрнең медицина-санитария хәлен яхшырту мәсьәләләренә юнәлтелә.
Шәһәрнең санитария хәлен яхшырту өчен дума китерелә торган азык-төлеккә санитария тикшерүен оештыра, аз керемлеләр өчен шәһәр дәвалау учреждениеләре челтәрен булдыра, чәчәк авыруына каршы гомумкүләм прививка ясау программасын гамәлгә ашыра, аның инициативасы белән ел саен эпидемиология чаралары үткәрелә. Дума гласныйлары тырышлыгы нәтиҗәсендә Казанда суүткәргеч, шәһәр мал сую урыны, альбумин – эчәк заводы, газ һәм электр белән яктырту, трамвайлар, шәһәр музее барлыкка килә, уку йортлары челтәре киңәя.
Шәһәр өчен фәнни-сәнәгать күргәзмәсе (1890–1891) зур әһәмияткә ия була.
Казан шәһәр думасының шәһәрне икътисади үстерү планында Шәһәр җәмәгать банкы, шәһәр ломбарды һәм шәһәр хезмәт сөю йорты оештырыла. Шәһәрне төзекләндерү өчен Лядской, Мокринский, Черек күл, Юныс, Николай, Театр, Фукс, Андреев исемле бакчалар һәм скверлар, Александр II һәм Н.И.Лобачевский һәйкәлләре янында чәчәк түтәлләре булдырыла.
Халык мәгарифен яхшырту өчен дә күп нәрсәләр эшләнә. Шәһәр думасы фәнни һәм урта уку йортлары турында кайгыртырга, югары уку йортларына мөмкин кадәр ярдәм итәргә тиеш була. Дума гласныйлары уку йортлары ихтыяҗлары өчен шәһәр җиренең иң яхшы кишәрлекләрен бирергә тырышалар.
Шәһәр бюджетыннан шәхси, земство һәм дәүләт уку йортларына пособиеләр түләнә, халык китапханәсе, фәнни-сәнәгать музее, түләүсез уку залы кебек гомуми файда китерүче йортларга акча бүлеп бирелә, шулай ук шәхси китапханә һәм уку залларына ярдәм күрсәтелә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында дума җыены тылны оештыру чаралары күрә: шәһәрдәге финанс һәм товар әйләнешен тотрыклыландыру мәсьәләләре хәл ителә, икмәк, утын, керосин һәм иң кирәкле башка товарлар сатып алына. Дума Хәрби-сәнәгать комитеты оештыра, фронттан яралыларны кабул итү өчен госпитальләр булдыра.
1914 елдан Казан шәһәр думасы Гомумшәһәр берлегенә керә. Шәһәр үзидарә органнарының актив хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1920 еллар башына төзеклек ягыннан Казанның тышкы кыяфәте шактый үзгәрә.
Кайбер казанлылар өчен (С.Ш.Алкин, И.В.Годнев, Г.Ф.Шершеневич һ.б.) думада эшләү иҗтимагый-сәяси карьера ясау өчен чыныгу урыны була.
1835 елдан Дума Иван мәйданында (хәзер 1 Май мәйданы) архитектор Ф.И.Петонди проекты буенча сәүдәгәр Евреиновның соңгы классизм стилендә үзгәртеп корылган өч катлы торак йортында урнаша. Күләме буенча симметрик, төп фасадында почмаклары түгәрәкләнгән бина 1842 елгы янгын вакытында зыян күрә. 1846 елда архитектор Х.Крамп бина интерьерларын үзгәртеп кора, төп фасадның ишеге өстенә металл кронштейннар куеп балкон эшли. XIX йөз ахырында төп ишек дүрт баганалы аркалы портик белән бизәлә. 2000–2001 дә бинада конференц-зал булдырыла, ишегалды фасады үзгәртеп корыла. Хәзерге вакытта биредә халык депутатларының Казан шәһәр советы һәм Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урнашкан. Бина – архитектура истәлеге.
И.Ф.Дряблов (1767–1769),
В.Т.Поярков (1770–1772),
П.Г.Каменев (1773–1775),
А.Б.Аникиев (1776–1781),
И.И.Кобелев (1782–1784),
П.И.Богдановский (1785–1787),
А.И.Квасников (1788–1790),
П.И.Комаров (1791–1793),
П.Д.Смирнов (1794–1796),
О.С.Петров (1797–1799),
А.И.Квасников (1800–1802),
И.С.Жарков,
И.Д.Хамов (1803–1805),
И.А.Варнавин (1806–1808),
Л.Ф.Крупенников (1809–1811),
Ф.И.Хворов (1812–1814),
П.С.Суханов (1815–1817),
Ф.Ф.Золотарёв (1818–1820),
Ф.И.Хворов (1821–1823),
К.И.Котелов,
В.Я.Заусайлов (1824–1826),
В.С.Потехин (1827–1829),
Н.О.Чижов (1830–1832),
Г.С.Мельников (1833–1835),
М.С.Верин (1836–1838),
В.С.Матвеев,
И.С.Ососов,
А.Л.Крупенников (1839–1841),
С.Е.Александров (1842–1844),
А.С.Унженин (1854–1856),
А.К.Месетников,
А.К.Подуруев,
И.Я.Тихонов (1857–1859),
Я.Д.Соколов (1860–1862),
П.А.Прибытков (1863–1865),
И.Я.Тихонов (1866–1868),
Д.И.Вараксин (1869–1870),
К.И.Романов (1871),
Э.П.Янишевский (1872–1882),
А.А.Лебедев (1883–1888),
С.В.Дьяченко (1888–1899),
А.А.Лебедев (1899–1903),
Р.Ф.Николаи (1903–1905),
А.П.Попрядухин (1905–1908),
С.А.Бекетов (1909–1912),
В.Д.Боронин (1913 – 8.11.1917),
С.М.Ефимов (8.11.1917 – гыйнвар 1918).
Шәһәрдә җирле үзидарәнең югары вәкаләтле органы булып Казан шәһәр думасы исәпләнә, ул 5 елга сайланган 50 депутаттан тора.
Дума карамагында:
Шәһәр хакимиятенә муниципаль берәмлек башлыгы – мэр, аның урынбасарлары, президиум; 7 даими комиссия керә:
Дума аппаратынды түбәндә аталган бүлекләр бар:
Җирле үзидарәнең башкарма-җитәкче органы булып шәһәр башкарма комитеты тора. Ул идарә вазифаларын гамәлгә ашыра, Казанның комплекслы социаль-икътисади үсешен тәэмин итә; шәһәр думасына буйсына. Башкарма комитет җитәкчедән, аның урынбасарларыннан, аппараттан тора.
Башкарма комитетына түбәндәге идарәләр керә:
Бүлекләр:
Комитетлар:
Ведомство буйсынуындагы учреждениеләр:
Казанның административ районнарында җирле үзидарәнең башкарма-җитәкче органы булып район администрациясе тора. Ул шул районга караган территорияләрдә шундый ук эшләр башкара, Казан шәһәр башкарма ком-тына һәм Казан шәһәр думасына буйсына.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.