Казан ханлыгы чорында Казанда зур үсеш алган музыка сәнгате дини-йолалар (кануннарны саклаучы һәм җирле), дөньяви югары катлау (инструменталь һәм вокаль), хәрби, көнкүреш музыкасы һ.б. төрләрдә һәм жанрларда формалаша.

Дәүләтчелек бетерелгәннән соң (1552), татар музыка сәнгате озак еллар төшенкелек чоры кичерә, бу музыка иҗатының җәмгыять өчен әһәмиятле төрләрен югалтуда, жанр һәм стильләрнең тараюында чагыла. ХХ йөзгә кадәр милли музыка, нигездә, фольклор җырлары формасында яши.

ХХ йөзгә кадәр

Казандагы рус җәмгыятендә музыка белән шөгыльләнә башлау 1758 елда Казан беренче гимназия ачылу белән бәйле, анда балаларны тәрбияләүдә театраль-музыкаль тамашалар кулланыла, һәм бу шәһәрнең мәдәни тормышында сизелерлек вакыйгага әверелә.

1804 елдан музыка сәнгатен таратуда мөһим үзәк роль Казан университетына күчә. Анда 1860 елларга кадәр музыка классы, һәвәскәр оркестрлар, хорлар эшли, музыкаль кичәләр һәм концертлар оештырыла. Университетта музыка классының беренче җитәкчесе композитор А.В.Новиков була.

XIX йөзнең икенче яртысында Казанда музыка сәнгатенең күп төрләре яши. Беренче музыка уку йортлары – Лежен ир балалар пансионы каршындагы музыка классы (1864), Л.К.Новицкий музыка мәктәбе (1870), В.Н.Пасхалов тарафыннан ачылган (1882) түләүсез музыка теориясе һәм хор белән җырлау мәктәбе, опера һәм симфоник оркестр дирижеры А.А.Орлов-Соколовскийның һәркем өчен ачык музыка мәктәбе (1886) барлыкка килә.

Шәһәр музыка тормышының үзгәрүенә XIX йөзнең соңгы чирегендә профессиональ музыкантлар һәм музыка сөючеләрнең берләшүе булышлык итә, аларның беренчесе «Казан музыка сөючеләр түгәрәге» (1881) була. Музыкаль кичәләр оештыру белән Нәфис сәнгать сөючеләр җәмгыяте һәм Ялгыз җырлау түгәрәге шөгыльләнә.

1874 елда П.М.Медведевның даими опера труппасын оештыруы Казанның мәдәни тормышында зур вакыйга була. Казанның опера антрепризалары составында Д.А.Усатов, П.А.Агнивцев, Е.П.Кадмина, А.П.Боначич, Ю.Ф.Закржевский, М.К.Максаков, Ф.А.Ошустович, Э.Ф.Боброва-Пфейфер, А.П.Ухтомская-Баронелли, Н.Н.Фигнер, Л.Г.Яковлев, И.В.Тартаков, дирижерлар У.И.Авранек, А.А.Орлов-Соколовский, В.И.Сук, И.О.Палицын, Я.А.Позен, режиссерлар Н.Н.Боголюбов, Я.В.Гельрот чыгыш ясый.

Казанда музыка сәнгате үсешенең мөһим этабы XIX йөз ахырына –ХХ йөз башына туры килә. Бу өлкәдә иң зур башлангычларның инициаторы – Р.А.Гуммерт. Ул Император Рус музыка җәмгыятенең Казан бүлеге эшчәнлеге белән җитәкчелек итә, аның ярдәмендә камера һәм симфоник концертлар уздырыла, атаклы музыкантларның (С.В.Рахманинов, А.Н.Скрябин, Л.В.Собинов, А.В.Нежданова, И.Гофман, В.Ландовска, А.Г.Рубинштейн һ.б.) гастрольләре оештырыла. Казанда туып үскән бөек рус җырчысы Ф.И.Шаляпин анда берничә тапкыр чыгыш ясый.

Р.А.Гуммерт Казан музыка училищесен оештыручы һәм аның беренче директоры була (1904), анда академик музыкаль белем бирү системасына нигез салына.

Татар музыка сәнгате үсеше

Казан – хәзерге заман татар музыка сәнгатен тудыручы һәм үстерүче иң зур үзәк. ХХ йөз башында аның башлангыч формалары барлыкка килүгә (әдәби-музыкаль кичәләр, концертлар, драма спектакльләренә музыка һ.б.) беренче милли драма труппалары һәм Шәрык клубы эшчәнлеге ярдәм итә.

1920 елларда татар профессиональ музыкасы аеруча тиз үсеш ала. 1925 елда Г.С.Әлмөхәммәдов, В.И.Виноградов һәм С.Х.Габәши иҗат иткән беренче татар «Сания» операсы, 1926 елда С.Сәйдәшевнең «Зәңгәр шәл», 1928 елда «Наемщик» музыкалаль драмалары, 1930 елда «Эшче» операсы куела.

Татар музыка сәнгате тарихында мөһим этап булып Татар филармониясе (1937) һәм Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (1938), Татар опера һәм балет театры ачылу (1939), Татар автономияле совет социалистик республикасының Композиторлар берлеге (1939) оештырылу тора.

Татар мәдәнияте тарихында Казан консерваториясе ачылу (1945) – әһәмиятле күренешләрнең берсе, ул тиздән югары квалификацияле музыкантлар әзерләүче зур үзәккә әйләнә һәм Казанның музыкаль тормышын җанландыруда көчле фактор була.

Татар музыка сәнгатенең иң күренекле вәкилләренең тормышы һәм иҗаты Казан белән бәйле: композиторлар С.Х.Габәши, С.Җ.Сәйдәшев, М.Ә.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, Н.Г.Җиһанов, З.В.Хәбибуллин, А.С.Ключарев, Ф.З.Яруллин, Ә.З.Бакиров, Р.М.Яхин, А.З.Монасыйпов, С.Г.Садыйкова; дирижерлар Н.Г.Рахлин, Ф.Ш.Мансуров; җырчы һәм режиссер Н.К.Даутов; җырчылар Р.В.Ваһапов, М.З.Булатова, А.З.Аббасов, Ф.Х.Насретдинов, И.Г.Шакиров, В.Г.Шәрипова, Х.А.Бигичев, Р.И.Ибраһимов, З.Д.Сөнгатуллина, В.Ә. Ганиева һ.б.; балет артистлары Н.Д.Юлтыева, Р.Ф.Садыйков, С.Х.Хантимерова, И.Ш.Хәкимова һ.б.

Бүгенге көндә

Казанда музыка сәнгатен үстерү максатында заманча матди-техник база булдырыла: махсус төзелгән опера һәм балет театры бинасы бар (2005 елда, реконструкцияләнгәннән соң, яңадан ачыла), 1996 елда Татарстан Республикасы Зур концерт залының орган куелган яңа бинасы файдалануга тапшырыла, 2000 елда Татар филармониясе карамагына элеккеге С.М.Киров исемендәге Мәдәният сарае бирелә, 2003 елда эстрада-концерт чаралары үткәрү өчен махсус залы булган «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәге төзелә.

Хәзерге Казанның музыкаль тормышы бай һәм күптөрле булуы белән аерылып тора. Даими үткәрелә торган күпсанлы халыкара акцияләр: Шаляпин Ф.И. исемендәге опера фестивале, Нуриев Р. исемендәге классик балет фестивале, Сергей Рахманинов исемендәге «Белая сирень» фестивале, “Үзгәреш җиле” Татар җыры фестивале, «Европа-Азия» хәзерге заман музыка фестивальләре киң таныла.

L'arte del arco («Смычок сәнгате ») һәм «Абязов фестивале» исемле халыкара фестивальләр 2017 елда биш еллыкларын билгеләп үттеләр.

2017 елда шулай ук София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге үзенең 15 нче туган көнен зур «CentreSofia: 15!» фестивале белән билгеләп үтте.

Казанда югары профессиональ музыкаль коллективлар: Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры (сәнгать җитәкчесе – А. В. Сладковский), «La Primavera» Дәүләт камера оркестры (сәнгать җитәкчесе – Р. Ю. Абязов), Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры (сәнгать җитәкчесе – А. И. Шутиков), Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле (сәнгать җитәкчесе – А. Ф. Фәйзрахманов), Татарстан Республикасы филармониясе джаз-оркестры (сәнгать җитәкчесе – А. А. Василевский) һ.б. эшләп килә.

Шәһәр музыкаль тормышының кәефен шулай ук “Мубай”, “Мураками”, “GAUGA”, “Qaynar” һ.б. төркемнәр билгели.