XIX йөз – ХХ йөз башы

Казанда беренче спорт түгәрәкләре, оешмалары һәм берләшмәләре: «Атта чабарга теләүчеләр» (1867), «Шахмат сөючеләр» (1884), «Һәвәскәр велосипедчылар» (1893) оешмалары XIX йөзнең соңгы чирегендә оештырыла. Физик тәрбия түгәрәкләре Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә, Казан университетында, юнкерлар училищесендә эшли. Аеруча фехтование белән шөгыльләнү популяр була (шәһәрдә спорт төре буларак 1805 елдан мәгълүм).

ХХ йөз башында спортның берничә тармагын («Бөркет» 1908 елда, «Көч һәм сәламәтлек» 1911 елда) һәм шулай ук техник төрләрен («Яхт-клуб» 1907 елда) үстерүче оешмалар барлыкка килә. 1914 елда «Һавада очучылар» җәмгыяте оештырыла.

Беренче рәсми ярышлар велосипед спорты (1894), тимераякта узышу (1899), гимнастика (1908), ишкәкле көймәдә ярышу (1908), грек-рим көрәше (1909), ату, теннис (1910), бокс (1911), җиңел атлетика буенча 10 төр ярыш (1911), футбол (1911), туплы хоккей (1911), йөзү (1912), авыр атлетика (1912), фигуралы шуу (1913) төрләре буенча уздырыла.

Совет чоры

1930–1980 елларда Казанда төрле спорт төрләре буенча СССР һәм РСФСР халыклары спартакиадалары, профсоюзлар, Ирекле спорт җәмгыятьләренең Үзәк һәм Республика советлары беренчелегенә финал ярышлары уздырыла («Буревестник», «Динамо», «Зенит», «Спартак», «Труд», «Трудовые резервы», «Урожай»).

1990–2000 еллар

1990 елларда Шәһәрдә татар милли Сабан туе бәйрәме спорт чараларының финал өлеше, «Республика Татарстан» газетасы призына традицион язгы җиңел атлетика эстафетасы (1942 елдан), «Казан чаңгы марафоны» (1968 елдан), «Казан тынычлык марафоны» (1981 елдан), А.П.Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча халыкара ярышлар (1975 елдан), Н.Г.Жеребцов истәлегенә гер күтәрү ярышлары (1980 елдан, бер үк вакытта 1994 елдан – Дөнья кубогына, 1999 елдан – озын цикл буенча дөнья чемпионатына) уздырыла.

2000 елларда Казанда Россия укучы балаларның 1 нче җәйге спартакиадасы финалы (2003), туплы хоккей буенча дөнья чемпионаты (2005, 2011), билбау белән көрәш (2005), автокросс буенча Европа чемпионатының 6 нчы этабы (2005), футбол буенча УЕФА Кубогына уеннар, Чемпионнар лигасы, Европа лигасы (2006, 2009–2011 елларда «Рубин» командасы катнаша), Россиянең 1 нче Җәйге универсиадасы (2008), «Россия – спорт державасы» 1 нче Бөтенроссия спорт форумы (2009) уздырыла.

Бүгенге көн

Казанда бөтенроссия һәм дөньякүләм стандартларга туры килә торган эре спорт объектлары җитәрлек. Аларның бер өлеше 2013 елда узган Универсиада өчен төзелә.

2013 елдан 45 000 мең кеше сыйдырышлы яңа «Казан Арена» стадионы эшли. Бу стадион XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың төп аренасы була; Футбол конфедерациясенең 2017 ел кубогы, 2018 ел Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итә.

Үзәк стадион шулай ук УЕФАның «Элит» статусына туры килә. Казан ипподромы Россиядә иң эре ипподром.

Су спорты сарае, «Баскет-холл», «Татнефть Арена» боз сарае, «Казан теннис академиясе» комплексы, «Ак Барс» көрәш сарае, Чирәмдәге хоккей үзәге, «Санкт-Петербург» волейбол үзәге, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, Гимнастика үзәге, Бадминтон үзәге, Урта Кабанда ишкәкле йөзү каналы кебек спорт объектлары иң югары дәрәҗәдәге халыкара спорт ярышларын кабул иткән үзәкләр. Мәсәлән, Универсиада-2013, Су спорты буенча ФИНА 16 нчы дөнья чемпионаты ярышлары.

Шәһәр янында «Казан» чаңгы спорты һәм сәламәтләндерү комплексы бар. Ел буе эшли торган бу комплекс Югары Ослан районында урнашкан. Зөя утравында стендлы ату үзәге (арбалет һәм җәя), Биектау районы Коркачык авылы янында парашют – һава спорты үзәге, «Казан Ринг» автодромы урнашкан.

2018 елның 1 гыйнварына физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче казанлылар саны 475 848 кешене тәшкил итте. Бу Казан шәһәрендә яшәүче 3 тән 79 яшькә кадәр булган кешеләрнең гомуми саныннан 42,0%ы. Казан шәһәрендә спорт корылмалары саны 2036 берәмлек.

Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә 39 спорт төре буенча 19 703 спортчы шөгыльләнә торган 31 муниципаль балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшләп килә. Бу мәктәпләрнең барысында да укыту-тренировка шөгыльләре шәһәрнең заманча спорт объектларында оештырыла, ә 20 се тулысынча бу объектларда урнашкан.

2017 елда Казан шәһәрендә Россия территориясендә беренче тапкыр үткәрелә торган өч эре халыкара проект тормышка ашырылды.

1. FISU Volunteer Leaders Academy халыкара мәгариф форумы (2 июльдән 8 июльгә кадәр). Анда FISU әгъзасы булган 91 илдән волонтерлык хәрәкәтләре яки оешмаларыннан 110 вәкил катнашты. Форумны оештыручылар булып Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) һәм Татарстан Республикасы торды. FISU, UNESCO, Халыкара Олимпия комитеты, WADA халыкара экспертлары, шулай ук киләчәктә уздырылачак универсиадалар һәм 2018 елда студентлар арасында үтәчәк дөнья чемпионатларын оештыру комитетлары вәкилләре форумның төп спикерлары булдылар.

2. 2017 елның 13 июленнән 15 июленә кадәр Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) узды. Ул ЮНЕСКО әгъзалары булган гамәлдәге һәм ассоцияләшкән дәүләтләрнең, шулай ук кызыксыну белдергән халыкара хөкүмәт һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларның спорт өлкәсендәге башкарма хакимият органнарының җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында узды. МИНЕПС VI да 97 илдән 700 дән артык вәкил катнашты.

3. «Авиаузышлар – формула-1» дисциплинасында самолетлар спорты буенча дөнья чемпионаты этабы (Red Bull Air Race) (22–23 июль). Бу этапта Казанда 15 илдән 22 очучы катнашты. Чемпионаттан телевизион трансляция дөньяның 149 илендә барды. Ярышларны күзәтү зоналарында 90 000 тамашачы карады.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге төзелде. Объектны өчен «Казан» халыкара аэропорты янында урнашкан 74,8 га мәйданда участок бирелде.

2017 елда Казан шәһәрендә 4 матч узды, шул исәптән төркем этабының 3 уены һәм ярымфинал: 18 июнь (Португалия – Мексика), 22 июнь (Германия – Чили), 24 июнь (Мексика – Россия), 28 июнь (Португалия-Чили). Конфедерацияләр кубогы алдыннан Казанда тест рәвешендә 2 матч узды.

2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр Россия Федерациясендә FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионаты узды. Чемпионат кысаларында мәдәни программа әзерләнде, «Казан» гаилә үзәге территориясендә FIFA җанатарлары фестивален өчен мәйданчык эшләде һ.б.

2017 елда 54 спорт төре буенча 240 спорт-массакүләм чарасы, шул исәптән 91 чемпионат һәм беренчелек, 54 турнир һәм спорт-массакүләм чарасы, 6 спартакиада уздырылды.

Спорт-массакүләм чараларында катнашучыларның гомуми саны 118 000 кешене тәшкил итте.

Иң эреләре:

  • «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы;
  • «Милләт кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне;
  • «Алтын алка» турнирының муниципаль этабы;
  • «Күн туп» турнирының муниципаль этабы;
  • урам баскетболы буенча «Кызгылтсары туп» Бөтенроссия ярышлары;
  • Казан җиңел атлетика марафоны;
  • «Казан ярыммарафоны»;
  • җиңел атлетика буенча традицион Беренче май эстафетасы;
  • Казан чаңгы марафоны;
  • бадминтон буенча Казан шәһәре Мэры кубогына турнир.

Традицион рәвештә Казан шәһәрендә А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубының Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышларының шәһәр этабы, шулай ук «Күн туп» яшь футболчыларның Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы киң колач белән үткәрелә. Аларда 5000 нән артык бала һәм яшүсмер катнаша.

Казан шәһәрендә системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыруга китерүче «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексы проектын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә. Хәзер бу комплекста Казан шәһәренең 155 меңнән артык кешесе теркәлгән.

Казанда күп кенә мәшһүр спорт клублары эшли:

  • «Рубин» футбол клубы,
  • «Ак Барс» хоккей клубы,
  • «Зенит» (Казан) волейбол клубы (ирләр),
  • «ДинамоКазан» волейбол клубы (хатын-кызлар),
  • «УНИКС» баскетбол командасы,
  • «ДинамоКазан» (туплы хоккей),
  • «Синтез» (су полосы),
  • «Динамо» (чирәмдәге хоккей).

Казанның мәшһүр спортчылары

Европа, дөнья, Олимпия уеннары чемпионнары – Л.А.Аверьянова, А.А.Бозин, А.М.Галләмова, Н.Ф.Гыйләҗева, С.А.Дёмина, Д.В.Капустин, О.Н.Князева, Н.А.Колесников, А.Н.Колесникова, А.П.Курынов, Л.И.Логинова, Е.С.Мигунова, В.Г.Никонова, О.М.Рукавишникова, А.В.Фадеев, А.К.Хамматов, Д.В.Шкурихина, Л.Е.Шубина һ.б.

Иң яхшы тренерлар – В.Т.Глухих, С.К.Дёмин, В.В.Житлов, В.В.Краснов, Н.И.Морящичев, В.А.Павлов, О.И.Павлова, М.М.Сәхәбетдинов, С.М.Ульянов, Ә.Ш.Шәйхетдинов һ.б.