Ханлык чоры

Кремль – Казанның тарихи үзәге. XI йөздән Кремль калкулыгының төньяк өлешенә монгол яуларына кадәрге һәм Алтын Урда чорлары болгар кирмәне урнашкан була.

Казан ханлыгы дәверендә кирмәннең мәйданы зурая һәм XVI йөз урталарына ул хәзерге Кремль чикләренә диярлек барып җитә. Тарихи чыганаклар буенча аның эчендә Хан, Нургали, Колшәриф мәчетләре һәм хан төрбәләре булуы мәгълүм.

Кирмән диварларының тышкы ягында баштарак көньяк-көнчыгышка таба территорияне биләп торган сәүдә-һөнәрчелек бистәләре урнаша (Казан посады). Соңрак ул күзгә күренеп киңәя. Посадның чикләре 1530 елда ахыргача ачыкланып бетә, чөнки ул агач диварлар белән әйләндереп алына (Казан Кремле).

Рус дәүләтендә

Казан 1552 елда яулап алынганнан соң, шәһәр төзелешенең яңа этабы башлана. Ул, рус православие традицияләренә ярашлы итеп, тамырдан үзгәртеп коруга дучар була.

Кремльнең кирмән корылмаларын ныгыту өчен, 1555 елда бирегә 200 таш эшкәртүче һәм ташчы китерелә. 1556–1564 елларда кирмәннең төньяк һәм көньяк өлешләрендә акташтан диварлар калкып чыга, манаралар үзгәртеп корыла яки аларга өскорма өстәлә.

Мөселман архитектурасына алмашка православие-христиан төзү стиле килә. XVI йөзнең икенче яртысында Кремльдә Спас-Преображение һәм Троица-Сергий монастырьларына нигез салына, Преображение соборы (1596), Благовещение кафедраль соборы, Киприан һәм Иустин чиркәве төзелә; посад территориясендә – Казан Богородица хатын-кызлар монастыре, Иоанн-Предтеча монастыре, Никола-Кызлар монастыре.

Кабан күленең сул ягында Татар бистәсе барлыкка килә. Бу вакытта посад киңәя (Болак тамагының сул ярындагы территория хисабына), манаралы агач диварлар белән тотып алына, анда руслар яши башлый.

Шәһәр 3 төп магистральгә ия була: Зур Спас-Воскресенский, Воздвиженский һәм Проломный урамнары. Алар Кремльнең Спас манарасы каршына урнашкан һәм аннан Казансу елгасы суы тулган тирән чокыр белән аерылып торган Иван мәйданына килеп чыга (хәзерге Беренче май мәйданы). Мәйданда сәүдә итү урыны – Гостиный двор төзелә.

Посад агачтан төзелгән торак һәм хуҗалык корылмаларыннан формалаша. XVII йөздә Кремльдә Туп йорты, Введение Богородицы чиркәве төзелә, кирмәннең агач диварлары тулысынча кирпечтән корыла, Спас һәм башка манаралар өстәп төзелә. Посад яңадан киңәйтелә һәм агач диварлар белән уратып алына. Бистә принцибы белән төзелгән территориядә ярымтүгәрәк – дугасыман урамнар челтәре барлыкка килә.

Яңа чиркәүләр һәм монастырьлар үсеп чыга: Федор монастыре, Иоаким һәм Анна чиркәве, Иоанн-Предтеча монастыреның исемдәш соборы (1649). Чиркәүләрнең агач биналары кирпечтән корыла башлый. Шәһәр архит-расында «рус бизәге» («кирпеч бизәге») стиле тарала. Шәһәр яны Раифа (Богородица) пустыне һәм Кизик ирләр монастырена нигез салына.

XVII йөзнең икенче яртысында Аргы Кабан күле ярында Казан архиепископларының шәһәр читендәге йортлары (соңрак Воскресение монастыре) төзелә.

Әлеге чорда кирпечтән беренче торак йортлар барлыкка килә (бердәнбер сакланып калган үрнәге – Михляев йорты). XVII йөз уртасы Казан күренеше Н. Витзен панорамаларында чагылыш таба.

XVIII гасыр

1708 елда Казанга губерна шәһәре статусы бирелгәч, анда тамырдан үзгәртеп реконструкцияләү башлана.

Кремльдә элекке Хан сарае урынында Губернатор сарае урнаша, кызыл кирпечтән шәһәр архитектурасының доминантасы булган җиде яруслы һәм аркалы манара төзелә (Сөембикә манарасы). Туп сарае урынында Артиллерия сарае урнаша.

Шәһәрдә барокко стилендәге Петр һәм Павел соборы, Дүрт Евангелист чиркәве (1769), Покров чиркәвенең чаң манарасы калкып чыга. Яңа типтагы җәмәгать биналары аерым төркем хасил итә (администрация, уку, сәнәгать): Казан руханилар семинариясе, Казан тукыма мануфактурасы комплексы, Адмиралтейство конторасы бинасы һ.б.

А.П.Волынский губернаторлык иткән 1729 елда посадның искергән агач диварлары сүтелә, нәтиҗәдә, посад бистә тирәсендәге корылмалар белән кушыла.

1730 елда инженер А.Сацыпёров Казан планын беренче мәртәбә төгәл итеп рәсемгә төшерә. 1739 елда шәһәрдә 9 зур, 170 кечкенә урам һәм тыкрыклар, 10 мәйдан һәм сәүдә итү-базар урыннары исәпләнә.

XVIII йөзнең беренче яртысында Казанның үзәк өлешендә элекке агач чиркәүләр урынына таштан яңалары төзелә: Богоявление чиркәве, Ярославль могҗиза тудыручылары (чудотворцы) (1737), Воскресение (1741) чиркәүләре. Шул чорда кирпечтән төзелгән чиркәүләрдән сакланып калганнары: Тихвин бистәсендә – Тихвин Богородицасы чиркәве (1731), Евдокия чиркәве (1734), Постаучылар бистәсендә – Изге Рухның иңүе чиркәве (1735). 1740–1750 елларда Иске Татар бистәсе территориясендә Яңа чукындырылганнар бистәсе оештырыла, һәм анда Екатерина, Борис һәм Глеб чиркәүләре төзелә.

Казан үз тарихында берничә тапкыр һәлакәтле янгыннар кичерә (1579, 1595, 1672, 1684, 1742, 1749, 1754, 1774, 1815, 1842, 1859). Аларның кайберләре шәһәрнең архитектур йөзе үзгәрүдә бер этап була.

1760 еллар уртасында Казан планы беренче тапкыр топографик рәсемгә төшерелә. 1768 елда император Екатерина II тарафыннан Казанның җилпәзә рәвешендәге һәм турыпочмаклы планлаштыру системалары чиратлашкан регуляр планы раслана (аны губерна архитекторы В.И.Кафтырев әзерли).

План нигезендә посад диварлары урынында 30–40 м киңлектәге урамнар барлыкка килә (иске урамнарның киңлеге – 10–12 м була). Яңа урамнар киң җилпәзә рәвешендә Кремль яныннан башланып китә. Воскресенский урамы шәһәрнең төп композиция үзәге санала (хәзерге Кремль). Радиаль урамнар аркылы урамнар белән кисешә.

Шәһәрнең түбән, көнбатыш өлешендәге төрле якка юнәлгән урамнары план буенча турыпочмаклы урамнарга әверелә. Биредә төп композиция үзәген Проломный урамы (хәзерге Бауман урамы) тәшкил итә.

Ромбсыман Балык сәүдәсе мәйданы (хәзерге Г.Тукай мәйданы) иске посад һәм бистәләр чигендә урнаша. Кабан күленең уң яры Георгиевский урамы (хәзерге Петербург урамы) белән бергә турыпочмаклы урамнар челтәрен тәшкил итә.

Кабан күленең сул ярына урнашкан Иске Татар бистәсендә Екатерининский урамы аның композицион үзәге булып тора. Биредә кыек почмаклы урамнар челтәре оеша. Казан үзәгендә «үрнәк» проектлар буенча кирпеч йортлар төзелә башлый.

1760–1770 елларда, 200 елга сузылган тыюлардан соң, Иске Татар бистәсендә беренче тапкыр 2 таш мәчет төзелә (кара: Апанай мәчете, Мәрҗани мәчете), алар каршында Казанда беренче тапкыр рәсми рәвештә мөселман мәхәлләләре оештырыла. Шулай итеп, шәһәрдә мөселман таш архитектурасы яңадан торгызыла башлый.

1774 елда Казанны Е.Пугачёвның крәстиян армиясе басып алганнан һәм көчле янгыннан соң, аның архитектур йөзе зур үзгәрешләр кичерә. Шәһәр күләмендә таштан гражданнар төзелеше башлана. 1830 елда Казанда 429 таш йорт исәпләнә (1774 елда – 56).

XVIII йөзнең соңгы чирегендә тәртипкә китерелгән Югары һәм Түбән Федор бистәләре шәһәр сызыгына кертелә.

XIX гасыр

XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында шәһәр архитектурасында классицизм һәм ампир стильләре киң тарала. Шәһәрдә яңа ансамбльләр һәм биналар салына (Гостиный двор, Казан Богородица хатын-кызлар монастыре, Университет шәһәрчеге, Казандагы беренче гимназия, Рус гаскәриләренә һәйкәл-төрбә һ.б.).

Кабан күленең уң яры тирәсе үзгәртеп корыла, 1816 елга Арча кыры территориясе йортлар, корылмалар белән каплана.

XIX йөзнең беренче чирегендә Иске һәм Яңа Татар бистәләрендә классицизм формаларында 4 таш мәчет барлыкка килә: Унберенче (1801), Галиев, Иске таш, Зәңгәр мәчетләр. Шәһәр яны бистәләрендә агач мәчетләр салу дәвам итә (Адмиралтейство, Дары, Ягодный). 1825 елда әлеге бистәләр башкалар белән бергә Казанга кушыла (Бишбалта, Гривка, Кәҗә, Кизик).

1845 елда Печән базарында, мөселман гыйбадәтханәләре архитектурасы үсешендә бер этап буларак, Печән базары мәчете корыла. Алга таба аның композицион схемасы буенча Солтан, Борнай, Әҗем мәчетләре төзелә.

1860–1870 елларда шәһәрдә башка диннәрнең гыйбадәт кылу йортлары: Санкт-Катарина кирхасы, костёл барлыкка килә.

XIX йөзнең беренче яртысында җәмәгать һәм гыйбадәт кылу биналары, торак йортлар төзелә башлаган Болак ярлары реконструкцияләнә (Казандагы икенче ир балалар гимназиясе, Казан реаль училищесе һ.б.).

1840 елдан Казан төзелешләрендә шәһәрнең йөзен төрле стильдәге архитектура, шул исәптән шәрык элементлары белән баеткан эклектика кулланыла.

XIX йөзнең икенче яртысыннан шәһәрдә сәнәгать күргәзмәләре үткәрелә, һәм алар өчен махсус архитектура комплекслары төзелә башлый (Казан халыкара күргәзмәсе).

XIX йөз ахырында Казанны төзү кардиналь рәвештә үзгәрә. Анда яңа типтагы таш һәм агач биналар үсеп чыга: тамаша кылу (театрлар, цирк), сәүдә (кибетләр, пассажлар), уку (мәктәп-гимназияләр, институтлар), сәнәгать (заводлар, фабрикалар, телефон һәм электр станцияләре, тегермәннәр), торак (табыш йортлары, байлар йортлары) биналар һ.б. Шәһәр панорамасын Богоявление чиркәвенең чаңы манарасы аеруча бизәп тора.

1890 елларда эклектикага алмашка модерн һәм неоклассицизм стильләре килә (Шамил йорты, Казан хәрби округы командующие йорты, Дәүләт банкының Казан бүлеге һ.б.).

XIX йөзнең икенче яртысында шәһәрнең архитектур йөзен формалаштыруга архитектор М.П.Коринфский, П.Г.Пятницкий, Ф.И.Петонди, А.К.Шмидт, А.И.Песке; XIX йөзнең икенче яртысы – ХХ йөз башында – Ф.Р.Амлонг, В.К.Бечко-Друзин, С.В.Бечко-Друзин, И.Н Колмаков, К.Л.Мюфке, Г.Б.Руш, Л.К.Хрщонович һ.б. лаеклы өлеш кертә.

Совет чоры

Октябрь революциясеннән соң Казан шәһәре төзелешендә яңа этап башлана. 1920 еллар азагыннан конструктивизм стиле өстенлек итә башлый. Бу чорда шәһәрнең тарихи шартларда барлыкка килгән мохитендә аңа контраст булган аз санлы яңа җәмәгать биналары төзелә. Мәктәпләр, хастаханәләр, мәдәният сарайлары, клублар, спорт комплекслары корыла.

1926 елда «Динамо» стадионы сафка баса (архитектор П.Т Сперанский, 1990 елларда үзгәртелә). 1930 елларда ТАССРның 10 еллыгы исемендәге мәдәният сарае (соңрак сүтелә), Матбугат йорты, Мехчылар клубы (архитектор И.Г.Гайнетдинов, 1935) һ.б. төзелә.

1920–1930 еллар дәвамында Казанда рационалистик модерн стиле үсүен дәвам итә. Аның элементлары кинотасма фабрикасының административ һәм җитештерү корпусларында (архитектор А.Э.Спориус), Кабан арты мәчете бинасында ачык чагыла.

Совет чорында байтак гыйбадәтханәләр башка максатларда файдаланыла, бу исә, үз чиратында, мәчет манараларының, чаң манараларының җимерелүенә, биналарның эчке төзелеше үзгәрүгә китерә.

1930 елларның икенче яртысыннан шәһәр архитектурасында «Сталин ампиры» дип йөртелгән зиннәтле стиль өстенлек итә башлый: Казан университетының химия фаукльтеты (башта СССР Фәннәр академиясенең Татарстан филиалы, архитектор М.К.Игъламов, 1957), Дәрвишләр бистәсендәге Мәдәният сарае, Казан финанс-икътисад институты бинасы (архитектор Ю.Ю.Савицкий, 1938–1951) һ.б. Казандагы Татар опера һәм балет академия театры бинасы әлеге стильнең аеруча әһәмиятле истәлекләреннән санала.

Казанда сугыш һәм сугыштан соңгы елларда, сәнәгать предприятиеләренең яңа территорияләрне үзләштерүе сәбәпле, халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләр комплексы булган «социалистик шәһәрчекләр» проектлаштырыла һәм төзелә башлый: кибетләр, ашханәләр, поликлиникалар, мәдәният сарайлары һ.б. (Совет районының Дәрвишләр бистәсе, хәзерге Авиатөзелеш районының иске өлеше). Аларда классицистик архитектура элементларын кулланып бизәлгән 2–5 катлы йортлар төзелә.

1948–1952 елларда «Ленгипрогор» институты тарафыннан Казанны алга таба планлаштыру һәм төзү проекты әзерләнә. Шуңа яраклаштырып, яңа магистральләр үткәрелә (хәзерге Восстание, Декабристлар, Себер тракты, Эсперанто урамнары), мәйданнар корыла (Восстание, Совет һ.б.).

СССР Министрлар Советының 1955 елда кабул ителгән «Проектлаштыруда һәм төзелештә артыклыкларны бетерү турында»гы һәм «Төзелешләрне алга таба индустриальләштерү, сыйфатын яхшырту һәм бәясен киметү буенча чаралар турында»гы карарларыннан соң Казандагы биналарның архитектурасы кырыс-катгый һәм ачык төс ала. Җәмәгать биналарында тимербетон конструкцияләр һәм зур пыяла яссылыклар киң кулланыла: Казан Елга порты вокзалы, Ирек мәйданындагы КПСС өлкә комитеты бинасы һ.б. (архитекторлары: П.А.Саначин, Г.И.Солдатов, инженер О.И.Берим, 1962). Күп катлы торак йортлар төзү чоры башлана.

Куйбышев ГЭСы һәм Куйбышев сусаклагычы төзелүгә бәйле рәвештә 1953 елда Казанда шәһәрне инженер саклау системасы эшләнә (8 плотина, 25 км озынлыктагы 10 саклау дамбасы).

1956 елда Казансу елгасының иске үзәне Елантау районында ике плотина белән буып куела, су Иделгә яңа канал буенча ага башлый, нәтиҗәдә шәһәр эчендә, Киров дамбасы районында, зур акватория барлыкка килә. Киң ярлы саклау дамбалары, Киров һәм Ленин күперләре төзелә.

1960 елларда биналар бизәлешендә алюминий, чыныктырылган пыяла, пластмасса, тулысынча завод әзерләгән җыелма элементлар файдаланыла башлый. Әлеге материаллар Спорт сараен (1966), Сәяси мәгариф йортын (архитекторлары: А.А.Спориус, П.А.Саначин, 1966), Казан циркын (1967), Актерлар йортын (архитекторлары: В.А.Петров, А.А.Спориус, 1967), Казан консерваториясенең элеккеге концертлар залы бинасын (архитекторлары: М.Х.Агишев, И.Н.Агишева, инженерлары: О.И.Берим, С.К.Зәбиров, 1967; 2000 елда үзгәртеп корыла), «Татарстан» кунакханәсен (1970) һ.б.ны төзегәндә киң кулланыла.

Шәһәр мәйданнарында яңа скульптура ансамбльләре барлыкка килә: 1 Май мәйданында М. Җәлил һәйкәле, М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы янында Совет власте өчен көрәштә һәлак булганнар һәйкәле һ.б.

Казан планы буенча 1965 елдан күп катлы йортлардан торган микрорайоннар төзелә башлый. Шәһәрнең күп елларга сузылган үсеш юнәлешен 1969 елда «Ленгипрогор» институты төзегән генераль план билгели. Шуның нигезендә Казанда җитештерү зоналары, яңа торак районнар, җәмәгать үзәкләре, халыкның ял итү урыннары барлыкка килә. Шәһәр яңа кала төзү принциплары буенча корыла: микрорайоннар ирекле планлаштырыла, анда эре комплекслар калкып чыга һ.б.

1972 елда шул ук институт тарафыннан, шәһәрнең тарихи структурасын исәпкә алып, Казан үзәген детальләп планлаштыру проекты эшләнә. 1970 еллар ахырында шәһәр микрорайоннары үзәкләренең проекты әзерләнә.

Казанның архитектура һәм төзелеш сәясәтен үстерүгә В.Г.Абызов, Ү.Г.Алпаров, Ә.Һ.Бикчәнтәев, И.Г.Вәлиев, И.Г.Гайнетдинов, Ф.М.Зәбирова, Р.М.Мортазин, В.Д.Панова, Г.И.Солдатов, П.А.Саначин һ.б. зур өлеш кертә.

1970–1980 елларда Казанда, бердәйләштерелгән төзелеш детальләре кулланып, башлыча, үрнәк проектлар буенча торак һәм җәмәгать биналарының зур төзелеше башланып китә. Бу  – яңа төзелешләрдә төссез, үз йөзе булмаган районнар барлыкка китерә. Бары тик индивидуаль проектлар буенча төзелгән аерым җәмәгать биналарында гына ниндидер дәрәҗәдә әлеге бертөрлелектән котылу мөмкин була. Мәсәлән, Чехов урамындагы базар бинасы (архитектор Ф.Х.Селецкий, инженер В.В.Цитович, 1971), Казан университетының физик һәм гуманитар факультетлар корпуслары (архитектор О.А.Кашинцева һ.б., 1972; 1977), Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең Күргәзмәләр залы, Татар академия театры.

1980–1990 елларда, Горки-1, 2, Азино-1, 2 микрорайоннарында торак комплекслар, Казансуның уңъяк ярында күпләп яңа кварталлар төзү хисабына, шәһәрнең чикләре шактый киңәя.

Бүгенге көн

1980 еллар ахырыннан, ил үсешендә социаль-икътисади шартлар үзгәрү, архитектура һәм төзелештә базар икътисады урнашу сәбәпле, Казанда мөһим үзгәрешләр була. 1988 елдан яңадан мәчетләр һәм чиркәүләр төзү башлана. «Рамазан», «Болгар», «Хозәйфә ибне әл-Ямәни мәчетләре, Серафим Саровскийның храмнар комплексы, католиклар чиркәве шәһәрнең бизәге булып тора. Казан Кремле территориясендә шәһәр архитектурасы символларының берсенә әйләнгән яңа «Кол Шәриф» мәчете салына.

1996 елда Тузган торакны бетерү программасы кабул ителеп, 2004 елда ул уңышлы төгәлләнә. Бу вакыт арасында тарихи шартларда барлыкка килгән районнарда яшәүче халык шәһәрнең яңа микрорайоннарына күчерелә. Казанның үзәк өлешендә киң күләмдә яңарту эшләре башкарыла. Тузган торак урыннарында заманча офис биналары, югары уңайлылыктагы аз катлы торак йортлар һ.б. калкып чыга. Шәһәрнең яңа генераль планы әзерләнә, аның перспектив үсеш план-схемасы раслана (2004).

Казанның меңьеллык юбилеена (2005) башкалада заманча җәмәгать-күңел ачу һәм сәүдә комплекслары барлыкка килә. Казанда «Пирамида», «Кольцо», «Корстон-Казан», «PARK HOUSE», «Тандем», «XL», «Suvar Plaza», «Ривьера» һ.б.; спорт биналары: «Баскет-холл», «Татнефть-арена», «Ракета»; административ-офис биналары: «ТАИФ», Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ГИБДД) бинасы төзелә, “Җиңү паркы” (2000), “Казанның меңьеллыгы паркы” ачыла.

2005 елда Казанда Казансу елгасы аша «Миллениум» күпере салына. «Суворовский», «Магеллан», «Седьмое небо», «Солнечный» һ.б. заманча торак комплекслар Идел һәм Казансу елгаларыннан ачылган Казан панорамасының йөзен үзгәртә.

XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада өчен (Казан, 2013) Универсиада авылы һәм 30 дан артык яңа спорт корылмасы: Су спорты сарае, Урта Кабан күлендә ишкәк ишү каналы комплексы, Теннис академиясе, Чирәмдәге хоккей үзәге һ.б. төзелә.

Футбол буенча дөнья чемпионаты өчен (Казан, 2018) дөньякүләм дәрәҗәдәге “Казан-арена” стадионы төзелә. Казансу елгасының уңъяк ярында яңа шәһәр үзәге барлыкка килә.

Шәһәрдә демографик хәл Казан шәһәренең гамәлдәге Генераль планын раслау вакытыннан соң уңай якка үзгәрү сәбәпле, 2014 елда шәһәрнең яңа Генераль планы эшләнә башлый.  2020 елның 28 февралендә шәһәр Думасының XXXVIII сессиясендә Казан шәһәренең 2040 елга кадәр генераль планы кабул ителә.