Урнашуы

Мәскәүдән 797 км көнчыгыштарак, Иделнең сул ярында, Казансу елгасының Иделгә койган тамагында урнашкан. Мәйданы – 614,2 кв.км.

Казан – шулай ук зур елга порты, Мәскәү – Екатеринбург юнәлешендәге тимер юл вокзалы, автомобиль юллары үзәге; халыкара аэропорт.

Халкы

Казан – халык саны буенча Россиянең иң зур шәһәрләреннән берсе. 2022 ел башына 1 259 173 кеше, 115 милләт вәкиле яши.

2010 елгы халык исәбе буенча татарлар – 47,6%, руслар – 48,6%. Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 2,6 мең кеше.

Тарихи-мәдәни һәм социаль-икътисади факторлар Казан каласының Россия Федерациясенең башка шәһәрләреннән аерылып торган үзенчәлекле мәдәни йөзен билгели.

30 август – Казанда шәһәр көне бәйрәме.

Бүлекләр