Җиңү һәйкәлташы

ХХ йөз ахырында Казанның Мәскәү районында Ямашев проспекты буенда элеккеге сазланган территориядә төзелә һәм 2000 елның 6 маенда ачыла.

42 м лы һәйкәлташ безнең якташларның сугышчан һәм хезмәт батырлыгын гәүдәләндерү максатында урнаштырыла. Аның нигезендә кылычлы сугышчының скульптур композициясе, сул кулы белән бала тоткан һәм күтәрелгән уң кулында дәфнә ботагы тоткан ана; һәлак бул­ганнар хәсрәтеннән кайгырып, алар башларын игәннәр. Истәлек ташында татар һәм рус телләрендә: «Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тирән ихтирам белән» дигән язмалар бар. Мемориаль комплекска: танылган татарстанлылар — Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары — исемнәре мәңгеләштерелгән мәрмәр такталар куелган колоннада керә. Коллоннада үзәгендә Мәңгелек ут яна.

Парктагы музейда ачык һавада хәрби техниканың Ватан сугышы чорындагы төп экспонатлары: «катюша» урнаштырылган «ЗИС-5» автомобиле, ракета җайланмалары, югары тизлекле Пе-2 бомбардировщигы, танклар, бронетранспортёрлар һ.б. бар.

2005 елның 24 августында ТР Президенты М.Ш.Шәймиев гаиләсеннән бүләк итеп, һәлак булган сугышчыларга хәсрәтләнүче бронзадан ясалган 4 м лы ана һәйкәле урнаштырыла; ул кушырылган кулларында, Җиңү көненә кадәр яши алмаганнар хатирәсе билгесе итеп, лалә чәчәген тоткан. Мемориаль комплекс проекты Бөек Ватан сугышының мөһим вакыйгаларына багышланган истәлек билгеләре аллеясын булдыруны күздә тота.

АвторА.И.Новицкий