Эчтәлек

Казан шәһәренең хәзерге Ирек мәйданыннан алып Кызыл Позиция урамына кадәр мәйданны биләгән.

Атамасы Арча даругасы юнәлешенә нисбәтле.

XV йөз ахырыннан Арча кырында Колмәмәт һәм Әмәт авыллары булуы мәгълүм.

Казан ханлыгы дәверендә үк Арча кыры халыкның ял, бәйрәм итү урыны саналган. Анда шулай ук җәйге халыкара ярминкәләр оештырылган.

Берничә мәртәбә Арча кыры Казан ханлыгына һөҗүм итүче Мәскәү көчләре белән зур сугыш мәйданына әверелә.

Соңрак Арча кыры аша почта юлы уза.

XVII йөздән Арча кырында дворяннарның утар-дачалары төзелә башлый.

XVIII–XIX йөзләрдә Арча кыры Казан гарнизоны гаскәриләренең әзерлеген тикшерү һәм шәһәр халкының бәйрәм итү урынына әверелә. Е. Пугачёв гаскәре дә Казанга Арча кырыннан һөҗүм итә.

XIX йөз башыннан Арча кыры шәһәр чикләренә керә. Анда Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты, хәрби госпиталь, руханилар академиясе һ.б. биналар төзелә. Шулай ук кара: «Немец Швейцариясе», «Рус Швейцариясе».

Әдәбият

Рыбушкин М. Краткая история города Казани: в 2 ч. Казань, 1848.

Заринский П. Очерки древней Казани. Казань, 1877.

Пинегин М.Н. Казань в её прошлом и настоящем. СПб., 1890.

Покровский И.М. Окраины города Казани в XVI–XVIII веках. Казань, 1905.

Авторлар – И.Л. Измайлов, Г.А. Милашевский