- РУС
- ТАТ
Идел буе һәм Урал алды халыкларының патша хакимияте алып барган социаль-икътисади, милли һәм дини изүгә каршы кораллы чыгышлары
Кузгалышка салым изүенең көчәюе, 1558–1583 еллардагы Ливон сугышына халыкны күпләп мобилизацияләү сәбәпче була. Ул 1572 елның җәендә Болын ягында башлана. Көзгә Казанга кадәр тулысынча Болын ягын, сәүдәгәр Строгановлар җирләренә кадәр Арча ягын колачлый, Чабаксар шәһәре тирәсендә Тау ягына да күчә. Рус хөкүмәте тарафыннан баш күтәрүчеләргә каршы җибәрелгән гаскәр 1572 елның ахырында тар-мар ителә.
1573 елның көзендә Муром шәһәрендә яңа зур гаскәр туплана, ләкин ул яуга кузгалмый, чөнки баш күтәрүчеләр үз гаепләрен танып хакимияткә мөрәҗәгать итәләр. Кузгалыш җитәкчеләренең исемнәре һәм аның нечкәлекләре тикшеренүчеләргә мәгълүм түгел. Баш күтәрүчеләргә каршы көрәштә бирелүчеләрне һәм хөкүмәт ягына чыгучыларны кичерү турында вәгъдә бирүләр киң кулланыла. Кузгалышның тукталуына Кырым татарлары явының 1572 елның 26 июлендә Молоди янында (хәзер Мәскәү өлкәсенең Чехов районы) җиңелүе сәбәпче булуы ихтимал.
Яңа кузгалышларны булдырмау өчен Болын ягында Кокшайск шәһәре нигезләнә (1574).
«Чирмеш сугышы» буларак мәгълүм. Анда татарлар да актив катнаша. Хакимиятләрнең салымнар җыйгандагы рәхимсезлеге һәм көчләп христианлаштыру сәбәпче була. 1581 елның көзендә башлана. Болын ягының зур өлешен колачлый, шулай ук Тау ягына да күчә. 1582–1584 елларда рус хөкүмәте баш күтәрүчеләргә каршы Ф.М.Лобанов-Ростовский, И.М.Воротынский, И.С.Туренин, Ф.В.Шереметев, Д.П.Елецкий, Г.П.Засекин, И.А.Ноготков җитәкчелегендә 7 армия җибәрә. Үзәктән килгән гаскәрләрдән тыш, кузгалышны бастыруда Түбән Новгород, Арзамас, Казан, Зөя воеводаларының отрядлары катнаша.
Ике якның да гамәлләре аеруча аяусыз була, сугыш хәрәкәтләре зур колач ала. Баш күтәрүчеләргә каршы көрәш барышында Царёвосанчурск (хәзер Санчурск), Царёвококшайск (хәзер Йошкар-Ола), Малмыж, Уржум шәһәр-кальгалары нигезләнә. Ихтимал, кузгалышның 1584 елның ахырында басылуы җирле халыкның патша Фёдор Иоанновичның амнистия игълан итүенә өмет баглавы белән бәйле булгандыр.
Тәхеткә «законлы патша» Дмитрий Ивановичны кайтару лозунгы астында «Болгавыр заман» чорында була. Аны рус аксөякләре һәм дворяннары, казаклар вәкилләре җитәкли; кузгалышта йомышлылар һәм крәстияннәр – татарлар, чуашлар, чирмешләр, мордвалар актив катнаша. Күтәрелешкә 1606 елның июнендә Зөя шәһәре янында И.И.Болотниковның аркадашы «патша улы Петр» гаскәрләре тору этәргеч бирә. Болотников хәрәкәте башлангач, кузгалыш үзәге Арзамас шәһәренә күчә.
1606 елның көзендә җирле дворяннар И.Б. һәм М.Б.Доможировлар, яңа чукындырылган йомышлы А.Б.Казаков, мордва старшиналары Москов һәм Варгадин җитәкчелегендә баш күтәрүчеләр Курмыш, Алатырь, Цивильск шәһәрләрен алалар, Түбән Новгород шәһәрен камыйлар. 1606 елның декабрендә – 1607 елның гыйнварында алар Г.Г.Пушкин һәм С.Г.Ододуров армиясе тарафыннан тар-мар ителәләр. 1608 елның көзендә Ялган Дмитрий II нең Тушинодагы хөкүмәте ярдәме белән янә активлашалар. Арзамас шәһәре яңадан кузгалыш үзәгенә әверелә.
Күтәрелешләр Түбән Новгород, Алатырь, Ядрин, Козьмодемьянск, Чабаксар, Зөя, Яранск, Царёвосанчурск, Царёвококшайск өязләрен колачлый. Василий Шуйскийга тугры воеводалар контролендә Уржум, Малмыж, Арча, Алат шәһәрләре белән Казан өязе һәм 1608 елның ноябрендә баш күтәрүчеләр штурм белән алырга омтылган Түбән Новгород шәһәре генә кала. 1609 елның гыйнварында Әстерханнан килгән Ф.И.Шереметев гаскәре Казан отрядлары белән бергә баш күтәрүчеләрне Зөя янында тар-мар итә. Февральдә баш күтәрүчеләр Царёвококшайск, Яранск һәм Царёвосанчурск шәһәрләреннән куыла. 1609 елның мартында О.Зюзин һәм А.Хохлов җитәкчелегендә Казаннан килгән отрядлар аларны Борындык авылы тирәсендә (Зөя өязе) зур җиңелүгә дучар итә.
1609 елның җәе ахырында һәм көзендә сугыш хәрәкәтләре яңадан башлана. Тау ягында баш күтәрүчеләр Чабаксар, Ядрин, Курмыш, Алатырь һәм Козьмодемьянск шәһәрләрен билиләр, Зөя шәһәрен камыйлар. Болын ягында алар Кокшайск һәм Яранск шәһәрләрен алалар. 1610 елның ахырында баш күтәрүчеләр йомышлы татар кенәз К.Смиленев җитәкчелегендә Казанны штурмларга омтылалар, ләкин җиңеләләр.
Ялган Дмитрий IIнең үлеменнән соң көрәш тәмамлана.
Шулай ук кара: Җангали хәрәкәте.
Ермолаев И.П. Среднее Поволжье во второй половине XVI–XVII вв. Казань, 1982.
Димитриев В.Д. Чувашия в эпоху феодализма. Чебоксары, 1986.
Бахтин А.Г. XV–XVI века в истории Марийского края. Йошкар-Ола, 1998.
Автор – Е.В.Липаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.