Эчтәлек

Сәбәбе – Иван III нең Урдага тиешле еллык ясакны түләмәве (1470 еллар).

1480 елда Әхмәд хан Рус дәүләтенә яу белән килә, ул хан өчен уңайлы шартларда үтә:

  • Әхмәд хан Польша-Литва короле Казимир IV белән солых килешүе төзи (Казимир хәрби ярдәм вәгъдә итә);
  • Ливон ордены рус җирләренә һөҗүм ясый;
  • удел кенәзләре – Иван III нең бертуганнары Андрей Большой һәм Борис тарафыннан фетнә күтәрелә.

Яуда шактый күп көчләр катнашкан дип фаразлана.

Гаскәрләр рус чигенә Дон һәм Ука елгалары субүләре буйлап хәрәкәт итәләр. 1480 елның 8 октябрендә Угра елгасына чыгалар һәм килә-килешкә аны кичәргә омтылалар, ләкин Иван III нең улы (Иван Молодой) һәм бертуганы (Андрей Меньшой) җитәкчелегендәге рус гаскәрләре аларны чигенергә мәҗбүр итәләр.

8–11 октябрьдә җәячеләр һәм артиллерия тарафыннан утка тотылган Әхмәд хан отрядларының Угра елгасының сулъяк ярына чыгарга омтылышы барып чыкмый. Соңыннан, чыганакларда күрсәтелгәнчә, Әхмәд хан елганы кичү мөмкин булмаганлыктан, Угра елгасыннан ике чакрымга чигенә, Лузада туктап, гаскәрен бөтен Литва җиренә тарата.

Хан рус оборонасын өзү омтылышын туктатмый, шундый һөҗүмнәрнең берсе Угра тамагыннан 60 км өстәрәк Опаков шәһәрчеге тирәсендә кире кайтарыла.

Капма-каршы торганда Әхмәд хан белән Иван III арасында сөйләшүләр була. Ставкасы белән Лужа елгасы буендагы Кременцта урнашкан Иван III гә, шәхсән үзе килеп, Әхмәд ханга буйсынуын белдерү һ.б. турындагы таләп руслар тарафыннан кире кагыла.

Угра елгасында боз каткач, 26 октябрьдә рус гаскәрләре Кременцка, соңрак Протва елгасының уңъяк ярындагы Боровскка таба чигенәләр. Бу вакытка алар Новгород җирләреннән килгән Андрей Большой һәм Борис отрядлары белән көчәйтеләләр. Иван III алар белән килешүгә ирешә.

Әхмәд хан Угра елгасын кичеп сугышка керергә батырчылык итми. Аның гаскәрләре 9–11 ноябрьдә көньякка чигенә башлый.

Планнарының үзгәрүе аркадаш булмау (король Казимир IV сугышка керәсе итми), Русьта ызгыш-талашлар тукталу, каты салкыннар башлану, атларга азык җитмәү һәм гаскәрнең азык-төлеге бетү белән бәйле булуы ихтимал.

1481 елның гыйнвары башында Әхмәд хан Себер ханы Ибакъ (башка мәгълүматлар буенча нугай морзасы Ямгурчы) тарафыннан үтерелә. Тарихчы К.В.Базилевич сүзләренә караганда, Әхмәд ханның үлеме белән рус җирендә хан хакимиятен торгызу омтылышы уңышсыз тәмамлана.

Әдәбият

Пресняков А.Е. Иван III на Угре // С.Ф. Платонову ученики, друзья и почитатели. СПб., 1911.

Базилевич К.В. Внешняя политика Русского централизованного государства: вторая половина XV в. М., 1952.

Каргалов В.В. Конец ордынского ига. М., 1984.

Алексеев Ю.Г. Походы русских войск при Иване III. СПб., 2007.

Автор – И.Р.Вәлиуллин