Гомуми мәгълүмат

Төмән өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. 2004 елда Заводоуковск районыннан үзгәртелә. Мәйданы – 2959 кв.км. Үзәге – Заводоуковск шәһәре (Төмән шәһәреннән 128 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 46760 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 589 кеше, шул исәптән тупланып яши торган Түбән Ингал авылында – 186 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Түбән Ингал йорты XVIII йөзнең уртасына кадәр барлыкка килә; 1899 елда монда 360 кеше яши. XIX йөз башында агач мәчет (1920 еллар ахырына кадәр эшли), аның каршында мәктәп эшли. 1960 елларга кадәр җирле мәктәптә укыту татар телендә алып барыла.

Хәзерге вакытта Түбән Ингал авылы клубы һәм китапханәсе каршында «Ләйсән» (1990 елларның беренче яртысыннан), «Шаян», «Яшьлек» вокаль коллективлары, «Акчарлак» кече формалар театры, «Йолдыз» һәм «Нур» яшьләр клублары бар. «Карга боткасы», Корбан бәйрәме, Сабан туе һәм «Хуш килдең, Нәүрүз!» традицион һәм фольклор бәйрәмнәре үткәрелә.