Биографиясе

1929 елның 1 июле, Пенза өлкәсенең Инсар районы Яндовище авылы – 2011 елның 15 гыйнвары, Әстерхан шәһәре.

Рус телендә яза.

Әстерхан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1951), Әстерхан өлкәсендәге авыл мәктәпләрендә укыта.

1956–1973 елларда өлкә радиосында, «Комсомолец Каспия», «Волга» газеталарында, «Нижняя Волга» китап нәшриятының Әстерхан бүлекчәсендә эшли.

1973–1997 елларда Россия Язучылар берлегенең Әстерхан өлкә оешмасында җаваплы сәркәтип.

Иҗаты

«Сумала исе» («Запах смолы», Волгоград, 1968), «Турган кош» («Турган-птица», М., 1981), «Гаделсез мәхкәмә» («Суд неправедный», Әстерхан, 1995) романнары, «Лизавета» (Волгоград, 1976), «Иске юл» («Старая дорога», М., 1985), «Карьера» (Волгоград, 1989), «Кара аргамак» («Чёрный аргамак», Әстерхан, 2001) пьесалары, «Чуалыш» («Смута», М., 1989) дилогиясе, балалар өчен әсәрләр (әкиятләр, хикәяләр, повестьлар) авторы.

Иҗатының төп темалары — кешенең җир-анага мөнәсәбәте, тормышта кешенең урыны, Идел һәм Каспийның экология мәсьәләләре, яхшылык белән яманлык, табигать белән цивилизация көрәше.

Шадрин әсәрләре автобиографик хасиятле, нечкә психологизм белән аерылып торалар.

Әсәрләре    

Белуга: Избр. Астрахань, 2007.

Әдәбият   

Андреев Ю. Аспекты. Л., 1985; Травушкин Н. У Волги, у Каспия. М., 1985.

Автор — Р.Р.Мусабәкова