Эчтәлек

Бохарага һәм Багдадка Алмыш хан илчелегенә җавап рәвешендә оештырылган.

Максаты: халифәт хакимияте даирәсен киңәйтү, ислам дине таралышын ныгыту һәм Хәзәр каганлыгына каршы бердәмлек килешүе төзү.

Илчелек җитәкчесе Сәһсән (Сусан) әр-Расси, сәркәтибе Ибне Фазлан, төрки кавемнән чыккан хәрбиләр Тәкин һәм Барс. Илчелек 922 елның 12 маенда Идел буе Болгарына килеп җитә, Алмыш илтәбәр белән очраша, аңа әл-Моктәдир хәлифәнең хатын һәм бүләкләрен тапшыра. Багдадтан илчелек килү болгарларның ислам динен рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул итүенә этәргеч була.

Әдәбият  

Ковалевский А.П. Книга Ахмеда Ибн-Фадлана о его путешествии на Волгу в 921-922 гг. Харьков. 1956;

Zeki V.T. Ibn Fadlans Reisbericht. Lpz., 1939.

Автор — И.Л.Измайлов